Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Райондашыбыз Ягъфәр Мостафинны күпләр ПМК-25 һәм МСО оешмаларын җитәкләгән зат буларак белә

    Бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнсә дә, райондашыбыз Ягъфәр Мостафинны күпләр ПМК-25( механикалаштырылган күчмә колонна) һәм МСО(механикалаштырылган төзелеш отряды) оешмаларын җитәкләгән зат буларак белә. Ник дисәң, халык өчен башкарган игелекле эшләренең исәбе-саны юк. Райондагы 25 буаны гына алыйк. Барысы да Ягъфәр әфәнде кул астында корылган. Моңа әле үзебезнең генә түгел, күрше...

    Бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнсә дә, райондашыбыз Ягъфәр Мостафинны күпләр ПМК-25( механикалаштырылган күчмә колонна) һәм МСО(механикалаштырылган төзелеш отряды) оешмаларын җитәкләгән зат буларак белә. Ник дисәң, халык өчен башкарган игелекле эшләренең исәбе-саны юк. Райондагы 25 буаны гына алыйк. Барысы да Ягъфәр әфәнде кул астында корылган. Моңа әле үзебезнең генә түгел, күрше район авылларына да су, газ кертүләрен өстәргә кирәк.

    -Без, элеккеге кадрлар, акча, әйбер булмаганда да, аптырап тормадык. Кыен хәлләрдән чыгу юлын эзли һәм таба идек,- дип сөйли ул, туксанынчы еллардагы финанс һәм төзелеш материаллары кытлыгын исә төшереп. - 1994 елда, мин МСОга җитәкче итеп билгеләнгәндә, бу оешма тарафыннан биш ай буе берни эшләнмәгән, бер объект та төзелмәгән иде. Нәкъ шул вакытта тузган торак программасы гамәлгә керде. Зур тәвәккәллек сораса да, без моңа ныклап "ябыштык": районда 312 тузган торак булуын раслап, төзедек тә төзедек. Бу йортларның күбесе Королев урамында урнашкан.

    Ягъфәр Мостафинга алдан күрүчәнлеге, заманнан берничә адым алдан баруы ярдәм итә. Базар шартларына тиз җайлаша ул.

    -Ул елларда бик күп объектлар, төзелеп бетмичә, ташландык хәлгә килде. Без аларны оешмалардан сатып алып, төзүне тәмамлап, сатуны гамәлгә керттек. Мондый үрнәк юк иде әле. Акча юнәтү өчен республика җитәкчеләренә, министрлыкларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. "Югарыдагылар" да, район җитәкчелеге дә безгә ышаныч күрсәтте, -дип хатирәләр йомгагын сүтә ул.- Иске Йорт авылындагы мәктәп һәм балалар бакчасы комплексын да безнең оешма сафка бастырды. Һәр төзелеш объектының үз тарихы бар. Мәсәлән, Мәмәшир урта мәктәбен 1997 елның 1 сентябренә өлгертү бурычы куелган иде. Авыл халкы, өмәләр оештырып, безгә бик нык булышты. Үз теләкләре белән төнге сәгать икеләргә кадәр эшлиләр иде. Мин аларның тырышлыгына сокланам һәм рәхмәтле булуымны җиткерәм.

    162 урынга исәпләнгән Түбән Үрәс мәктәбен төзү тарихы да үзенчәлекле. Министрлыкта: "Балалар саны җитми, мәктәп кирәкми", - дип кире борганнар. Күрше район авылларына барып, балалары шушы мәктәпкә йөриячәк, дигән белешмәләр җыеп кайтырга туры килде, дип елмаеп искә ала Ягъфәр әфәнде. Югалып калмаганнар, авылны мәктәпле иткәннәр бит! Поч.Кучук авылындагы картлар йортын төзү турында да кызыклы хатирә саклана.

    -Ялгыз өлкәннәргә дәваханәдә урын бетте бервакыт . Бер әбине Лаешка ук җибәрделәр. Бераздан аны килеп алырга кушканнар. Шәмәрдән борылышына ук китереп куйганнар. Үзен генә түгел... бер бабай белән! Өйләнешкән икән болар. Менә шуннан соң, республикабызның социаль яклау министры Клавдия Новикова белән сөйләшеп, картлар йорты төзергә булдык. Соңыннан мунча да төзеттем. Бу бик кирәкле йортның ябылуына йөрәгем әрни,- ди әңгәмәдәшем. Ничек әрнемәсен, һәр объектка күпме тырышлыгы, күңел җылысы кергән бит аның.

    Өлге авылындагы һәм Кукмарадагы "Ләйсән" балалар бакчалары, Синәр авылына илтүче юл һәм күпер дә - МСО коллективы хезмәте нәтиҗәсе.

    Җитәкчедә иң кирәкле сыйфат - хезмәт кешесе турында кайгырту. Хәзер җәмгыятьтә бу сыйфат югалып бара. Ягъфәр Мостафин исә ПМК-25 оешмасында эшләгәндә үк барлык эшчеләрен фатирлы иткән. МСОга күчкәч, эшче халык шулай ук торак мәсьәләсен күтәргән.

    -Төзелгән һәр күпкатлы йорттан икешәр фатир бирәм, хезмәт хакыннан түләп барырсыз, дип вәгъдә иттем,- ди әңгәмәдәшем. Хәзер инде ипотека дип аталган әнә шундый ысулны беренче булып куллана башлаган ул. Заман үзгәреп, барысын да фатирлы итеп бетереп булмагач, Ягъфәр Мостафин эшчеләренә бушлай җир участоклары бирү мәсьәләсен күтәрә, йорт салу өчен төзелеш материалларын арзан бәягә хезмәт хакы хисабыннан бирә.

    Үзе көрәшче, чаңгыда шуу буенча күп тапкырлар район чемпионы, ерак дистанцияләргә йөгерү, чаңгыда шуу буенча республика командасы әгъзасы булган Ягъфәр әфәнде районда спортны үстерүгә дә иганәчелек иткән. 65 яшен тутыруына карамастан, бүген үзе дә яхшы формада, күпкырлы эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Заман таләпләренә туры килерлек итеп, компьютерлаштырып алып бара ул эшчәнлеген. Районда 4 кибете, пилмән, токмач, камыр ризыклары җитештерү, эш перчаткалары бәйләү цехлары, агач эшкәртү, цилиндр буралар бурау комбинаты бар. Тормыш иптәше Зөлфия, улы Илдар, килене Ләйсән - бизнеста төп терәге. Шулай ук кияве Раил, кызы Лилия эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Ягъфәр әфәнде барчасының хөрмәтен тоеп яши. Ә өч оныгы - иң зур шатлыгы.

    Сәрдекбаш авылында туып-үскән, фидакарь хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган мелиораторы", "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исемнәргә лаек булган Ягъфәр Мостафин гаиләсе белән Рудник авылында төпләнеп гомер кичерә. Су, зәңгәр ягулык керткәне, күперле иткәне өчен бу авыл халкы да рәхмәтле аңа. Кылган игелек юкка чыкмый, меңе белән кайта, диләр. Шәт, шулай булсын.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: