Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сабантуй нәрсәдән башлана

    Әлбәттә, сөлге җыюдан. Ел саен халкыбызның көтеп алынган әлеге бәйрәменә берничә көн кала һәркем Сабантуйга бүләген - тукыма, сөлгеләрен, яулыгын барлый башлый, балаларга өләшер өчен конфетын, көрәшчеләргә йомыркасын әзерләп куя.

    Реклама

    Башка якларда белмим, ничектер, ә менә Зур Кукмара авылында сөлге җыю ел саен шау-гөр килеп уза. Милли киемнәргә киенгән егет-кызлар гармун тартып, авыл халкын биетеп-җырлатып күңелләрне күтәрә, ә бала-чага җиргә чәчелгән конфетларны җыеп кинәнә.
    Быел исә Зур Кукмарада сөлге җыю аеруча зур күтәренкелек, әзерлек белән үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев сөлге җыю тагын да күркәмрәк үтсен дип, Кукмарадан ветеран-тальянчыларны, үзешчән артистларны да чакырткан. Әнә, авылдашыбыз Илгиз Зарипов белән янәшә Янсыбыдан Зөфәр Гайнуллин, Райнур Низамиев, Мәүлет Әгъләмҗанов, Зур Кукмарадан Нургали Шәфигуллин, Зөфәр Әхтәмов, Кукмарадан Рәүзит Хуҗин, Назыйл Бариев, Миннәхмәт Зәкиев, Рафил Мәхмүтов, Илфат Тимергалиев, Рөстәм Хәсәновлар тальян, гармун тартып авыл урамнарын иңләп киләләр. Ул халыкның күплеге! Киров, Тукай, Майский урамнарында үзе бер Сабантуй. Рүфия апа Хисматуллина, Фердинанд Сабировларның бизәлгән атлары янында бала-чага кайнаша. Авылның яшь киленнәре дә бик уңган - чиккән сөлге бүләк итү белән беррәттән, капка алдына матур итеп өстәл әзерләп, сөлге җыючыларны кунакка дәштеләр алар. Тукай урамында яшәүче Ифтария апа Кәримова пешергән бәлешне дә һәркем яратып ашады. Үз гаиләләре исеменнән Сабантуйга бүләк тапшырганнан соң, Кукмара үзешчәннәренең җырлауларына Марсель Хисмәтуллин, Фәйзелхак Гарифуллин, Наил Рәхимуллин, Габдрахман Һадиевлар да кушылып, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Үзешчән җырчылар Нәкыя Орлова, Роза Фәйзрахманова, Роза Хисмәтова, Марзыя Сәләхетдинова, Энҗе Абдуллина чыгышларын да һәркем яратып тыңлады.
    Сөлге җыю бәйрәменең иң күңелле, кызыклы өлеше Майский урамында, данлыклы тамада Әмир Хәләветдиновларның капка төбендә булгандыр, мөгаен. Хәләви белән таныш булганнар аның нинди юмарт һәм киң күңелле икәнен яхшы беләләр. Ел саен аларның капка төбендә сөлге җыючылар ял итеп, тамак ялгап китсен өчен табын корылган булыр. Ә быел исә, Хәләветдиновлар янында чын мәгьнәсендә үткән гасырга кайтырга була иде: Әмир күршесе Зөләрә Хәләпова белән капка төбендә элеккеге авыл өенең бер почмагын ясаган. Монда сиртмәле бишек, кабыклы балалар арбасы, куыклы лампа, йон эрли торган каба, борынгы комод та бар. Җиз ләгән белән комган, самавыр да хуҗасын көтеп тора. Элеккеге өйләрнең бизәге булган чүпләмле, чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар, мендәрләр дә урын алган. Комод каршысында Миннехәят Хәләпованың бик пөхтә итеп язылган 1957-58 уку елының ботаника дәфтәре, кәгазь савытта пудра тора. Хәтта, югары сортлы, 1 сум 63 тиенлек такта чәйгә кадәр бар. Хатыйм абый Нәбиуллин өеннән элеккеге гармун да бирегә чыккан. "Күршем Илгиз Зарипов өйдәгеләреннән кача-поса шушы гармунда өйрәнергә керә иде. Беренче чирканчыкларны әлеге гармунда алды", - ди Хатыйм абый.
    -Сөлге җыясылары билгеле булгач, Зөләрә белән тиз генә уйлаштык та, яшьләр онытмасыннар дип, элеккеге тормышның бер кисәген күрсәтик әле дигән фикергә килдек, - ди Әмир. - Өйләре кечкенә булса да, элек халык бик тыныч, матур яшәгән. Ап-ак итеп акшарланган мич, чиккән әйберләр өй эчен бизәп торган.
    Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә биредәге әйберләр белән бик кызыксынып таныштылар. Аларга карагач күпләрнең күңел түрләрендә яшьлек хатирәләре уянгандыр.
    Ә сөлге җыю дәвам итә. Әнә, кулына аллы-гөлле бүләкләр бәйләнгән колганы күтәргән, үзе дә Сабантуйларда туры колгага менү остасы булган Руслан Нәбиевның тавышы әллә кайлардан ишетелә. "Абыстайлар, түтәйләр, чыгарыгыз күкәйләр. Бирсәгез бер күкәй, тавыгыгыз салыр йөз күкәй", - дип шаярта ул. Бабасының өй каршына килеп җитеп, "Бабай, акча давай", - дигәч, нишләсен, Харис абый Гобәйдуллин да киявенең тәгьдименә каршы килә алмады - бүләкне мулдан бирде.
    Сабантуйлар мөбарәк булсын, Сабантуйга рәхим итегез!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: