Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Райондашыбыз, Татарстанның атказанган табибы Зиннур Закиров белән әңгәмә

    Читтә яшәүче күренекле якташларыбыз белән элемтәгә кереп, әңгәмәләр оештыру күркәм традициягә әверелеп бара. Бу юлы Олыяз авылында туып-үскән райондашыбыз, Татарстанның атказанган табибы, медицина икътисады буенча фәнни язмалар авторы Зиннур Закиров белән хәбәрләшергә булдык. -Зиннур әфәнде, савап булсын: сүзне үзегез, гаилә әгъзаларыгызның хәл-әхвәлләрен белешүдән башлыйк әле. -Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Үзем турында:...

    Читтә яшәүче күренекле якташларыбыз белән элемтәгә кереп, әңгәмәләр оештыру күркәм традициягә әверелеп бара. Бу юлы Олыяз авылында туып-үскән райондашыбыз, Татарстанның атказанган табибы, медицина икътисады буенча фәнни язмалар авторы Зиннур Закиров белән хәбәрләшергә булдык.

    -Зиннур әфәнде, савап булсын: сүзне үзегез, гаилә әгъзаларыгызның хәл-әхвәлләрен белешүдән башлыйк әле.

    -Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Үзем турында: миңа 68 яшь, бүгенге көндә хөкүмәт эшендә түгелмен, кечкенә генә шәхси оешмам бар, шул тамакны туйдыра. Хатыным Тәнзилә белән балаларның, оныкларның уңышларына сөенеп, мәшәкатьләренә көенеп, Аллаһыга шөкер әйтеп, Казанда гомер кичерәбез. Кызым Земфирә - Кукмарада балалар приюты директоры, улым Марсель республика теш поликлиникасында стоматолог-ортопед булып эшли. Иң зур сөенечебез - берсеннән берсе матур, тәртипле алты оныгыбыз бар.

    -Заманында сез төзеткән һәм күп еллар буе җитәкләгән Тукай районы дәваханәсе регионда иң яхшылардан исәпләнүче күппрофильле диагностик, дәвалау һәм тернәкләндерү үзәге иде. Сез Казанга китеп, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенә урнашканнан соң, ишетүемчә, аның дәрәҗәсе төште. Моңа борчыласызмы?

    -Тукай дәваханәсенең (халык аны әле дә "Исан"үзәге буларак искә ала) бүгенге хәленә килгәндә, бинасының, медицина җиһазларының да шул ук булуына карамастан, дәрәҗәсенең төшүе мине борчымый кала алмый. Төп сәбәпләренең берсе - җитәкчелекнең, коллективның үзгәрүе. Мактаулы белгечләремнән тыш, медицина өчен уникаль булган яңа хуҗалык механизмын калдыруымны кызганам. Казанга китеп, шул яңа икътисадый системаны республика буенча кертү теләгем бар иде. Хыялый "Дон Кихот" бит мин. "Бозны кузгату"ның авыр икәнен күреп, медицинадан китәргә булдым.

    -Үткән елда "Дон Кихот Олыязлы" китабыгыз дөнья күрде. Анда тормышның төрле ягына кагылышлы фикерләрегез тупланган. Кайбер җитәкчеләрне тәнкыйтьләүдән дә курыкмагансыз. Сәламәтлек системасының да "черек" якларын күрсәткәнсез. Ни этәрде сезне китап язарга? Бу китап сатуда бармы?

    -Пенсиядә булуның бик яхшы ягы бар: соңгы елларда гына йөзләгән тарихи, сәяси, публицистик китаплар укыдым. Үткән елда исә элгәре газета - журналларда дөнья күргән язмаларымны бергә туплап бастыру теләге туды, чөнки вакытлы матбугат, чыннан да, вакытлы, аның гомере берничә генә көн. Әлеге утызлап язмада сәламәтлек саклау, милли-мәдәни мәсьәләләр, милләтебез язмышы, аның киләчәге, динебез турында уйланулар һәм башка темалар чагылыш тапты. Газета-журналларда чыккан вакытта ул мәкаләләр күп бәхәсләр уяткан иде, рәхмәтне дә, ләгънәтне дә байтак әйттеләр. Хәер, анысы да сөендерә. Икенчедән, Кукмарада - 17, Чаллыда - 16, Казанда 6 ел бергә эшләгән күп йөзләгән хезмәттәшләремне сагынып, кайберләренең исемнәрен мәңгеләштерәсем килде. Әйтик, хирург, баш табиб Григорий Курбатов, балалар табиблары Рәйсә Әгъли кызы, Тәскирә Нәбиулла кызы, санитария-гигиена табибы Рифкать Сәйфуллин һәм башкаларның якты истәлеге алдында үземне бурычлы дип санадым... Тормышта булган мәзәк хәлләрне дә югалтасы килмәде - аларны китабымның өченче бүлегендә тупладым. Бу китапны аз гына - 200 данә тираж белән үз акчама бастырдым. Балаларым, дусларым, элеккеге хезмәттәшләрем өчен, дип. Бәлки, бераздан электрон китапханәгә куярмын.

    -Туган авылыгызда еш буласыздыр: аның тарихын туплап язу өстендә эшлисез, дип ишеттек.

    -Минемчә, бүгенге көндә иң кадерле, әмма бик саегып баручы төшенчә - хәтер. Мәдәниятебез дә, телебез дә, гореф-гадәтләребез дә бик какшаган хәлдә. Хәлиткеч фронт сызыгындагы кебек инде артка чигенергә ярамый: милли мокытлыкка әйләнгән хәтерсезлекне җиңәргә тиешбез. Мин безгә фарыз булган өч гамәл - бала үстерү, агач утырту, йорт салуга өстәп, үземнән киләчәк буыннарга Хәтер китабын калдыруны саныйм. Бүгенге көндә Олыяз авылы тарихын китап итеп әзерләп, нәшер итү өстендә эшлим. Ул истәлекләргә, архив материалларына таянган зур күләмле хезмәт булачак. Аларның төп туплаучысы - Олыяздагы музей җитәкчесе Зөлхәбирә апа, аңлатмалы язмаларны әзерләүче Рәсимә апам булдылар. Бу бик сагышлы китап булыр, дип уйлыйм. Сугыш еллары, яу кырында һәлак булганнар, улларын югалткан аналар, тол хатыннар, ятим балалар, ирләр назын күрмичә, гомер иткән моңлы күзле кыз-әбиләр турындагы язмаларны тетрәнмичә укып та, язып та булмый.

    Зиннур Закировтан мәзәкләр

    Шәмсерахман Касыймовның Вахитов исемендәге хуҗалыкта рәислек иткән чагы. Берчак кәнсәләргә елардай булып, тракторчы килеп керә, хатынының ташлап китүен, тормышы җимерелүен сөйли. Хатыны күрше Ядегәр авылыннан булган, биредә сыер савучы булып эшләгән.

    -Слушай, синдә хатын кайгысы булса, миндә сыер савучы табу кайгысы. Давай, срочно теләсә кайдан сыер савардай хатын алып кайт, утырма монда ыңгырашып, - дип чыгарган аны рәис.

    ***

    Ленин колхозы рәисе Вилдан абый кәнсәләрдә бригадирлар белән киңәшләшкән чагын сөйли:

    -Уттай урак өсте. Йөз төрле мәшәкать, эшче куллар җитми, кайда кемне куярга белми аптырап утырабыз. Шулчак авылда бик үк акыллыга саналмаган салмыш Гафиулла килеп керде. "Вилдан абый, ачуланма: акыллыга көн дә хәсрәт, көн дә уй, ә безләргә көн дә бәйрәм, көн дә туй", - дип чыгып китте. Күмәк хуҗалыкның барлык проблемаларын берничә кеше үз өстебезгә алып, акыллы кыяфәт белән шуларны "геройларча" чишеп утыруыбызны аңлаган Гафиулла бездән акыллырак булган икән әле...

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: