Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рудникта яшәүче Юлия Родыгинаның әтисе сугышка кадәр тәрәзә йөзлекләре ясау остасы булган

    Рудник авылы бүгенге көндә танымаслык булып яңара. Яңа калкып чыккан зур, мәһабәт йортларга карасаң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың. Рус осталары узган гасырда төзеп калдырган дистәләп өй саклана әле. Кайберләрендә яшәүчеләр бар, кайберләренә исә җәйләрен шәһәрдән авыл һавасын суларга кайтучылар гына җан кертә. Элеккеге хуҗаларын мәңгелеккә озаткан, инде үзләре дә картайган...

    Рудник авылы бүгенге көндә танымаслык булып яңара. Яңа калкып чыккан зур, мәһабәт йортларга карасаң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың. Рус осталары узган гасырда төзеп калдырган дистәләп өй саклана әле. Кайберләрендә яшәүчеләр бар, кайберләренә исә җәйләрен шәһәрдән авыл һавасын суларга кайтучылар гына җан кертә. Элеккеге хуҗаларын мәңгелеккә озаткан, инде үзләре дә картайган өйләр уйга батып утыралар кебек... Мин аларның тәрәзә йөзлекләренә карап үтәм. Бүгенге заманныкы кебек шәп эш кораллары булмаса да, үзенчәлекле итеп, сырлап-бизәкләп эшләнгәннәр. Һәркайсы - кечкенә генә сәнгать әсәре. Кайбер бизәкләре ниндидер мәгънәгә ия булырга мөмкин. Әйтик, ян-яклары буйлап дүртәр-дүртәр тишек тишелгән йөзлекләр бар. Рудникка русларның 19нчы гасырда Тула каласыннан килеп урнашуларын исәпкә алсаң, шул төбәкләрнең агачтан бизәк ясау традицияләре чагылыш тапкандыр, бәлки, аларда. Кемнең куллары тудырды икән бу матурлыкны? Шушы сорауны өлкән яшьтәге Юлия Родыгинага бирдем.

    -Әтиебез Владимир сугышка кадәр авылда тәрәзә йөзлекләре ясау остасы булган. Бу хакта белми идем, күптән түгел генә апам сөйләде. Әти итек фабрикасында хисапчы булып эшләгән, шуннан фронтка китте. Аның 1943 елда, нибары 40 яшендә Смоленск тирәсендәге бәрелешләрдә һәлак булуы турында кайгы хәбәре килгәндә мин кечкенә идем әле. Әтинең йөзлек үрнәкләре күрсәтелгән калын альбомы булган. Шулардан карап, махсус станогында, лобзик (кысалы кечкенә нечкә пычкы) белән бизәкләр кискән. Аның янына эш белән Янсыбы ирләре дә килгәләгән. Самавырлы чәй өстәле артында рәхәтләнеп татарча аралашып утырганнар, - диде ул.

    Тәрәзә йөзлекләре челтәр сыман эшләнүе белән башкалардан аерылып торган өй турында сораштым. 1925 елда салынган ул йортта аның әнисенең абыйсы Василий Трухиннар гаиләсе яшәгән. Димәк, тәрәзәнең агач бизәкләренә 90 ел чамасы. Анысы да Владимир Родыгинның кул эше икән. Сынган-кителгән урыннары булса да, ярыйсы гына сакланган. Чын мәгънәсендә тарихи истәлек.

    Юлия Родыгина үзенең өендәге кадерле ядкарьне - сиксән елга якын элек ясалган өстәлне күрсәтте. Бер яше тулуына әтисенең бүләге икән ул. Гасыр кичәрлек нык итеп ясый белгәннәр шул элгәре.

    Реклама

    -Бер елны улым белән абыем әтинең җирләнгән урынын эзләп барганнар иде. Туганнар каберлегендә аның исеме юк, ди. Мөгаен, өстенә бомба төшеп, гәүдәсен тирә-якка чәчкәндер. Аны сагынганда авылыбыздагы сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына киләм, янәшә-тирәсен тәртипкә китерәм, - ди авылдашым.

    Рус осталарының гаиләләре белән бергә Рудникка тимерчелекне үстерү өчен җибәрелгәннәре мәгълүм. Янсыбы авылында гомер итүче, тарих белән кызыксынучы Зөфәр Гайнуллинның әйтүенә караганда, күршебездә генә торган Анна әбинең ире - патша Александр I заманында борчаны дагалаган данлыклы рус остасы Левша нәселеннән булган. Кемнәр генә яшәмәгән, диген? Агач эшен дә булдырганнар. Бар тик үзләре гына яшәгәннәр.

    Әйе, осталар мәңгелеккә киткән, ә күңел яктылыгын чагылдырган эшләре калган. Онытылмасын иде дә исемнәре...

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    фото: http://nalichniki.com/derevyannye-nalichniki-uralskogo-goroda-alapaevska/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: