Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Россия тарихында минем якташларым

    Җылы, кояшлы бер көн - март ахыры иде. Җирдә яз хакимлек итә. Дустым Аяз белән дәресләрдән соң өйгә кайтырга кузгалдык. Сабанчино авылында яшәп, Нырья урта мәктәбенең 11нчы сыйныфында татар төркемендә укыйбыз без. Бүген соңгы дәрес - әдәбият иде. Бик кызыклы, тәэсирле дәрес булды ул. Темасы да "Үлемсезлек юлы озынмы?" дип...

    Александр Матросовның Шакирҗан Юнысов исемле татар кешесе булуын белеп шаккаттык. Рейхстаг түбәсенә җиңү әләмен куючы беренче кеше дә татар икән, ләбаса! Ә иң мөһиме - батырлар исемлегендә безнең якташларыбыз - тумышы яки яшәеше Кукмара төбәге белән бәйле каһарманнар да шактый. Алар - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Сабир Әхтәмов, Петр Воробьев, Фәхретдин Заһидуллин, Ибраһим Газизуллин, Николай Савин һәм Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Әхмәтгали Мөхәммәтгалиев, Нух Идрисовлар.
    Без, укытучыбызга батыр якташларыбыз турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупларга сүз биреп, өйләребезгә таралыштык.
    -Син дә шулай батырлык эшли алыр идеңме? - дип сорыйм Аяздан юлда кайтканда.
    -Дустым, башыңны җыен чүп-чар белән тутырма, яме. Булган ди, яшәгән ди, имеш. Әллә булган, әллә юк ул батырлар. Сөйлиләр инде шунда. Мине ул бөтенләй кызыксындырмый. Кайтып бераз ятып торырга кирәк, аннары мине яраткан компьютерым көтә.
    -Син бигрәк инде, Аяз. Без бит егетләр, ә егет кеше йоклау, компьютер турында гына уйларга тиеш түгел ул.
    -Уйларыңны белеп торам. Әле син, мәктәпне тәмамлагач, армиягә дә барырга җыенасың, - диде Аяз, мыскыллы караш ташлап.
    -Барам да! Абыем да барды, әтием дә үз бурычын үтәгән, бабам да. Мин дә калмам.
    -Үзең акыллы гына егет инде син, Айрат, шулай да аңламыйсың бит. Нәрсәгә соң ул армиягә бару? Минем өчен бу - яшь гомернең бер елын әрәм итү.
    -Ялгышасың син, Аяз, ялгышасың! Без дә бармасак, кем барыр? Илебезнең киләчәге - безнең кулларда!
    Шулай тарткалаша-тарткалаша, кайтып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Аяз белән саубуллашып, өйгә кереп киттем, ә күңелемә бүгенге ишеткәннәрем-белгәннәрем турындагы уйлар тынгылык бирмәде. Сугышка киткәндә алар да япь-яшь булганнар бит. Безнең Кукмара районыннан 18 мең кеше сугышка алынып, шуның 8 меңе генә кире әйләнеп кайта алган. Күпме кан коелган, күпме күз яшьләре түгелгән, күпме гаиләләр ятим калган. Минем күз алдыма әтиләрен югалткан нарасыйлар килеп баса. Алар, кулларын сузып, әтиләрен чакыралар, елыйлар кебек. Картиналар алышына: күз алдына балаларының матур, тыныч тормышы, киләчәге өчен үз тормышын корбан иткән гади кешеләр - әтиләр, абыйлар килә. Кешегә гомер бер генә бирелә. Яшисе дә, яшисе кебек тә бит...
    Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Битләнгер авылы егете Нух Идрисовны күз алдына китерәм. Аның да гаиләсе, балалары булган. Без шушы матур тормышта яши алуыбыз белән сезгә дә бик рәхмәтле, Нух абый!
    Бүгенге көнем тулысынча әдәбият дәресендә алган тәэсирләр белән үтте. Кич белән, үземне кызыксындырган мәгълүматларны эзләп табу максатыннан, интернетта эзләнергә тотындым. Интернет шәп нәрсә ул үзе. Анда бит күпме мәгълүмат саклана! Биш Советлар Союзы Каһарманының фотоларын таптым, гаиләләре, тормышлары турында язылганнарны укып чыктым.
    Эзли торгач, сугыш батырлары турында тагын бер сайтка тап булдым. Монда фотолар бик күп. Аларда сугыш булган урыннар, сугышчыларның каберләре сурәтләнгән. Карый торгач, үземне кызыксындырган фотога килеп җиттем.
    Анда яшел урман, урман аланында батыр якташым Нух Идрисовның кабере. Илемнең азатлыгы өчен үз-үзен аямаган кадерле якташым минем...
    Төн җитте. Йокларга яттым. Бүгенге тәэсирләр, дулкынланулар нәтиҗәсендә тиз генә йокыга да китә алмадым. Бар күргәннәремне кат-кат күз алдыннан үткәрдем һәм, ниһаять, йоклап киткәнмен.
    Җәй көне икән, дим. Мин берүзем тауда йөрим. Кинәт ниндидер көч мине үзенә тарта, үзе артыннан алып бара башлады. Бик арыдым, утырып ял итәргә уйладым. Шунда бер тавыш ишетелде: "Егет кеше бирешергә тиеш түгел!" Сикереп тордым да тагын киттем, очып киттем. Мин бик күп җирләрне очып үттем. Үземне шундый рәхәт, иркен хис иттем. Бер бик матур җиргә якынлаштым. Каршымда - урман. Әнә читтәрәк кенә урман сукмагы. Мин сукмакка таба атладым. Зур-зур мәһабәт агачлар да, бу эшемне хуплагандай, бер-берсе белән серләшеп, башларын иеп калалар кебек.
    Урман юлы бер аланга алып чыкты. Якты, кояшлы, нурлы алан иде ул! Я Хода! Алан уртасында бүген мин фотода күргән кабер - Нух абыйның кабере. Фотосы дә куелган, аның турында язылган тактасы да бар. Якынрак килдем, башымны идем. Кинәт теге тавыш тагын ишетелде:
    -Нихәл, энекәш? Син кайсы яклардан әле?
    -Кукмара районыннан.
    -Якташлар икән! Ничек соң тормышлар, укулар барамы?
    Мин үзебезнең авыл, мәктәбебез турында сөйләдем.
    -Нух абый, мин дә Сезнең янда калыйм әле?! Бу искиткеч нурлы алан нигәдер үзенә тартып тора, - дидем.
    -Юк, сиңа китәргә кирәк! - диде ул, кырт кисеп. - Тик шуны онытма, энекәш: туган илеңә, туганнарыңның йөзенә бервакыт кызыллык китермә! Иптәшләреңә дә әйт. Безгә лаеклы алмаш булыгыз! Вәгъдәме?
    -Вәгъдә!- дидем мин. - Вәгъдә - иман!
    Шул җирдә, тирләп-пешеп, уянып киттем. Сәгать иртәнге алты. Торырга да вакыт җиткән. Мәктәпкә барасы бар бит.
    Җыенып, юлга чыктым. Артымда кемдер сызгырды. Борылып карасам - Аяз икән. Үзен көтәргә куша. Аязга бүген күргән төшемне ашыга-ашыга, йотлыга-йотлыга сөйләдем. "Барысы да чынлыкта булган кебек," - дидем. Аяз да аптырап калды. Без аның белән якташ каһарманнарыбыз тормышын тагын да тирәнтен өйрәнергә сүз куештык.
    -Беләсеңме, минем бер уем бар, - диде Аяз.
    -Яле, әйтеп кара.
    -Әйдә, каникулга чыккач, шушы батыр якташларыбыз туган урыннар буйлап йөреп, сәяхәт итеп кайтабыз! Бәлки туганнарын да күрә алырбыз?!
    -Яхшы фикер! Мин ике куллап риза. Шәп егет син, Аяз!
    Шулай итеп, без, ике дус, мәктәпкә баргач, сыйныфташларыбызга да бу турыда һичшиксез сөйләп бирергә дигән карарга килеп, юлыбызны дәвам иттек.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: