Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рапс игү файдалымы?

    Рапс безнең төбәккә терлек азыгы культурасы буларак килеп керде. Ә аның химия һәм нефтехимия өчен чималга яраклылыгы ачыкланганнан соң, 1987нче елдан башлап әлеге культура май алу өчен дә үстерелә башлады. 90нчы елларда Татарстанда рапс зур мәйданда игелеп, республика предприятиеләрен чимал белән тәэмин итеп кенә калмады, Россиянең башка төбәкләренә һәм Көнбатыш...

    Реклама


    Әмма авыл хуҗалыгында реформалар башлану сәбәпле, җитештерүчеләрнең күбесе рапстан баш тартырга мәҗбүр булды, чөнки "Май алу өчен яраклы культуралар җитештерү" республика программасы финансланмады. Шуның нәтиҗәсендә әлеге культура икенче планда калды, мәйданы нык кимеде. Ә хәзер рапска эчке һәм халыкара базарда чикләнмәгән күләмдә сорау күзәтелә. 2008 елда Россиядә әлеге төр эшчәнлек буенча иң эре предприятие булып саналган Казан май сыгу заводы сафка басып, ул тәүлеккә 800 тонна чимал эшкәртә башлады. Шуңа рапсны сату белән бәйле кискен проблемалар күзәтелми, аны җитештерү чын мәгънәсендә табышлы бизнеска әверелде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан "Май алу өчен яраклы культуралар җитештерү" программасы кирәклеге турында яңадан сүз кузгатылуы юкка гына түгел.
    Хәзерге вакытта май орлыгы алу өчен үстерелә торган рапсның гомуми мәйданы республика буенча 120 мең гектар тәшкил итә. Әгәр Европада барлык чәчү мәйданының 25 процентында рапс игелсә, Татарстанда бу күрсәткеч 0,5 процент кына тәшкил итә. Анда да югары продукция бирергә сәләтсез сортлар чәчү һәм агротехник таләпләрнең тиешенчә үтәлмәве нәтиҗәсендә көтелгән уңыш алынмый, шуңа рапс терлек азыгы культурасы сыйфатында гына җыеп алына. Аналитик мәгълүматларга караганда, соңгы ун елда Татарстанда рапс орлыгының уртача уңышы һәр гектардан нибары 7,4 центнер гына тәшкил иткән, ә аерым елларда 5-6 центнердан артмаган. Әмма Европада җитештерелүче югары потенциаль сортлар һәм гибридлар бар, алар РФ селекция реестрына кертелгән һәм агротехника үтәлгән очракта илнең барлык төбәкләрендә дә югары нәтиҗә бирәләр. Әлеге тармактан 50-90 процент рентабельлелек алырга мөмкин дип исәпләнелә. Рапс җитештерүдә аның күләме түгел, технологик сыйфаты, ягъни майлылыгы мөһимрәк роль уйный. "Штрубе" немец селекция- орлыкчылык компаниясе дә шушы юнәлештә эшчәнлек алып бара: беренче чиратта - майлылык, уңдырышлылыкны арттыру, Россиянең барлык климатик зоналарына яраклаштырылган сортлар табу.
    -Бу - халыкара компания, үз продукциясен Россиядә генә түгел, бөтен дөнья буенча тәкъдим итә. Татарстан базарында ул технологияне җитди өйрәнеп, эшчәнлекне соңгы нәтиҗәгә, ягъни уңышны күтәрүгә һәм чиста май алуга юнәлдергән партнерлар эзли. Төбәкләрдәге вәкилләрдән тыш, Россия Федерациясендә даими нигездә Германиянең үзеннән консультантлар эшли, алар кирәк чакта агробизнесны оештыру, рапс җитештерүдән тотрыклы табыш алу буенча ярдәм күрсәтәләр. Әлеге компания ярдәмендә агротехнология өлкәсендә инновацияләр тормышка ашырыла. Яңа югары продуктив сортлар һәм гибридлар сынала. Бу технологияне югары дәрәҗәдә үтәп, уңышны арттыру буенча нәтиҗәле эшләгән хуҗалыклар да бар. Кукмара районында "Урал" хуҗалыгы моңа мисал булып тора, - ди "Штрубе Рус"компаниясенең Татарстан буенча вәкиле Данил Шакиров.
    Быел республика буенча рапс басуларының уртача уңдырышлылыгы һәр гектардан 9,6 центнер тәшкил итсә, "Урал"да аны 100 гектарда игеп, уртача 23 центнер орлык җыеп алганнар. Хуҗалык рапс игү белән беренче ел гына шөгыльләнми, әмма немец производствосы орлыкларын быел беренче тапкыр чәчкән.
    - Без "Лунеди" сортын кулландык. Әлеге сортка нык генетик потенциаль салынган, ягъни үсү энергиясе көчле, шуның нәтиҗәсендә шытымнар берүк вакытта тишелеп чыгалар. Иртә тишелеш үсентеләрнең язгы дымнан файдаланып, тамырлары ныгып калуга китерә, шуңа алар корылыкка бирешми торган булалар. Тигез тишелгәч, берьюлы чәчәк аталар, серкәләнәләр, урып-җыюга бер үк вакытта җитешәләр. Шуңа аларны теземнәргә салмыйча, турыдан-туры суктырып алырга мөмкин. Әмма технология дөрес үтәлергә -орлыклар буразнага бертигез тирәнлектә салынырга тиеш. Рапс чәчелгән басуны көздән сукалап калдырырга кирәк, чөнки бу культураның тамыр системасы 2 метрга кадәр җитә. Язын чәчкәндә орлыклар тигез төшсен өчен җир өстен тигезләп калдыру да мөһим чара булып тора. Без быел һәр гектардан бункер авырлыгында 29 центнер, зачет авырлыгында 23шәр центнер бөртек җыеп алдык. Биологик уңыш тагын да югарырак - кимендә 32шәр центнер алырга мөмкинлек бар иде. Гади сортларда бер төптә 150 кузак, аларның һәрберсендә 20-22 орлык булса, бу сортта һәр төптә 230-250 кузак, кузак саен 27-30 орлык җитеште. Бу бер төп 25-30 грамм, ә бер квадрат метр җир 2,5-3 килограмм орлык бирә дигән сүз. Ләкин урып-җыю чорында көннәрнең бик эссе, коры торуы, шуның нәтиҗәсендә шактый кузакларның ярылуы, комбайн ургычларында рапс өчен махсус җайланмалар булмау сәбәпле, югалтулар күзәтелде. Шулай да без җыелган уңыштан канәгать, алдагы елларда да шушы сортны үстерергә исәп тотабыз, - ди хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов.
    Безнең шартларда вак рапс орлыгын тиешле кондициягә җиткерү мөмкинлеге чикле булу сәбәпле, җыелган уңышны тулысынча сатып, чәчү өчен кирәкле материалны читтән сатып алу отышлырак, диләр "Штрубе" компаниясе белгечләре. Чөнки биредән чәчүлек орлык тиешенчә калибрланып һәм "Круйзер" препараты белән эшкәртелеп кайтарыла. Шуның нәтиҗәсендә, тишелеп чыккач, үсентеләргә 45-50 көн буе корткыч бөҗәкләр якын килми. Авыл хуҗалыгын табышлы тармакка әверелдерү өчен тырышкан хуҗалыкларның әлеге компания белән хезмәттәшлек итүләре юкка гына түгел.
    Быел Арча дәүләт сорт сынау участогында "Лунеди" белән беррәттән, шушы ук селекциянең яңа "Шейк" (28,1 центнер), "Феликс" (26,9 центнер) сортлары игелеп, зур нәтиҗә күрсәттеләр. Димәк, киләсе елга алар безнең төбәк буенча сортлар реестрына кертеләчәкләр дигән сүз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: