Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рәхәт яшә, әнкәй

    Киләчәкне күзаллаганда олыгаю тиз генә җитмәс кебек тоела. Ә үткәннәрне уйлый башласаң, хәйран каласың: кай арада үткән соң бу гомер? Табигатьнең ямьле почмагында урнашкан Тырыш авылында тигез гаиләдә биш бала тәгәрәшеп үскән вакытлар әле генә кебек. Әти-әниебезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә без җитеш тормышта яшәдек. Әтиебез Мансур колхозда тырышып эшләве өстенә гомере...

    Реклама

    Киләчәкне күзаллаганда олыгаю тиз генә җитмәс кебек тоела. Ә үткәннәрне уйлый башласаң, хәйран каласың: кай арада үткән соң бу гомер? Табигатьнең ямьле почмагында урнашкан Тырыш авылында тигез гаиләдә биш бала тәгәрәшеп үскән вакытлар әле генә кебек. Әти-әниебезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә без җитеш тормышта яшәдек. Әтиебез Мансур колхозда тырышып эшләве өстенә гомере буена умартачылык белән шөгыльләнде, ә без - кызлар әниебез белән шәл бәйләдек. Ул чорда шәл бәйләү безнең авыл халкы өчен шактый керемле шөгыль булган.
    Әниебез Рәйсә Ташкент шәһәрендә туса да, әби-бабаларыбыз чыгышлары белән Мәчкәрә төбәгеннән. Маһиәнвәр әби уку-язуга бик гыйлемле иде, ә Мөбарәкша бабабыз (аны Кадыйров абый дип искә алалар.-авт.) укытучы булганлыктан, авылдан-авылга күчеп яшәргә туры килә аларга. 1945 елда кул арбалары тартып куе урман эчендәге Тырыш авылына күченеп килгәннәрен, ул вакыттагы урманның байлыгын, бүреләрнең "иркенләп" йөрүләрен әнием еш искә алып сөйли. Шул килүдән гаилә төпләнеп яши башлый. Матурлыгы, җыр-биюгә осталыгы белән аерылып торган кыз гармунчы егет Мансурны үзенә яр итә.
    Хәләл хезмәт белән, буш вакытларын әрәмгә үткәрмичә яшәде безнең әниебез. Әти бригадир булганлыктан, аңа көндәлек колхоз эшләренең алгы сафында булырга туры килә. Әниебез лаеклы ялга чыкканчы 9 ел авылда хат ташучы булып хезмәт куйды. Үз эшен яратып, төгәл башкара иде ул. 60ка якын хуҗалыклы авылда алдырган газета-журналларның исәп-хисабы юк, "Азат хатын" (хәзерге "Сөембикә") журналы гына да 40тан артык килә иде, хат язышуның да иң актив чоры. Кичтән зур капчык белән почта алып кайткач, гаиләбез белән идән тутырып газета-журналларны аралап, өй саен бүлгәләгәннән соң, үзебез бер кат танышып, күзәтеп чыга идек. Клубка да вакытлы матбугатның ниндие генә килми иде - рухи яктан бай вакытлар булган ул.
    Бүгенге көндә әниебез төп йортта энебез Мәлик гаиләсе белән яши, оныкларын яратып тәрбияли. Тәмле ризыкларын пешереп, җылы-матур оекбаш-бияләйләр бәйләп, безне сөендерә ул. Җәй көннәрендә аның яраткан урыны - урман. Тырыш урманының кайсы агач төбендә нинди гөмбә үскәнен, кайда җиләк күп икәнен аның кебек белүчеләр сирәктер.
    Лаеклы ялга чыккач, әни үзлегеннән гарәпчә укырга өйрәнде, бүгенге көндә ул авылыбызның остабикәсе булып, авылдашларының хөрмәтен тоеп яши.
    Тормыш булгач, аның кайгы-борчулары да булып тора. Әтиебез каты авырудан соң безне калдырып киткәндә, әнигә 52 яшь иде. Ялгыз калса да, толлык ачысын сабырлык белән, тәртип белән үткәрә белде ул. Инде менә әниебез үзенең 75 яшьлек юбилеен каршылый. Без, балалары, аны ихлас котлап, сәламәт тәндә - сәламәт акыл белән яшәвен телибез. Рәхмәт, нәнә, рәхәт яшә!
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: