Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Үрәсбаш авылында 90ны тутыручы Нәчти әби бакча да казый, утын да яра

    Үрәсбаш авылында гомер итүче, иртә яздан караңгы көзгә кадәр кырмыскалар кебек кыштыр-мыштыр бакча тирәсендә кайнашучы күршеләребез - җиңгәле-каенсеңелле Анастасия Гурьева һәм Мария Григорьеваларның берөзлексез хәрәкәттә булуларына элек-электән соклана идек. Инде тугызынчы дистәне түгәрәкләп килсәләр дә, алар ел саен кул белән бәрәңге утырталар, җәй буе аның чүбен утыйлар, китмәнлиләр, кортларын җыялар,...

    Үрәсбаш авылында гомер итүче, иртә яздан караңгы көзгә кадәр кырмыскалар кебек кыштыр-мыштыр бакча тирәсендә кайнашучы күршеләребез - җиңгәле-каенсеңелле Анастасия Гурьева һәм Мария Григорьеваларның берөзлексез хәрәкәттә булуларына элек-электән соклана идек. Инде тугызынчы дистәне түгәрәкләп килсәләр дә, алар ел саен кул белән бәрәңге утырталар, җәй буе аның чүбен утыйлар, китмәнлиләр, кортларын җыялар, уңыш алыр вакыт җиткәч, казып, бүлбеләрне чиләкләргә тутырып мунча алачыгына ташып җилләтәләр. Болар өстенә әбиләребез мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, сарыклар, тавык-чебеш асрый. Балалары юк мени, диярләр күпләр?! Уллары-киленнәрен көтеп торырга йөрәкләре түзми шул аларның...


    Анастасия апаның җәй буе бер кулына таяк, икенчесенә урак тотып су буйларында, бакча түрләрендә кычыткан, алабута, печән җыеп йөргәнен дә еш күрәбез. Бар хәзинәсен аркасына асып алып кайта ул. Очраган бер кешегә:


    -Сарыкларыма ашатам, көтүгә чыкмагач, аларга да көнлек витамин, яшел үлән кирәк бит, - дияргә дә онытмый.


    Бу җәйдә күрше әбиебез кулына чалгы тотып бакча печәннәрен берүзе ялт итеп чабып куйды. Әле ул гынамы?! Бервакыт каралты-кура ягыннан "чек-чек" иткән тавыш ишеткәч, читәнгә якынрак килеп карасак, үз күзләребезгә үзебез ышанмадык: Нәчти әбиебез утын ярып ята! Заманында ул да тик тормаган бит: яшьлегендә урагын да урган, хуҗалык кырларында да бил бөккән - каян килә икән аңа бу кадәр көч-куәт?

    -Кечкенәдән эш аермадым - нәрсә кушсалар, шуңа җиң сызганып алындым. Потлы чиләкләр белән су ташу, утын кисеп яру безнең өчен гадәти хезмәт кенә иде лә ул, - дип шаккатырмасынмы 90 яшьлек әби?! - Әнә бүген дә: "Яшь вакытларны искә алыйм", - дип кулыма балта алган идем, пүкәннәр үзеннән-үзе ярыла башлады, бер авырлыгы юк аның, рәхәтләнеп ярам...

    Реклама


    Анастасия апа тумышы белән Мамадыш районының Юкәче авылыннан. Җиде яшендә әнисез калган кызчык кечкенәдән тормыш арбасына җигелә - йорт-кура, хуҗалык эшләренең берсеннән дә читтә калмый. Әтиләрен сугышка алганнан соң, фермада дүрт ел атлар карый да, вербовать ителеп Владимир өлкәсенә эшкә китә.


    -Авылдан берүзем чыгып китсәм дә, поездда барганда башка район кешеләре белән дә таныштым. Мөслим, Балык Бистәсе ягыннан, Мамадыш районының Түбән Чәбия авылыннан да кызлар шактый иде. Үрәсбаштан Анна, Мария, Авдотьялар белән бергә эшләдек. Дус-тату булдык, бер сыныкны бишкә бүлеп ашаган вакытлар күп иде, - дип искә ала Анастасия апа ул вакытларны. - Торф төяү, вагоннар бушату - нинди йөкләмә алсак та, бер карусыз, җиренә җиткереп башкардык. Бертуктаусыз сигез ел эшләгәннән соң, кабат туган авылыма кайттым. Ул вакытта өйдә үги әни белән сеңлем икесе генә, энем армиягә киткән иде. Алар минем исән-сау булуымны күреп сөенештеләр, өчәүләп кочаклашып елаштык, яшьләй яу кырында ятып калган әтиебезне искә алып, шактый озак моңсуланып утырдык. Үрәсбаш авылы егете Егорга тормышка чыктым. Гомер әкрен генә үз көенә ага торды, балалар үстердек, ирем - тимерчелектә, мин ындырда, күмәк хуҗалык басуына агу сиптерүдә, соңыннан дүрт елга якын мәктәптә каравылчы булып эшләдем. Иптәшем генә иртә китеп барды шул. Хәзер каенсеңлем Мария, төпчек улым Валерий белән яшәп ятабыз. Аллага шөкер, биш оныгым, бер оныкчыгым бар. Күршеләрем, авылдашларым да бик әйбәт, якты йөз, тәмле телләрен бер дә кызганмыйлар, рәхмәт аларга.


    Анастасия апа яныннан беркайчан кеше өзелми, дини карчык ул. Бервакыт: "Инде укый алмам, картайдым", - дип уйлап кына куюы булган, шул төндә үк әнисе төшенә кергән:
    -"Кызым, беркемне дә кире борма, яныңа килгәннәргә каршы килмә, белгәннәреңне укы!" - ди әнкәем, аермачык итеп. Иртәгесен йокымнан яңа туган сабый шикелле саташып уянып киттем. Узган ел да авырып урын өстенә егылган идем, Аллаһының рәхмәте белән тагын торып утырдым. Әллә ничә үлеп терелдем инде мин шулай: аягым да, кулым да сынды, агач ботагы төртелеп күземә ак төште. Изге китапларның сихри көче бардыр инде, йөреп торам бит әле, белгәннәремне дә көнгә әллә ничә тапкыр укыйм.


    Әбиебез газета-журналларны да җентекләп, бер сүзен дә төшереп калдырмый укып, күзәтү ясап бара.
    -Район газетасын аеруча яратам, - ди ул. - Узган атнада "Без дә анда булдык" дигән язманы шулкадәр тетрәнеп укыдым. Суслонгер лагерындагы хәлләрне язганнар анда. Әтием дә шунда булган бит минем, аны уйлап, йөрәгем көне буе сызып-сызып авыртты...
    Анастасия апаның сердәшчесе, киңәшчесе, әлбәттә, каенсеңлесе. Кайчан карама, бергә алар.


    -Җиңги белән бер анадан туган балалар шикелле бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек, - ди Мария апа. - Икебез дә гомер көзендә инде хәзер. Ходайдан аякларыбызга - ныклык, күзләребезгә яктылык сорыйбыз.

    Салкын тидереп чирләп киткән каенсеңлесен Анастасия апа дәвалый - чәен дә ясап бирә, үләннәр дә төнәтә, колакка бераз саграк булсалар да, гөлдер-гөлдер нидер сөйләшәләр, аңлашалар... Бер-берегезгә иптәш, юаныч булып, чөкердәшеп яшәсәгез иде әле, күршеләр.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: