Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сабантуйлар иңли күңелне

    "Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!"- дип гает көненә багышлап язса да, Тукаебыз сүзләре нәкъ менә Сабантуй турында әйткән кебек. Табигатьнең иң гүзәл вакыты: хәтфәдәй яшел чирәмдә яңа гына борын төрткән каз бәбкәләре егыла-түнә чирәм йолкый - әллә алар да...

    Реклама

    Ядегәрнең яшь киленнәр атап чиккән чуклы сөлгеләр җилфердәп торган Сәләхи мәйданында умарта күче кебек халык гөжли. Комиссия әгъзалары кәҗә Мансур, алпавыт Зиннур, песи Фаезлары ашыга-ашыга кочак-кочак бүләкләрне ташыйлар, Шәмәрдәннән төшкән туңдырма, лимонад сатучы машинаны балалар сырып алган. Тирләгән уч төбенә кыскан бер тәңкәне шул "морожный" алырга багышлап булырмы? Әнә, күрше Көшкәтбаш, Чура авылларыннан җете күлмәкләрен кигән хәтәр чибәр керәшен кызлары килгәннәр, туганнардай якын булсалар да, дерт итеп сугыша башларга һәрдаим әзер булган егетләре дә карчыга күк горур йөреп торалар. Хәер, сугышсалар шул Шәмәрдән бистәсе "жуликлары" белән сугыша инде алар. Шәмәрдәнгә ипигә менгәч, калган 5-10 тиен акчаны да кысрыклап алып теңкәгә тия бит ул "бүрек караклары"!
    Мондагы халык, әллә Кенәбаш
    лар да килгән инде? Гөлбади-
    һан, Шәмсераван, Зөлүбә, тагын Расих абзый. Чал мыегы селкенгән саен бер мәзәк туып кына тора. Мотоколяскасында ничек итеп Рәсәйне урап йөргәнен сөйлиме икән? Казан урамында каршы якка чыгып барганда, автомобиль йөртүчеләрнең йодрык күрсәтүен күреп, юлдашының: "Расих, сине Казанда беләләр икән!" - дип таң калуынмы, әллә Мамадыш күперендә туктаткан гаишникларга: "Инвалид мотоколяскасында каян килеп ике номер булсын ди, чакырыгыз монда нәчәльнигыгызны! - дип чәпчүенме, әллә: "Сез туктатмасагыз, сүнми иде ул", - дип, мотоколяскасын күпер чыкканчы шул гаишникларга эттереп баруынмы - белмәссең. Яннарында Хәлил Яһудин дә бар. Йотып куйгач, Илһам Шакировтан уздырып җырлый үзе. Тик әле тын тора, хатыны да гармунын чытырдатып куенына кыскан - ашыкма, янәсе. Үзем килеп сүз кушсам, башлана инде башлануын филармония концерты...
    Тальян гармунын сыңар култык астына кыстырып, Югары Шәмәрдәннән Галимҗан абый тарантаслы арбасыннан төшеп килә әнә. Авылдашы Сабир абзый, Түбән Шәмәрдәннән Хәлил абыйлар да күренә - "чабата"га сиптерерләр инде. Салмак кына әле бер, әле икенче аякны алга-артка ташлап, чигеп биерләр дә, кызуланып китеп эссели башлагач, өске киемнәре, бүрек-кәләпүшләре берәм-берәм яшел чирәмгә очачак, хатыннары исә, Сабантуй бүләге алгандай, ул киемнәрне җыйнап барып, күкрәкләренә кысып тыйнак кына җемәеп басып торырлар: "Күрдегезме минекен?!" Сыерчык Фәрите белән Нәҗибә апа әлегә аларның биеп арганын көтәләр. Алар сабыр, бәхетле парның нинди булганлыгын күрсәтеп, авызларын ерып, шаяра-шаяра түгәрәкне әллә ничә әйләнер - җир йөзендә мәхәббәт барлыгына инанырсың. Әлегә Фәрит ага тальянын чут-чут китереп сайратып тора. Сайрата торгач, аңа бар халыкның күңелен иләс-миләс китерерлек, бакыр чишмәсенеке кебек чылтырап-яңгырап торган тавышы белән Оркыя апа кушылыр. Биеп арган Сабир белән Хәлил тәмәкедән гырык-гырык килеп йөткереп азапланганда, менә болай бииләр аны дигәндәй, саф татарча (хәзерге Ливан мөселман-христианнары киеме түгел!) артка чөеп бәйләгән яулыклы, чуклап тегелгән бала итәкле күлмәкле, чәчәкләп чигелгән ак алъяпкычлы Сания апа, билдән узган калын толымнарында чулпыларын чыңлатып, җил кебек җитез генә мәйдан буйлап йөзеп-биеп китә. Яшь баруның ни икәнен дә белмәгән Гөлфия Хәмзинә әле чегән, әле испан киемнәре киеп, "ду" китереп аны алмаштыра. Ядегәрнең җыр патшасы Розалия әлегә җырламый. Шту син, алай башта ук чыгып бәяне төшереп булмый. Җырласын-биесен халык, алардан соң рәтле баянчыны тапкач, - ну бу Нургалине, ну бу Ринатны, кайда гына йөри торганнардыр! - махсус теккән асыл күлмәктә тирә-юньне бизәп мәйдан түренә чыгар да, бәгырьләрне айкап, күзгә татлы-әче пәрдә элә торган җырын сузар: "И, Ходай, исәнлек бир син безгә..." Бу вакытта атаказ Нурулласы да, яшьлек дуслары Мөҗип, Фәһим белән Хәмит абыйлар бакчасындагы камыр агачы астында балтырган, шома күшә, какы тәмен тоеп, җыру мәҗлесе корып утырган җиреннән, олы башын гармунының иңенә сузып салыр.
    Ул арада Чура тавы чишмәсенә
    кардай ак күлмәк-ыштаннар кигән
    картлар юл алыр. Аларның чабышка китеп барышлары. Вәкарь белән, ашыкмый гына атлыйлар, ак ыштан балакларында тасмалар чишелеп үлән белән сөйләшеп баралар. "И..., бу каршы тауга йөгереп менү безләргә барни тормый иде лә, менә бүген сынатмаска иде. Аргыяк Шәргыяләр, Өмиходалар шунда, мәйданда тәгаен генә безне күзлиләр булыр..." Озаклап хәстәрләнгәч, мәйдан ягыннан яулык болгау белән йөгерү башлана. Юк, яшь балалар кебек ярсып, кушаяклап чапмый алар, яхшы атлар кебек юырталар. Берәрсе алга чыга башласа, Хәсән абзый тегене чабуыннан тарта: "Ашыкма, өзлегерсең!". Әмма бүләкләр җилфердәгән колга янына бер-ике адым калгач, бернинди чабудан тотулар тыя алмый "аргамакларны" - кем беренче, кем актык, моны беркем дә әйтә алмый. Өйгә кайткач кына һәрберсенең беренче булуы ачыклана!
    Чүлмәк вату, йомыркалы кашык кабып, капчык киеп йөгерүләр инде булган. Катнашканнар җете ситсалар, аллы-гөлле яулыклар тотып хисләнеп йөриләр. Әнә муенга бау киеп тартышалар. Бу ярышта Мәгъсүм Рәхмәтуллин җиңәсе билгеле, аның малае Азат әнә хәзер, ни Ядегәр, ни Янил, ни Кукмара дип тормас, агачатка атланыр да, фамилиясен - эшен сорап тормыйча капчык белән бәреп кенә торыр, әйтерсең, үзен 200ле кадак белән беркетеп куйганнар. Әнә мәйдан кырында Вахит белән Ядегәрдә генә була торган көрәш - аяк көрәше бара. Усман Әхмәте үзе каклаган каз кебек юка булса да, янәшәсенә яткан һәрберсен, амбар бригадиры Әхел абый әйтмешли, сөям дугасы кебек бөгеп аттыра гына. Егылган егеткә башын гына күтәреп киңәшен бирер: "Пайшик, өйрәтү түгел, кинәш (нәкъ менә "кинәш" дип әйтә иде мәрхүм җан) кенә: йомырка эчеп әзерләнәсе иде". Тегесе ихлас күңелдән: "Эчкән ием лә..." - ди. Ә син каз йомыркасын эчәсең калган. Тавык та булдымы мал!" Аяк очында гына Миннур апа балкып тора, Әхмәте көрәшеп алган бүләкләр кочагына сыймый!
    Чү! Мәйданга күнитек балтырын
    гармун күреге кебек сыдырып
    куйган алып гәүдәле берәү кереп бара. Станцада яшәүче (Шәмәрдән бистәсен бездә шулай атыйлар) Хәсән. Янына болыт булып дуслары Шакирҗановлар: Мәсгүть, Раиф, Рафаэльләр җыелган. Нүжәли Рәсүл абый бирешер! Заманында Сабантуй батырына иң зур бүләк булып исәпләнгән чүпләм сөлге өчен көрәшеп дан алган Хәйрулла абзыйдан соң ул ничә еллар мәйдан тота бит әле! Гәүдәгә әлеге станца Хәсәннән бер дә ким түгел, йолкып алыр да, инде ата дигәндә чүгеп китеп аркасына тәгәрәр дә, көндәшен баш аркылы чөеп җиргә сеңдерер. Хәзер бу алымны кулланмыйлар, кагыйдә юк, имеш. Ә Рәсүл ага кагыйдәсез-нисез генә бик күп батырларны чүки иде заманында.
    Ниндидер сихри көч мине дә мәйдан уртасына очыртып кертте. Көрәшкән бар анысы. Тик үз гомеремдә баш батыр булып калган булмады, алай да яшь киленнәр "батыр егеткә" дип чиккән чүпләм сөлге нишләптер миңа да бүләк ителгән үзе.
    ...Армиядән кайткан чак кына - баһадирларны билләреннән суырып алам да, уң якка авышкан булып, сул якка каплый барам. Әллә мамык тутырылган капчыклар инде? Станца Хәсән тагын чыккан.
    -Теге екканың саналмый, хәзер батырга көрәшәбез, беләбез синең пуезд түбәсендә Арчага укырга йөргәнеңне, чамала аны! - ди. "Һи, син карт җүләрдән өркеп торырга, мин поезд түбәсендә йөргәндә Шәмәрдән жуликлары белән дуслашып беттем инде, Кирамнар, Чапайлар минем дуслар, беләсең килсә! Аннан мин Арча педучилищесын тәмамлаганга биш былтыр инде", - дим, шәбәеп. Юк инде, миңа каршы торырдай көрәшче юк бүген! Рәсүл абый да: "Син, энем, давай, безнең эшне дәвам ит инде. Гасим абыең шәп кеше синең - бергә комбайнда эшләдек бит, гел беренче булдык!" - дигәч, нигә екмаска?!
    Станца Хәсән бүтән мәйданга чыкмады. Чи йомырканы маңгайга бәреп кенә ватып йотып куюым булды, мәйданга сөлге селкеп әллә Хәсәннең хатыны чыга инде? Тәбәнәк булса да, хәтәр бәдәнле!
    Я, Хода, ничек итеп хатын-кыз
    белән көрәшмәк кирәк? Бар авыл
    халкы ихахайлап көлеп тора, ләбаса. Якында гына көмеш кыңгырау шикелле сабыйлар көлүе колакны кытыклый. "Эх-ма!" - дип чибәрне күтәреп алып кочтым да - бәрәкалла, бу соң минем яшьлектә күз атып та сүз куша алмый калган иясез шатлыгым түгелме соң? Тәмле иреннәре сулышымны каплады да, - хатын-кыз ничек көрәшәсен белә ул, - аяк буыннарым кинәттән бушап китеп, чалкан тәгәрәдем... Гәүдәгә песи күк кенә булса да, миңа селкенергә дә хут бирми, ята бирәм.
    "...Оят, шушы вакытка кадәр яту оят!" - хатын тавышы йокыдан тиз айнытты. Өстемдә чырык-чырык килеп оныгым сәяхәт итә икән. - Син тормыйча, киленнәр-малайлар да ашыкмый. Шул Сабантуй дип төн буе йөрисез дә, иртән башыгызны күтәрә алмыйсыз. Тавыкларга җимне кем хәстәрләр? Үзең тәмле ашатып узындырдың да, без сипкән арпага күз дә салмый алар. Әйдә, синсез чәй тәмсез, кил тизрәк табынга!
    ...Авылга кайтып, Рәҗәпләргә ияреп, гармун тартып, Сабит Фәрите кебек төне буе сузып-сузып җырлап йөрисе килгән иде. Балалар-оныклар оя-оя кайттылар да, кая ул кич чыгулар. Күрше Рәшитнең Сабантуй бүләкләре җыйган чорда тальянын елатып йөргәне дә җитә күңел тулырга.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: