Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район Пенсия фонды идарәсе башлыгы Әлфинур Сабитова: Яхшы җитәкче пенсиясез калдырмас

    1.Әлфинур Гайсовна, 1 сентябрьдә бертуган апам пенсиягә чыкты. Хезмәт елларының күп өлешен шәхси эшмәкәрдә эшләп уздырган иде, пенсиясе 5900 сум булган. Мондый аз пенсия алучылар сирәк түгелдер... -Пенсия яшенә җитүчеләр өчен без 10 көн эчендә пенсия билгеләргә тиеш. Пенсия фондында эшләүчеләр өчен бу читен гамәл түгел. Иң авыры - бик...

    1.Әлфинур Гайсовна, 1 сентябрьдә бертуган апам пенсиягә чыкты. Хезмәт елларының күп өлешен шәхси эшмәкәрдә эшләп уздырган иде, пенсиясе 5900 сум булган. Мондый аз пенсия алучылар сирәк түгелдер...

    -Пенсия яшенә җитүчеләр өчен без 10 көн эчендә пенсия билгеләргә тиеш. Пенсия фондында эшләүчеләр өчен бу читен гамәл түгел. Иң авыры - бик кечкенә күләмдәге пенсияне кенәгәгә язып, аны кешегә тапшыру. Аның күләмен күргәч, кайберәүләр күз яшен дә тыя алмый... Соңгы елларда бик аз күләмле пенсияләр билгеләргә туры килә. Чөнки 90 елларда башланган болгавыр заманда күпләр эшсез калды, эшләгәннәре дә уч тутырып акча алмады. Иң аянычы: эш бирүчеләр үз хезмәткәрләре өчен Пенсия фондына акча күчерүне кирәк дип санамадылар. Совет заманнарында кулланмаган "пенсионерларның яшәү минимумы", "азык-төлек кәрзине" дигән төшенчәләрнең күләменнән чыгып эш итә башладык.

    2.Хәзер аның күләме күпме соң?

    -Пенсионерларның яшәү минимумы 2011 елда - 3992 сум, 2012 елда - 4302 сум, 2013 елда - 4870 сум, 2014 елда 5912 сум тәшкил итә. Шуннан да ким пенсияләрне яшәү минимумына җиткерү өчен Россия хөкүмәте "Федераль-социаль өстәмәләр турында" закон кабул итте. 2010 елдан башлап кечкенә пенсияләргә федераль социаль өстәмә түли башладык. Шуны да искәртеп узам: бу өстәмәләр социаль яклау идарәсеннән алган субсидияләрне искә алып исәпләнә.

    3.Районыбызда "яшәү минимумыннан" азрак пенсия алучылар күпме?

    -Андыйларның саны - 1909. Уртача пенсия күләме буенча районыбыз республикада арткы унлык исәбендә. Авыл хуҗалыгы районы булган Балтачта да пенсия күләме безгә караганда югарырак. Югыйсә, районыбызда халык ни белән генә шөгыльләнми, ни генә җитештерми, күпме сәнәгать предприятиеләре бар. Ә үзебез арткы сафта барабыз. Бу нилектән килеп чыга соң? Пенсия күләме эш стажыннан, "ак" хезмәт хакыннан һәм шул хезмәт хакыннан чыгып исәпләнгән иминият взносларының Пенсия фондына тулысы белән күчүеннән тора. Бу эшкә тулысы белән җитәкче җаваплы, димәк, үз коллективында хезмәт куючының картлыгы аның намусында дигән сүз. Җитәкче булып алынган көннән башлап ул үзенең өстенә эшчеләрнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырту буенча социаль йөкләмә ала.

    4.Социаль йөкләмәне кем ничек үти соң?

    -Районда 890 эш бирүче, 1300 шәхси эшмәкәр бар. Үзләренең социаль йөкләмәләрен тулысынча үтәүче - Пенсия фондына иң күп взнослар түләп баручы җитәкчеләрне билгеләп үтәсем килә. Болар - металл савыт-сабалар директоры Азат Заһидуллин, киез итек-киез комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин, тегү фабрикасы директоры Рафаэль Голов, Лубян урман техникумы, Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" авыл хуҗалыгы предприятиеләре рәисләре Нәфыйк Хөсәенов, Газинур Хәбибрахманов, Алексей Леонтьев, үзәк дәваханә баш табибы Равил Халиев. Шәхси эшмәкәрләрдән Рамазан Йосыпов, Рәфыйк Хөснетдинов, Рәшит Сөләйманов, Шамил Мөниров, Илфат Мөбарәкшин, Ольга Кузьмина, Илсур Шәриповлар әлеге мәсьәләгә бик җитди карыйлар.

    5.Түләмәүчеләр дә бармы?

    -Вакытында түләмәүчеләр бик күп, аларны санап бетерерлек түгел. Андыйлар исемлеге Пенсия фонды һәм район сайтларына куелды. Түләмәүчеләр тармакара комиссиягә чакырыла, үзләре белән аерым да очрашып сөйләшәбез. "Сезгә җитми инде", - дигән сүзләр дә ишетәбез. Әйе, безгә акча җитми, чөнки аена 35-40 миллион сум взнос җыеп, 140-150 миллион сум пенсия өләшәбез. Шундый авыр сүзләр әйткән эшмәкәрләрнең кайберләре үзләре дә пенсия яшенә җитте. Пенсияләре 5 мең сумга якын булды. Пенсия взносларын түләмичә үзләренә начарлык эшләгәннәрен бик соң аңладылар. Әмма эш узган, ялгышны төзәтеп булмый инде. Ике бухгалтерия белән эш итүче оешмалар да бар. Эшләре уңышлы бара, финанс хәлләре дә начар түгел. Ә ул предприятиеләрдән килгән кешеләргә бик аз күләмле пенсия билгеләнә. Ничек болай булды соң, дип сорагач, хезмәт хакын ике кәгазьгә кул куеп алдык дип аңлаталар. Иртәме-соңмы - һәркемгә пенсиягә чыгасы. Шуңа киләчәгебезне бүгеннән кайгыртасы иде.

    Җавапларны Гөлгенә ШӘРИПОВА язып алды.

    фото: http://chizhov-s-v.ru/newsreader/1255

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: