Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район газетасының яшьтәше Өркеш авылында яши

    Район газетасының яшьтәше белән очрашу насыйп булды әле. Өркеш авылында гомер кичерүче Шәйхулла абый Закиров "Хезмәт даны"ның беренче саны нәшер ителгән көнне - 1930 елның 14 сентябрендә дөньяга килгән. ...Ялт итеп җыештырылган ишегалдыннан кечкенә генә өйнең эченә узабыз. Каршыбызда тәбәнәк буйлы, мөлаем гына бер абзый басып тора. Аның йөзеннән, күзләреннән...

    Район газетасының яшьтәше белән очрашу насыйп булды әле. Өркеш авылында гомер кичерүче Шәйхулла абый Закиров "Хезмәт даны"ның беренче саны нәшер ителгән көнне - 1930 елның 14 сентябрендә дөньяга килгән.

    ...Ялт итеп җыештырылган ишегалдыннан кечкенә генә өйнең эченә узабыз. Каршыбызда тәбәнәк буйлы, мөлаем гына бер абзый басып тора. Аның йөзеннән, күзләреннән шулкадәр якты нур, җылылык бөркелә ки, хәтта мөмкинлеге чикләнгән, беренче төркем инвалид икәнен дә тиз арада гына абайларлык түгел.

    -Авылда яшьтәшләрем калмады да инде. Миңа да табиблар 45-50 яшькә дә җитә алмаячаксың, дигәннәр иде. Ходай гомерне биргәч, әле һаман кыштырдап дөнья көткән чагым, - ди ул.

    Шәйхулла абыйга мәктәптә дүрт кенә сыйныф укырга туры килә. Җиде еллык белем йорты, авыл җирлеге, канцелярия урнашкан бина янып көлгә әйләнгәннән соң, яшүсмер малай баштанаяк колхоз эшенә "чума". Ындырга чакырып, атлы эшкә билгеләгән бригадирга:

    -Минем буем кечкенә, дилбегәсенә буем җитми бит, - дисә дә, аның сүзләрен игътибарга алып торучы булмый.

    -Үзем булса да җигеп бирермен атыңны, эшлә генә, - ди бригадир ханым, коры гына.

    38 килограммлы Шәйхулла бер эштән дә тарсынмый: үзеннән ике тапкырга авыр булган, ашлык салынган капчыкларны да бер-бер артлы түбәгә чөеп кенә тора, атлы эшне дә 13 ел буена җиренә җиткереп башкара.

    -Элеккеге "Үзәк" колхозында атлар бик күп иде. Тракторлар юк заман. Нургали абый Корбангалиев, Фатыйма Галәвиева, Зәйтүнә Җаббаровалар белән бергә ферма малларын ашатырга дип, кыш буе басу түреннән салам ташыганыбыз әле бүгенгедәй хәтердә. Көрт эченә атлар керә алмый бит, баталар. Шуның өчен аларны юл читендә калдырабыз да, үзебез ат чаналарын өстерәп, салам кибәннәре янына барабыз. Йөк төягәч, киредән чыгасы да бит әле, - дип аеруча бер моңсулык белән искә ала ул чорларны Шәйхулла абый. - Җәй көне юл эшенә җибәрәләр иде. Түбән Үрәс, Танкино авылларына элеккеге таш юлны без түшәгән идек. Мамадыш районына да барып эшли идек әле. Анда инде бер киткәч, атна буе яшисең. Урман кисү, басу-кырда, ындырда эшләү - безнең чор балаларыннан берсе дә калмады. Бик авыр вакытлар булды, әмма сынмадык, нык булдык, сәламәтлек кенә бетте...

    Реклама

    Шәйхулла Закировның буе кыска - бер метр да 35 сантиметр гына булганлыктан, солдат шулпасын эчә алмый кала, армиягә алмыйлар аны. Үзенең яшьтәшләре белән дә, бер-ике елга кечерәкләр белән дә барып карый ул хәрби комиссариатка - файдасы гына булмый, буең үсмәгән, дип кире боралар. Аның каравы, үзе шикелле кечкенә гәүдәле Шамил исемле авылдашы (хәзер мәрхүм инде. - авт.) белән Тәкәнеш районына хәрби комиссариат уздырган чаңгы яршыларында бик теләп катнаша, призлы урыннар яулый.

    Кечкенәдән авыр хезмәткә тартылу үзенекен итми калмый. Сөякләре сызлауга түзәр әмәле калмаган 25 яшьлек Шәйхуллага, бер-бер артлы дәваханә юлларын таптаганнан соң, "сөяк туберкулезы" дигән диагноз куела.

    -Табиблар: "Күкрәгеңнең аскы ягына зыян килгән, умыртка баганасының өч буыны сытылган", - диделәр. Бөтенләй бөгелә алмас хәлгә җиттем, аяклар күтәрелми, көч-хәл белән атлап йөри идем. Хәрәкәтләнә алмыйсың, дип тиз арада гына инвалидлык та бирмиләр бит әле ул. Казанга барып-кайту үзе бер әҗәл була иде, - ди Шәйхулла абый. - Тукталышка поезд килеп туктагач, тыйнаклык саклап, халыкны уздырып бетерәм дә, үзем менәргә җитешмичә калам, поезд китә дә бара. Әллә ничә тапкыр кире борылып кайтканым булды. Кечкенә буйлы булуым һәм әкрен хәрәкәтләнүем аркасында ишекләргә дә кысылып калдым инде мин. Йөри торгач, иң элек - өченче, аннары икенче, беренче төркем инвалидлык алуга ирештем. Операция ясыйбыз, дигәннәр иде, бөтенләй урын өстенә калырмын, дип курыктым. Ярый әле ризалык бирмәгәнмен, профессор әйткән яшьне дә инде әллә кайчан узып китеп, әкрен генә яшәп ятам бит әле...

    Үзенең авыру булуы аркасында гаилә корырга җөрьәт итми ул. Юкса, күз атып йөргән кызы да була.

    -Мин кечкенәдән гармун уйнарга әвәс булдым. Әтием башта - унике, аннары ундүрт телле гармун алып бирде. Уенлыкка чыккач, кызларны туйганчы, аяклары талганчы биетә идем, - ди ул. - Түбән Арбашта балалар йортында тәрбияләнгән Сания исемле кызны бик яраттым. Үзе ягымлы, үзе чибәр, шулкадәр акыллы иде ул. Әмма безгә кавышу насыйп булмады, Саниям көннәрдән беркөнне суга баткандай юкка чыкты. Аны Самара ягына киткән, диделәр. Шактый озак еллар узгач Өркешкә кайтты ул, миңа да керде, күчтәнәчкә бал бирдем, Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" дигән китабын сорап алды. Хәзер исәнме икән, юкмы - белмим, әмма гел күз алдымда тора ул минем.

    Шәйхулла абый, мин авыру дип, эшсез утыра торганнар түгел. Гомер буе күп итеп умарталар тота ул, йөзәр баш чебеш алып үстерә торган була. Хәзер дә тавыклары ишегалдын иңләп, ямьләп йөриләр. Социаль хезмәткәр Зөлфия Якупова көнгә бер тапкыр килеп хәлен белә, миченә яга, кибеттән кирәк-яракларын алып кайтып бирә икән.

    -Туганнарым да бар минем, ташламыйлар, һәрвакыт хәл-әхвәлемне белешеп торалар, - ди ул. - Зөлфия исә үз кызым шикелле. Чишмә суы гына эчертә ул миңа. Күршеләремнән дә уңдым, камыр ашларыннан бер дә калдырмыйлар. Барысына да рәхмәтем чиксез.

    Газетабызның яшьтәше вакытлы матугат белән дә һәрдаим танышып бара. Өстәлендә нинди генә газета-журнал юк!

    -"Хезмәт даны"н бигрәк яратам, килүен түземсезлек белән көтеп алам, - ди Шәйхулла абый. - Районныкы, үзебезнеке, минем яшьтәшем бит...

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: