Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рөстәм Гыйзәтов: “Әгәр бик теләсәң, барысына да ирешергә мөмкин”

    Сочида Кышкы Олимпиада башланырга 12 көн калды. Рөстәм Гыйзәтовның "В контакте" сайтындагы шәхси битенә "Киләсе очрашуларга кадәр. Сәлам, Сочи", - дип язып куелган. Бу сүзләр очраклы гына әйтелмәгән. Чөнки якташыбыз Олимпиадада катнашу өчен Сочига китте. Кукмара егете, бүгенге көндә Казан Дәүләт медицина университетының V курсында, педиатрия факультетында белем алучы Рөстәмгә...

    Сочида Кышкы Олимпиада башланырга 12 көн калды.

    Рөстәм Гыйзәтовның "В контакте" сайтындагы шәхси битенә "Киләсе очрашуларга кадәр. Сәлам, Сочи", - дип язып куелган. Бу сүзләр очраклы гына әйтелмәгән. Чөнки якташыбыз Олимпиадада катнашу өчен Сочига китте.

    Кукмара егете, бүгенге көндә Казан Дәүләт медицина университетының V курсында, педиатрия факультетында белем алучы Рөстәмгә каян шундый бәхет "ишелгән" соң? Халыкара Студентлар көне һәм Олимпиада алдыннан Рөстәм белән очрашып, аннан үзебезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алдык:

    -"Сочи-2014" Олимпиада уты эстафетасының партнеры, бөтен дөньяга билгеле булган Сосо-Соlа фирмасының конкурс игълан итүе турында ишеткәч, мин дә үз көчемне сынап карарга булдым. -Конкурс өч этапта үтте - иң элек анкета тутырып, аны әлеге компаниянең сайтына җибәрергә кирәк иде. Барлыгы 64500 кеше катнашырга теләк белдергән булып чыкты. Алар арасыннан бары тик 2014 кеше генә сайлап алынды.

    Реклама

    Сайтта тавыш бирү мөмкинлеге тәмамлангач, ягъни беренче этапны узгач, лидерларны ачыкладылар. Икенче этапта спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы Алексей Немов лидерлар арасыннан лаеклылар исемен атаса, өченче этапта инде сүз жюрига бирелде. Һәм мин, узган елның 20 июлендә үземнең барлык этапларны да уңышлы үтеп, Россия күләмендәге 2014 җиңүче исемлегендә булуымны белдем. Шулай итеп, миңа Казанда үтәчәк Олимпиада уты эстафетасының факел йөртүчесе булырга насыйп булды. "Әйдә, кушыл" ("Вливайся") милли кампаниясе кысаларында факел йөртүче булып 14 яше тулган, актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барган, дөньяны бары тик яхшы якка гына үзгәртергә омтылган һәркем катнаша ала иде. Әлбәттә, Олимпиада-2014 тарихына эләгә алуыма бик шатландым. Бу бит - искиткеч, бик шәп сөенеч, киләчәктә бу турыда балаларыма, оныкларыма да сөйләрмен әле дип ышанып торам.

    Спортның күп төре белән - зур теннис, йөзү, чаңгыда йөрү, тимераякта шуу, спорт гимнастикасы, экстремаль бию белән шөгыльләнәм, аэроклубка йөрим. Узган җәйдә Казанда үткән җәйге Универсиадада волонтер булдым. Универсиада эстафетасында катнаштым. Дусларым миннән: "Каян син боларның барысына да вакыт табасың?" - дип кызыксыналар. Ә мин аларга: "Вакыт мине үзе эзләп таба ул, һәм үзегез сынап-тикшереп карамыйча, моны аңламаячаксыз", - дип җавап биреп, аларны үзем белән бергә спорт корылмаларына чакырам. Медицина университеты студенты буларак сәламәт тормыш рәвешен пропагандалыйм, фикердәшләрем белән бергә семинарлар, лекцияләр, викторина, концертлар, ярышлар үткәрәбез.

    30-31 декабрьдә Татарстанда яшәүчеләр "Сочи-2014" Олимпиада утының эстафетасын каршы алдылар. Яңа ел алдыннан Сосо-Соla кампаниясе һәрбер татарстанлыга үзен Олимпиада хәрәкәте - дөнья спорты бәйрәменең бер өлеше, кисәкчеге итеп тоярга мөмкинлек бирде. Утны йөртүдә исә барлыгы 370 кеше катнашты. Безнең арабызда танылган спортчылар, артистлар, сәясәтчеләр, укытучылар, табиблар бар иде. Без Олимпиада утын Болгар, Свияжск, Казан шәһәрләре буйлап йөрттек, миңа башкалабызның Павлюхин урамындагы 300 метр араны кулыма факел тотып үтәргә туры килде. Олимпиада уты булган факелны алып бару - зур мәртәбә, горурлык. Ул вакыттагы кичерешләрне аңлатып бетерү мөмкин түгел. Элек, минем кебек гади бер егеткә бу мөмкин эш түгел дип уйлый идем. Хәзер фикерем үзгәрде - моның тормышка ашарлык шанс икәнлеген аңладым. Әгәр бик теләсәң, барысына да ирешергә мөмкин икәнлегенә ышанырга гына кирәк.

    Минем иң яраткан Кышкы Олимпиада спорт төре - биатлон, иң кызыклы өлеше - ачылу тантанасы. Ә Сочида мин медицина хезмәткәре буларак катнашырга чакыру алдым.

    Олимпиада-2014 уты эстафетасының 83 төбәк, Россиянең 2400 торак пункт, 142 шәһәр катнашты. Казан эстафетаны кабул итеп алган 96нчы шәһәр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: