Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Райондашыбыз Венера Габделхакованың кулыннан килмәгән эш юк

    Соңгы модель "Калина" машинасы белән килеп туктады ул. Җыйнак гәүдәле булса да, тәвәккәллеге күренеп тора. Пенсиядә булуына карамастан, иминиятләү компаниясендә эшләвен дәвам итә икән. Өстәвенә күрше шәһәрдәге такси оешмасына урнашкан. Гаиләсе белән Туембаш авылына кайтып төпләнгән Венера Габделхакова ул. -Сменам кичке сәгатьунда төгәлләнә. Сәерсенеп караучылар юк: хатын-кыз таксистлар күп бит...

    Соңгы модель "Калина" машинасы белән килеп туктады ул. Җыйнак гәүдәле булса да, тәвәккәллеге күренеп тора. Пенсиядә булуына карамастан, иминиятләү компаниясендә эшләвен дәвам итә икән. Өстәвенә күрше шәһәрдәге такси оешмасына урнашкан. Гаиләсе белән Туембаш авылына кайтып төпләнгән Венера Габделхакова ул.

    -Сменам кичке сәгатьунда төгәлләнә. Сәерсенеп караучылар юк: хатын-кыз таксистлар күп бит хәзер, - дип елмая. Шунысы кызык, нинди генә эшләрдә сынап карамаган үзен: Мәскәүгә йөреп, электродлар җитештерүче заводта, кошчылык фабрикасында, аннан тыш кибеттә сатучы, почта бүлеге мөдире...

    -Төп һөнәрем юк, әмма бик күп һөнәр ияләрен алыштыра алам. Әйтик, дәваханәдә санитарка булып эшләгәндә уколлар ясарга, системалар куярга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәндем,- ди.

    Тумышы белән Вятка Аланы шәһәреннән икән.

    -Үз әтиемне бер дә күргәнем булмады. Башка гаиләсе барлыгын белгәч, мин бәби чакта ук әнием аерылып кайткан, - ди ул, авыр сулап. - Сигез яшемә кадәр Туембашта әби һәм әнинең апалары янында үстем. Аннары әни, яңадан кияүгә чыгып, мине авылдан алып китте. Үги әти - үги инде: рәхим-шәфкать көтәсе юк. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, мин сине башкача укытмыйм, дип кырт кисте.

    Төрле оешмаларның бусагаларын таптап, эшләргә рөхсәт кәгазе алганнан соң, уналты яше дә тулмаган кызны Вятка Аланы машина төзү заводына кабул итәләр. Анда кыз токарь-фрезерчы һөнәрен үзләштерә, бер үк вакытта кичке мәктәптә укый.

    -Дәресләр соң тәмамлана, ә үги әти ишекне алдан ук бикләп куя иде. Мин подъезд төбендә әнинең төнге сәгать икенче яртыда икенче сменадан кайтуын көтеп утырырга яисә танышларыма кунарга керергә мәҗбүр була идем. Мондый рәнҗетелүләрдән кияүгә чыгып кына котыла алачагымны аңладым.

    ...Җылы җәй уртасы. Венера дус кызы белән концертка җыена. Кирәк бит, ә: нәкъ шул көнне дустын әниләре авылга чакыртып ала. Венера мәдәният сараена үзе генә китә.

    -Янәшә урыннарда ике егет утыруын күреп алдым. Берсе таныш: Рәис исемле, - дип сөйли ул. - Яраткан кызы барлыгын да белә идем. Концерттан соң ул ялгызымны гына кайтармады, озатып куйды. Егетнең борчулы чагы икән: сөйгәне аңа кияүгә чыгудан баш тарткан. Серләребез килеште: икенче көнне кичке уенга чыгарга, дип сүз куештык. Бер атнадан ул миңа кавышу турында тәкъдим ясады. Аллаһ шулай кушкандыр инде: ризалык бирдем. Инде өйләнешкәннән соң да үги әтидән тынгылык булмагач, без бу шәһәрдән китәргә булдык. Менә шулай унсигез яшем дә тулмаган көе язмыш безне Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәренә илтеп ташлады.

    Ире - тимер юлга, Венера торбалар җитештерүче заводка стропальщик, ягъни торбаларны кран ыргагына эләктереп торучы булып урнашкан. Сабые тугач исә башка эшкә - дәваханәгә күчәргә туры килгән. Ә инде икенче кызы дөньяга килгәннән соң, берничә айдан ук тимер юлга эшкә чыккан. Вагоннарны кабул итү-тапшыру буенча, өйрәнчектән башлап, өлкән белгечкә кадәр күтәрелгән. Составларга йөк төяү гади эш түгел икән.

    Реклама

    -Һәр вагонның сызымы бар. Барлык эш төгәл үлчәм белән башкарыла,- ди Венера ханым. - Юлда барганда йөк урыныннан күчсә, әлбәттә, без - төятүчеләр гаепле була.

    Булган андый күңелсез хәл. Сумала ташый торган буш цистернаның зур чүмече (хәзер андыйлар юк, ди) кайсыдыр станциядә пассажир поезды өстенә ауган. Ярый әле, кырые белән генә төшкән, әлләни зыян салмаган.

    -Аның винтларын борасы икән. Мин белмәдем, күрсәтүче дә булмады,- дип исенә төшерә өңгәмәдәшем.- Тикшерүләр булды инде! Башка белгечләрнең дә винтлар турында белмәве ачыкланды. Шуннан соң цистерналарны яхшылап карау өчен эстакадалар куелды.

    Тугыз ел шушында хезмәт куйганнан соң, ул янә заводка әйләнеп кайта. Бу юлы бригадир булып.

    -Сменага берәр мең тонна торба, шул исәптән вертолет пропеллерлары калаклары төйи идек. Кайбер вагоннарга 70-80 тонна төялде. Илнең кайсы тарафларына гына китмәде безнең продукция!

    Бервакыт эшчеләр ни өчендер эшне төгәлләмичә кайтып киткәннәр. Венера ханым аптырап калмаган, берүзе төяргә тотынган.

    -Торбалар бәйләмен ыргакка эләктерәм дә, кранга менеп китәм. Йөкне вагонга урнаштыргач, янә аска төшәм. Шулай итеп, күп тапкырлар кабатларга туры килде,- дип елмая ул. Дөрес, өлкән мастер, бу хакта белгәч, бик курыккан: фаҗига булуы да бар бит. Бервакыт андый хәл чак булмый калган.

    -Туган көнем иде. Смена барышында табын корып, чәйләп алдык. Соңгы вагон төялеп бетмәгән иде әле,- дип искә төшерә Венера ханым.- Кранчыбыз чираттагы ялда , аның урынына яшь кызны куйганнар иде. Ул торбалар бәйләмен күтәртеп җиткермәгән: унбиш тонналы йөк, вагонга бәрелеп, гөрселдәп төште дә чәчелде. Мин шунда идем, эшчеләр мине харап булды, дип уйлаганнар. Кыз исә, краннан төшеп, елый-елый каядыр йөгергән, стропальщик егетнең куркудан йөзе ап-ак булган иде. Ә мин, үзвакытында сизенеп өлгергәнмен: вагоннар арасына йөгереп кереп, исән калдым. Икенче кат тудым дисәм дә була ул көнне.

    Шәһәрдә утыз елга якын яшәсә дә, Туембашны сагынуы басылмаган аның. Ничек курыкмагандыр: фатирларын саткан 65 миллион сум акчаны (ул еллар акчасы белән) полиэтилен пакетка салып, поезд белән Кукмарага кайтып киткән. Туксанынчы еллар - җинаятьчелек көчәйгән болгавыр чор бит бу! Баштан хәтта бүрекне салдырып китәргә дә күп сорамыйлар иде. Ире кайтканны көтеп тормаган: бер җәй эчендә өй салып, түбә астына керткән бу ханым. Пенсиягә чыгар алдыннан руль тотарга өйрәнгән, һәм юкка гына түгел: якыннары туган көненә машина бүләк иткәннәр.

    -Ирем белән 39 ел бергә яшибез инде. Ул гомер буе тимер юлда эшләде. Минем капризларга түзүе, сабыр булуы өчен хөрмәт итәм мин аны. Өч кыз үстердек, дүрт оныгыбыз бар - Венера ханымның бу сүзләре тормыштан канәгать булуы турында сөйли. Әмма, пенсиям килеп тора әле дип, өендә ял итеп яту аның холкында түгел.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА Автор фотосы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: