Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Районыбызның инвалидлар җәмгыятенә 25 ел булды

    Аны оештыруны 1988 елда Әлфинур Сабитова һәм Илгизәр Закиров башлап җибәрделәр. Илгизәр Закиров оешманың беренче җитәкчесе булды, икенчесе - Мәсләви Галиев, өченчесе - Ясәви Заһидуллин. Аларның барысы да үз вазыйфаларына бик җаваплы карады. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү җиңел түгел. Алар әйләнә-тирәдәге хәлләрне бик нечкә тоемлыйлар. Хәтта физик яктан таза...

    Аны оештыруны 1988 елда Әлфинур Сабитова һәм Илгизәр Закиров башлап җибәрделәр. Илгизәр Закиров оешманың беренче җитәкчесе булды, икенчесе - Мәсләви Галиев, өченчесе - Ясәви Заһидуллин. Аларның барысы да үз вазыйфаларына бик җаваплы карады.

    Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү җиңел түгел. Алар әйләнә-тирәдәге хәлләрне бик нечкә тоемлыйлар. Хәтта физик яктан таза ирләр дә, үзләрен беркемгә дә кирәкми торган, кимсетелгән, дип уйлап, күңел төшенкелегенә биреләләр. Шул ук вакытта, сәламәтлекләре канәгатьләнерлек булмауга карамастан, тулы канлы тормыш белән яшәүчеләр дә бар. Алар халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куялар. Әйтик, балачактан инвалид Галина Юшкова мәктәпне тәмамлауга ук киез итек-киез комбинатына бухгалтер булып урнаша, хезмәтен яратып башкара, җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Көн дә саулыгы белән бәйле кыенлыкларны җиңә-җиңә эшли торгач, 37 ел үткәнен сизми дә калган. Район инвалидлар җәмгыяте оешканнан бирле ул анда ревизия комиссиясе әгъзасы булып тора. Республика күләмендәге семинарларда катнашып, белемнәрен арттыра. Республикада "Уңайлы тирәлек" программасы тормышка ашырыла башлагач, районның өч кешесе бу программа буенча эксперт сертификаты алды, шуларның берсе - Галина Юшкова. Коляскага утырган көе ул дүртенче мәктәп, социаль яклау бүлеге һәм "Тылсым" үзәгендә булып, төзүчеләрнең эшләрен тикшерде.

    Кызганыч, "Уңайлы тирәлек" турындагы закон чыкканчы ясалган пандуслар инвалидларга күтәрелү өчен яраксыз, коляскаларын аркан белән тартып менгерсәң генә...

    Совет чорында инвалидларга караш башка иде. Аларны эшкә җәлеп иттеләр. Районда "Инвалидлар әртиле" бар иде. Соңрак аны көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты дип үзгәрттеләр. Тегү, мех фабрикаларында да байтак инвалидлар эшләде. Союз таркалып, кыргый капитализмга кергәч, күп кенә предприятиеләр ябылды яки хосусыйлаштырылды. Ни кызганыч, башлыча инвалидлар эшләгән предприятиеләр зыян күрде.
    Тагын бер инвалид турында сөйләп үтәсе килә. Леонид Харжавин балачагында таудан ат чанасы белән шуганда, егылып, аягын чәрдәкләнгән. Әнисенең тырышлыгы белән ул махсус санаторийга урнаштырылып, аякка баскан. Мәктәптән соң техникумны тәмамлап, умартачы белгечлеге алган һәм гомерен шушы эшкә багышлаган. "Яңа тормыш" күмәк хуҗалыгында өлкән умартачы булып эшләде ул, фидакарь хезмәте өчен бүләкләре дә күп. Ветеран бүген дә сафта, Чарлы авыл җирлегенең башлангыч инвалидлар оешмасын җитәкли. Дуңгызчылык фермаларының, умарталыкларның юкка чыгарылуына, шулай итеп, авыл кешеләре өчен эш урыннарының бетүенә борчыла ул. Авылда аның кебек тырышып эшләгән инвалидлар әз булмаган.

    Хәзер генә ул: "Инвалидлар өчен генә түгел, таза-сау кешеләр өчен дә эш юк әле",- дияргә яраталар. Моңа карамастан, инвалидлар төшенкелеккә бирелмиләр, үзләрен спортта, үзешчән сәнгатьтә сынап карыйлар. "Аргамак" спорт командасы соңгы елларда районда гына түгел, республикада да алдынгы урыннарны яулады. Быел финанс кыенлыклары аркасында кайбер ярышларда катнашу мөмкин булмады, бу гомумкоманда нәтиҗәсендә чагылыш тапмый калмады. Күптән түгел Казанда мөмкинлекләре чикләнгән затларның икенче спартакиадасы үтте. Безнең спортчылар анда дүрт алтын, бер көмеш медаль яуладылар. Зөлфия Әгъләмова һәм Рөстәм Йосыпов - өстәл теннисы , Мөнир Гыймадиев - йөзү буенча, Нурислам Шәнгәрәев, Ришат Шакирҗанов, Алексей Семенов, Игорь Федоров һәм Тимур Антипов составындагы мини футбол командасы алтын медальләр белән бүләкләнделәр. Илгиз Якупов җиңел атлетика буенча бронза медальгә ия булды. Спортчыларның ярышларда катнашу теләге зур, тик анда баруны оештыру мөмкинлеге кирәк.

    Реклама

    Республика җитәкчелеге безгә ярдәм итәргә тырыша, бу ярдәмне алу үзебездән тора. Безгә тәкъдим ителүче грантларны отарга кирәк. Быел без "Туризм - сәламәтлеккә юл" номинациясендә җиңү яуладык. Бу безгә спорт базасын ныгытырга, спорт киемнәре, тренажерлар, туризм өчен кирәк-яраклар алырга мөмкинлек бирәчәк.

    Районыбызда инвалидларны тернәкләндерү буенча ике үзәк: "Шәфкать" һәм "Тылсым" үзәкләре эшли. Инвалидлар биредә сәламәтлекләрен ныгыталар, үзләрен спортта, үзешчән һәм гамәли сәнгатьтә сыныйлар.

    Бөтенроссия инвалидлар оешмасы инвалидларның яшәү шартларын яхшырту максатында "Россия Федерациясендә гражданнарны социаль яклау нигезләре турында"гы законга үзгәрешләр кертергә тырыша. Яңа закон керемнәре региондагы яшәү минимумыннан бер ярым тапкырдан азрак булган инвалидларга социаль ярдәм күрсәтүне күздә тота.

    Безгә, инвалидларга, яңа законнарның эшли башлаячагын гына көтәргә, өметләнергә генә кала.
    Халыкара инвалидлар көне - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары һәркайда һәм һәрчак үзәктә булырга тиешлеген чираттагы тапкыр искә төшерә торган дата. Авыр язмышлы бу кешеләр үзләрен ташланган, ялгыз итеп сизмәсеннәр, проблемалар каршында берүзләре калмасыннар иде.

    фото: http://defectolog.by/content/3-dekabrya-mezhdunarodnyy-den-invalidov

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: