Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район фермерларына эшчәнлекләрен киңәйтергә мөмкинлекләр зур

    Олы йортка ни кирәк - кече йортка шул кирәк, диләр. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хас мәсьәләләрнең барысы да фермер хуҗалыкларына да кагыла. Шуңа күрә тау битләре кардан арчыла башлау белән, язгы чәчү алдыннан крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәгә җыелуы урынлы иде. Алар үткән елга нәтиҗә ясап, алдагы сезонга бурычлар билгеләделәр. Бүгенге...

    Олы йортка ни кирәк - кече йортка шул кирәк, диләр. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хас мәсьәләләрнең барысы да фермер хуҗалыкларына да кагыла. Шуңа күрә тау битләре кардан арчыла башлау белән, язгы чәчү алдыннан крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәгә җыелуы урынлы иде. Алар үткән елга нәтиҗә ясап, алдагы сезонга бурычлар билгеләделәр.

    Бүгенге авыр базар шартларында үз эшеңне булдырып, нәтиҗәләргә ирешү җиңел булмаса да, районда эш сөючән, җир җанлы халык яши. Тырыш, максатчан кешеләр генә фермерлык йөген тарта ала. Алар продукция җитештереп кенә калмый, кешеләрне эш белән тәэмин итә, авылдагы проблемаларны хәл итүгә өлеш кертә.

    Районда 161 фермер хуҗалыгы бар һәм алар 10 мең гектарга якын җир кишәрлекләрен эшкәртә. Әлеге җирләрдә бөртеклеләр, шулай ук берьеллык һәм күпьеллык үләннәр, бәрәңге, суган һәм башка яшелчәләр үстерелә, дип билгеләп үтте фермерлар берлеге җитәкчесе Зөфәр Баязитов. Шулай ук терлекчелектә дә ирешкән уңышлар күзгә күренә. 2013 елда 1411 мөгезле эре терлек булса, узган ел алар 1677не тәшкил иткән. Әйтик, Илфат Сафин эшне 2010 елда 20 баш терлектән башлаган булса, бүген аларның саны 70тән артып киткән. Тик бу саннар чик түгел.

    -Башкарасы эшләр күп. Фермерлык эшен бизнес итеп карарга кирәк, ә бездә кайбер кешеләр вакыт үткәрү өчен генә йөри кебек тоела. Җирне алалар, ә тулаем файдаланмыйлар. Хәтта кайбер хуҗалыклар керемнәренә караганда дәүләт ярдәмен күбрәк алалар, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. - Бөртеклеләргә генә түгел, яшелчә үстерүгә дә игътибар бирергә кирәк. Элек авылларга бәрәңге җыярга килсәләр, хәзер исә киресенчә, китереп саталар. Ит, сөт, яшелчә һәм башкаларны урнаштыру авыр дип зарланудан файда юк, сату челтәренә кереп китәр өчен безгә җитештерүчәнлекне күпкә арттырырга кирәк.

    Булдырам, дигән кешегә эш бар ул, диләр бит. Монда да шулайрак килеп чыга. Әле районда ихтыяҗ булган өлкәләр күп, сугым цехлары кирәк, татар халкының милли горурлыгы булган атларны үрчетүчеләр юк, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү дә бизнеста буш урын булып тора.

    -Республиканың ярдәме бик зур. Кризис белән бәйле авырлыклар булса да, барлык программалар сакланып калды. Эшләргә теләге булганнарга барлык шартлар да тудырылган. Бары тик бу мөмкинлекләрдән рациональ файдалана белергә кирәк. Шул ук вакытта нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Салымнарны түләү, кешеләрне эшкә алганда рәсми рәвештә теркәү бурыч булып тора. Кешеләрнең тормышы белән уйнарга ярамый. Пенсия вакыты ерак түгел, ул килеп җитәчәк, ә аларны алда нинди картлык көтә? Кеше эшли икән аның стажы җыелырга, пенсия фондына салымнары күчерелеп барырга тиеш. Законнар барыбыз өчен дә бер һәм аны үтисе. Җирлек башлыкларын да бу сорау борчырга тиеш, чөнки эшсезлек мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев. -Җир алып, анда сыйфатсыз орлык чәчеп, чүп үстерүдән мәгънә юк. Яхшы чәчүлек материал сатып алырга кирәк. Безнең алда уңышны нык арттыру бурычы тора. Һәм моның өчен иң мөһиме - тырышып, бердәмләшеп эшләү, яңа алымнар табу.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: