Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сәбәп «2»дә генәме?

    Мәскәүдә 26нчы мәктәптә фаҗига булды - бөтен илгә шауладылар. Укытучыны "2" куйган өчен гел бишкә генә баручы, үрнәк, тәртипле укучы атып үтергән. Акылы сау кеше билге өчен кеше үтерүгә беркайчан да бармый, тәртипле саналган укучы бигрәк тә. Америка мәктәпләрендә шуңа охшаш вакыйгалар күптән бара инде, телевизордан күрсәткәләп торалар. Бозыклык, акчага...

    Мәскәүдә 26нчы мәктәптә фаҗига булды - бөтен илгә шауладылар. Укытучыны "2" куйган өчен гел бишкә генә баручы, үрнәк, тәртипле укучы атып үтергән. Акылы сау кеше билге өчен кеше үтерүгә беркайчан да бармый, тәртипле саналган укучы бигрәк тә. Америка мәктәпләрендә шуңа охшаш вакыйгалар күптән бара инде, телевизордан күрсәткәләп торалар. Бозыклык, акчага табыну, әйбәт дәрәҗәгә ирешү, байлык туплау өчен кеше үтерүләрне телевизор гел пропагандалап, кешеләрнең баш миләрен зомбилаштырып тора. Америка белән безнең аерма шунда: алар капитализмны күптән төзегән, без исә җинаятьчел капитализм төзеп киләбез. Ник тормыш алардагы кебек мул түгел, байлыклар аерым кешеләр кулына гына эләкте? Һаман көрәш байлык эләктерү өчен бара - тормышның максаты шуңа әйләнде.
    Мәктәптә дә сәвит заманындагы кебек укучылар да, укытучылар да хәзер юк инде. Элек мәктәп, белем бирү системасы дөньяда иң алдынгылардан иде. Шуңа фәннең күп тармакларында беренче булдык. Үзем 40 ел укыткан укытучы буларак беләм: аз гына хезмәт хакына да күп эшли иде укытучы. Укучы шәхесенә прогноз ясый, сәләтләрен ачыклый, үстерә, аны кеше итү өчен җавап бирә иде. Шуның өчен гел алдынгы тәҗрибә өйрәнде, аны эшендә кулланды, эшен заман таләп иткәнчә оештырды: укучыларны уку белән мавыктырды, тырыш, намуслы, акыллы балалар тәрбияләүгә бөтен көчен бирде. Зирәклек, кешелеклелек орлыклары чәчте. Дәресләр - аның хезмәтенең, айсберг белән чагыштырсак, күренгән өлеше генә иде. Әти-әниләр, халык белән күп эшләде. Хәзерге мәктәптә исә әйбәт план белән әйбәт отчет кына кирәк. Күп укытучы мәктәпкә килеп, вакыт үткәреп китә генә кебек. Укучылар да башка хәзер, араларында мәктәпкә белем алырга килгәннәрен аңламаслык дәрәҗәдәгеләр дә күбәя бара. Дәресләрдә теләсә ни эшләп, белем алырга комачаулап утыралар. Уку бик авыр эш ул, теләсә кем кулыннан килми. Яшьләр арасында укымыйча, эшләмичә рәхәт яшәү омтылышы көчәя бара. Бер-берсенә бүре күзе белән караучылар арта бара. ЕГЭлар кертелү укуга омтылышны арттырды. Билгесе әйбәт булган укучының илнең күп университетына, бушлай уку бүлегенә керә алуы ярлырак гаиләләрдә үсүче балаларда омтылыш уятты, ләкин ЕГЭларны алдап бирү юлларын да таптылар.
    Үсмерләр кризис чоры кичерәләр. Бер караганда, үзенә ул өлкән кеше сыман тоела, ләкин акыл дәрәҗәсе түбән әле аның. Үзе белән санлашуны таләп итә, югыйсә, конфликтлар килеп чыга. Аның белән киңәшләшкән формада сөйләшергә кирәк. Гел аның көен көйләргә, я акыл сатарга түгел, аның өчен киңәшче, дус кирәк. Акылдан язулар, үз-үзенә кул салулар шул чорда күп була, чөнки психикасы тотрыклы түгел. Элек укучы белән укытучы белем-тәрбия алу буенча теләктәшләр иде.
    Отличник дигән сүз әле әхлак яхшы, дигән сүз түгел. Гел мактап тору аннан үзен генә яратучы эгоист ясый, мин-минлекле була, кайберләренә ялгыш сүз дә әйтергә ярамый. Отличниклар арасыннан да сирәк кенә булса да мәкерле җинаятьчеләр үсеп чыгарга мөмкин. Элек гел кисәтүләр алып торган шук малайлар исә башкаларга караганда кешелеклерәк булып үсәләр.
    Укытучы - чагыштырмача изге кеше, ул беркайчан да начарлыкка өйрәтми. Кисәтү ясаган өчен элек тә үч алучылар бар иде. Урындыгын акбурга буяп куялар, кадак кагалар, аркасына ямьсез кәгазьләр ябыштыралар, стеналарга шакшы сүзләр язалар, коймасын сындыралар, классны суга батыралар, баласын кыерсыталар һ.б. Мондый адәм актыклары үсеп җитеп әти-әниләренә күп кайгы китерделәр. Баласын сөттән ак, судан пакка санап, әти-әнисе укытучыга яла якты. Нәтиҗәдә, үзләренең дә, башкаларның да тормышын агулап бәхетсез иттеләр, төрмәләрдә череделәр, иртә гүргә керделәр.
    Хәзерге заманда күп бала өчен белем, кешелеклелек дефицит сыйфатлар булып санала, күбесенә шәп билге генә кирәк. Мәктәпләр тамырдан үзгәрешләргә мохтаҗ.
    Рәхим СӘЛИХОВ
    фото vm.ru

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: