Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Районыбызның "Әсәнбаш" агрофирмасында кыр эшләре гөрли (+ФОТО)

    Быел яз иртә килә дип куркытканнар иде. Юраулары юш килмәде: кыр эшләре әле һаман тулы куәтенә башланып китә алмый. "Әсәнбаш" агрофирмасында да узган атнадан бирле басуларны "Роса" агрегаты гына иңли. Басуда әлегә бер техника гына эшләсә дә, инде 500 гектарда уҗымнарны, 950 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга өлгергән. Без килгән көнне...

    Быел яз иртә килә дип куркытканнар иде. Юраулары юш килмәде: кыр эшләре әле һаман тулы куәтенә башланып китә алмый. "Әсәнбаш" агрофирмасында да узган атнадан бирле басуларны "Роса" агрегаты гына иңли.

    Басуда әлегә бер техника гына эшләсә дә, инде 500 гектарда уҗымнарны, 950 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга өлгергән. Без килгән көнне Владимир Богданов белән Григорий Сафаровлар иярләгән әлеге агрегат "Алга" бүлекчәсенә күченгән иде. Илдар Шәмсиев аңа минераль ашламалар ташып тора, ә Геннадий Тимеровка капчыкларны техника бункерына бушату эше йөкләнгән.

    -Егетләр тырыш: бер сменага 150 гектарда эш башкару каралган булса, норманы 250 гектарга кадәр арттырып үтиләр, - дип мактады үзләрен бүлекчәнең башкаручы директоры Нурсил Сабирҗанов.

    Тәҗрибәле механизаторлар сәгатькә карап эшләмиләр, бары тик техникалары төзек булсын да, өстән яңгыр гына яумасын.

    -Язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык тагылма машиналар, өч чәчү комплексы яхшылап төзекләндерелде. Тракторларга техник карау үткәрелде, хәзерлекләренә югары бәя бирелде, - ди агрофирманың генераль директоры Илдар Гарифуллин. - Механизатор кадрларга да кытлык юк. Хезмәтләренә күрә түләү да начар булмаячак: кыр эшләренең һәр төренә кызыксындыру чаралары билгеләнде. Әйтик, чит ил техникасы белән чәчүдә эшләүчеләргә, әгәр 750 гектарда эш башкарса - 3 мең, 1500 гектар өчен - 7 мең, 2250 гектарга - 15 мең, 3 мең гектарга - 25 мең, 3 мең 500 гектарга 35 мең сум өстәмә түләү каралган. КамАЗ машинасы белән орлык, минераль ашлама ташучылар арасында беренче урынны алучыга 30 мең, икенче урын өчен - 20 мең, 3 урын өчен - 10 мең сум премия түләнәчәк. Бу бит - хезмәт хакыннан тыш өстәмә түләү.

    Реклама

    Агрофирмада бер гектарга 1 центнер исәбеннән минераль ашламалар тупланган. Ягулык-майлау материаллары да җитәрлек, диләр. Бүген биредә төп җитмәүчелек һава торышы белән генә бәйле. Хәер, игенчеләр явым-төшемнәрнең күп булуына сөенәләр генә.

    -Быел туң аз булгач, кар сулары сеңеп барды. Җир, ниһаять, дымга туенды. Хәзер безгә запас дым бар вакытта тиз арада орлыкны җир куенына иңдереп калырга кирәк, - ди быел кыр эшләрендә 28 нче тапкыр катнашучы баш агроном Василий Гайфуллин.

    Эш күләме аз түгел: 4 мең 108 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Быел әле "Дружба" агрофирмасының Өркеш бүлекчәсе басуларын да алар эшкәртәсе-чәчәсе икән - бу өстәмә җир чәчү мәйданын 1800 гектарга арттырган. Барлык кыр эшләрен 13 мең 200 гектарда башкарып чыгарга кирәк.

    Шулай итеп, кыр эшләренә керештек. Хәерле сәгатьтә!

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: