Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сез иң гүзәл кеше икәнсез

    Урамда яз. Кышкы салкын көннәрдән соң йөзеңдә кояшның тыйнак җылысын тою нинди рәхәт! Күңелгә якты уйлар, җылы хисләр ургылып керә, бөтен дөньяны кочып алырдай буласың. Дисбе төймәләрен тарткан кебек, үткән көннәр - айлар-елларны күз алдыннан үткәрәсең. Төркәш авылы мәктәбеннән 3 чакрым ераклыктагы Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбенә 5 сыйныфка укырга барган...

    Урамда яз. Кышкы салкын көннәрдән соң йөзеңдә кояшның тыйнак җылысын тою нинди рәхәт! Күңелгә якты уйлар, җылы хисләр ургылып керә, бөтен дөньяны кочып алырдай буласың. Дисбе төймәләрен тарткан кебек, үткән көннәр - айлар-елларны күз алдыннан үткәрәсең.

    Төркәш авылы мәктәбеннән 3 чакрым ераклыктагы Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбенә 5 сыйныфка укырга барган чаклар. Беренче уку көне. Класс җитәкчесен көтеп утырабыз. Менә ишектән җиңел генә атлап, зифа гәүдәле, бик матур апа килеп керде. Шулкадәр җылы, мөлаем елмаеп: "Исәнмесез, балалар!" - диде. Мин аның баш өстенә урап куелган калын чәч толымына, сөрмәле күзләренә, сихерләнгәндәй, озак карап тордым. "Бу бит бездән ерак та түгел, безнең урамда яшәүче Сәүнәрия апа!" Таныш, ягымлы йөзне күреп, курку-борчуларым кинәт кенә юкка чыкты. Шул көннән башлап Сәүнәрия апа безнең икенче әниебезгә әйләнде дә куйды. Ә инде 1-2 елдан Сәүнәрия апа икенче авылга кияүгә чыгып китте. Әле дә хәтеремдә: иптәш кызым Рәфидә белән, Сәүнәрия апаның бүтән безнең мәктәптә эшләмәячәген белгәч, үксеп-үксеп елаган идек.

    Ә аннары безнең сыйныф җитәкчебез татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзия апа булды. Без бу сөйкемле апабызга башка мәктәпләрдәге кебек фәлән фәләновна дип эндәшмәдек, "апа" сүзен җылырак, ятышлырак таптык. Апабызның берсеннән-берсе кечкенә 5 баласы барлыгын, авыру әнисен дә карарга кирәклеген, көн саен 3 чакрым йөреп укытуын да күреп, нәни йөрәкләребез белән аңа теләктәшлек күрсәтергә теләдек. Ә ул бөтен җиргә өлгерергә тырыша, кайчан карасаң да ачык, ягымлы йөзле, җылы сүзле. Ә аның дәресләре! Һәр сүзнең тәмен белеп, бик сәнгатьле итеп сөйли иде ул. Аның дәресләре сине сихерләп әллә кайларга алып бара, сиңа рәхәт, сиңа җиңел... Әле хәзер дә инде гомернең шактый юлын үткән, тормыш фәлсәфәсен китаптан укып кына түгел, акыл һәм йөрәк аша кичереп үзләштергән, тормышта үз урынымны тапкан өлкән яшьтә булсам да, Нурзия апа белән телефон аша сөйләшкәч, күңелгә рәхәт булып китә.

    Артык зур мәктәптә укымасак та, безне бик "көчле", үз фәнен тирәнтен белүче укытучылар укыткан икән. Коллективны аксакалларча җитәкләүче, география дәресләрендә төрле илләргә сәяхәт иттерүче Әхәт абый, укыту эшләре буенча урынбасары, бик көчле математик, үз эшенең остазы - Рәйсә апа, биология-химия фәннәрен һәр укучыга барып җитәрдәй итеп аңлатучы Каймә апа, тарихи вакыйгаларны укучыларны уйланырлык та, көлдерерлек тә итеп аңлатучы Әхмәт абый, рус телен үз теледәй яхшы белүче, мандолинада уйнап җырлаучы Кәүсәрия апа, Роза апа, кызыклы лаборатор эшләр күрсәтеп, физика фәнен укучыларга яраттыра алучы Илдус абый, мисал, мәсьәләләр эшләгәндә әллә нинди кызыклы мисаллар китереп, авыр теманы да җиңел генә аңлатучы Әкрам абый, минут эчендә әллә нинди матур рәсемнәр ясаучы рәсем һәм хезмәт укытучысы Рөстәм абый, көчле чаңгычылар, спортчылар әзерләүче физкультура укытучысы Мөдәррис абый, җыр дәресләрен, шаулатып гармунда уйнап, алып баручы Дамира апа һәм безне укытмасалар да, үз эшләрен чын күңелдән яратып, безнең өчен янып-көеп йөргән укытучылар Люция апа, Тәскирә апа, Рәйсә апа, Сәкинә апа, Ләлә апа, Илсөяр апа, Орфага апа (әгәр дә кемнәрнеңдер исемнәре онтылып калса, гафу итәрсез). Бүген аларның барысы каршында алда башымны иеп, рәхмәт әйтәсем килә.

    Ул чорларда мәктәпне пионер, комсомол тормышыннан башка күз алдына да китереп булмый иде. Күпме кичәләр, КВНнар, ярышлар уздырылды. Ә бу эшләрне оештыручы мәктәбебезнең пионервожатые Минзифа апа иде. Кечкенә генә гәүдәле Минзифа ападагы энергиягә ул вакытта ук сокланып карый идем. Отряд, дружина сборлары, җырлы-моңлы бәйрәмнәр, тематик кичәләр, һәр атна шимбә көнне уздырылучы КВНнар! Рәхмәт сезгә, Минзифа апа, безнең кыңгыраулы мәктәп елларын тагын да күңелле иткәнегез өчен! Беренче тапкыр хәреф таныткан, нәни күңелемә изгелек, әдәплелек орлыклары салган, көнне-төнгә ялгап, укучылары язмышы белән яшәгән беренче укытучым - Миңкамал апаның рухына рәхмәт хисләрем дога булып барып ирешсен! Ата-аналарның ихтирамын яулап, гомер буе башлангыч сыйныфларда белем биргән Хан абый, Хөсниямал, Нурания, Мәрьям апалар! Урыныгыз оҗмахта булсын!

    Мәктәп елларыннан соң инде күпме язлар килгән. Шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьләр белән 40 ел гомер узып та киткән. Быел безнең чыгарылыш укучыларына да 55 яшь. Бүген инде күпләребез -әби-бабай: оныклар үстерә. Инде гомер көзенә кереп барсак та, чәчләргә чал керсә дә, сезнең өчен әле без укучы. Ә сез безнең күңелләрдә иң кадерле, иң гыйлемле, иң гадел, иң гүзәл, иң яраткан укытучыларыбыз булып сакланырсыз.

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, Зур Сәрдек

    фото: http://vsevteme.ru/network/1211/2012/10/01/verhnebureinskiy-munitsipalnyy-rayon/s-dnyom-uchitelya_3

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: