Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Пычак баеның оныгы Чиләбедә яши

    Туган илсез кеше - урмансыз былбыл, диләр. Чиләбедә яшәүче якташыбыз Равил Гыйбадуллинның да күңел халәтен шулайрак тасвирлап булыр иде. Тумыштан Чиләбедә яшәвенә карамастан, ул әти-әнисе, әби-бабасының кендек каны тамган җирләрен милли ватаны дип саный. Тамырлары белән кызыксына, нәселен барлый. Равил Гыйбадуллин турында мин Пычакка баргач ишеткән идем. Равил әфәнденең бабасы...

    Туган илсез кеше - урмансыз былбыл, диләр. Чиләбедә яшәүче якташыбыз Равил Гыйбадуллинның да күңел халәтен шулайрак тасвирлап булыр иде. Тумыштан Чиләбедә яшәвенә карамастан, ул әти-әнисе, әби-бабасының кендек каны тамган җирләрен милли ватаны дип саный. Тамырлары белән кызыксына, нәселен барлый.

    Равил Гыйбадуллин турында мин Пычакка баргач ишеткән идем. Равил әфәнденең бабасы шушы авыл бае булган... Эзләнә торгач, якташыбыз белән телефон аша элемтәгә дә чыктык. Ул безнең белән ике сәгать буе саф татарча гына аралашты.

    -Равил әфәнде, ялгышмасак, сезнең бабагыз Хаҗи исемле бай булган. Аның турында ниләр сөйли аласыз? Пычак турында нәрсәләр белеп үстегез?

    -Пычакка мин әни ягыннан булган әби-бабайлар аркылы барып тоташам. Бабам Хәмзә улы Хаҗиәхмәт 1884 елда, әбием Гайшәбикә Гыйләҗетдинова 1887 елда дөньяга килгәннәр. Алар, чыннан да, кибет тотучылар булып, ул заманның атаклы байлары рәтендә йөргәннәр. Әбием дөньяга ун бала китергән. Әмма аларның җидесе генә үсеп-буйга җиткән. 1916 елда дөньяга килгән Шәмсенур исемлесе - минем әнием була.

    Хаҗиәхмәт бабай белән Гайшәбикә әби, кулаклаштыру сәясәтенә эләгеп, 1930 елның салкын көзендә Пычактан Магнитогорскига куылганнар. Шәһәр тирәсендәге бер алачыкта землянка казып, шунда көн күргәннәр. Тик Гайшәбикә әби дизентерия йоктырып, авырудан сөяккә генә калган. Ул юлда ук тере мәет булып, арбада яткан килеш кенә килгән. Җитмәсә, илдә ачлык еллары башланган вакыт. Бабайның бераз азык-төлек запасы белән тормышны җәйгә кадәр тартып-сузганнар үзе. Әмма бабайның землянкасына, аларны авылдан ук арба белән алып килгән җигүле яхшы атына юлчы бандитларның күзе төшә. Бабай атын аланга көтүлеккә алып чыккач, аңа һәм улы Миннәхмәткә пычак белән һөҗүм итәләр. Миннәхмәт абый яраланып кына котылса, бабайның гомере өзелә...

    Әниемә ул вакытта нибары 15 яшь була. Гаиләдә иң өлкәне булганга, авыру әнисе, калган бертуганнары аның карамагында кала. Бу вакытта иң кечкенә бала Миннур апага да 6 гына ай була (ул юлда туган булырга тиеш). Басудан черек бәрәңге казып, шуннан кесәл кайнатып, аны көрпәгә алыштырып та - гаиләне төрлечә туендыра әнием. Ачлык елларын бөтенесе исән-имин җиңеп чыгалар, хәтта әби дә савыгып, аякка баса. Аллаһ аның гомерен шулай балалары хакына саклагандыр дип уйлыйм.

    Әнием Шәмсенур 91 яшькә кадәр яшәде, бакыйлыкка җиде ел элек кенә күчте. Әмма әнидән мин күп нәрсәне сорашып кала алмадым. Әти-әнидән нәселләре турында сораштыра башласак, алар: "оныт", "сорама" диләр иде. Репрессия шаукымы аларның күңелләрендә тирән эз калдырган, күрәсең.

    Әтиемә килгәндә, аның чын исеме - Хәмидулла Гапсәлам улы. Әмма паспортка аны Хәмит Гыйбадуллин дип язганнар, миңа да гомер буе Гыйбадуллин Равил Хәмитович булып йөрергә туры килде. Әтием ягыннан тамырларыбыз Нократ Аланы якларына барып тоташа. Кызганычка каршы, бу як туганнарыбызны без бөтенләй белмибез. Әтиемнең гомере исә 87 яшендә өзелде.

    -Сез гаиләдә бер генә баламы?

    -Юк, без алтау: Зәйтүнә апа белән Харис абый инде вафат. Тагын ике абыем Фәрит белән Рашит, энем Шамил бар. Мин - бишенчесе. Үземдә ике кыз: Әлфия белән Әнисә. Берсе архитектор, икенчесе табиб.

    -Пычакка кайтканыгыз булдымы?

    -Хәтерлим, миңа 4-5 яшь тирәсе булганда әни белән поездда бик озак вакыт барганнан соң, Кукмарага килеп җиттек. Вокзалдан безне арбалы ат белән Пычактан ук килгән туганнарыбыз каршы алды. Авылга кайткач, мине прәннек белән сыйладылар... Бала чакта Пычакка башка кайткан булмады. 2009 елның җылы августында гына, Санкт-Петербургка булган юлымны Казан һәм Кукмара аша көйләп, анда кабат сугылып чыктым. Әмма биредә мин берни танымадым, әби белән бабай турында да миңа беркем бернәрсә сөйли алмады. Өй саен диярлек кереп, сораштырып йөрсәм дә, Хаҗиәхмәт байны хәтерләүчене таба алмадым. Бер әбинең генә: "Әйе, шундый мәрхәмәтле бер бай булган дип сөйли иде әниләр. Аның юмартлыгы хакында тирә-якта да хәбәрдар булганнар", - диюе йөрәгемә сары май булып ятты. Бабай итче булып, күпләп ат, сыер, сарык ише мал-туар асраган, йөзләп кенә каз-үрдәк тоткан. Кош-корт асрау өчен авылда күл ясап тотуын да беләм. Пычакка кайткач, бу күлне дә эзләп таптым, ул хәзер бер бәләкәй генә сулык икән. Бабайның асты кирпеч, өсте бүрәнәдән эшләнгән ике катлы йорты булган, ул сакланмаган, кибете дә сүтелгән. Үз йортларында әнием самавырдан чәй эчүләрен еш кына сагынып сөйли иде... Соңгы сәфәремнән шулкадәр күңелем күтәрелеп, канатланып кайткан идем. Хәзер дә ел саен бер кайтып, үткәннәрне яңадан барлап килим дим дә, дөнья мәшәкатьләре баса. Өлкәнең район башлыгы булып эшләгәндә һич җае да, вакыты да булмады.

    -Интернетта сезнең эшчәнлек турында нинди генә мәгълүматлар юк...

    -Хезмәт юлымны заводта, гади эшче булып башладым. Аннары Чиләбе политехника институтын тәмамлап, кафедрада эшләп калдым. Күп еллар укытучы, проректор булып тордым. Соңыннан Чиләбе өлкәсе хакимияте рәисенең беренче урынбасары, Үзәк районы башлыгы итеп билгеләделәр. Инде 39 ел педагогика өлкәсендә хезмәт куям. Гомуми хезмәт стажым 45 елга тулды. Хәзер Көньяк Урал университетында бизнес культурасы белән бәйләнгән юнәлештә төрле фәннәрдән укытам, профессор, экономика фәннәре кандидаты дәрәҗәләрем бар. "Рубин" Ямал газпром ширкәтендә генераль директор вазыйфасын билим.

    -Тормыш иптәшегез Зәйтүнә ханым Чиләбе татарымы?

    -Әйе, тик аның да тамырлары Татарстаннан. Әтисе ягыннан әби-бабайлары бу төбәккә кулаклаштыру елларында килеп төпләнгән. Әнисе Чиләбенең Златоуст кызы булса да, аның да әби-бабайлары Татарстанныкы. Зәйтүнә белән без бер институтта, бер төркемдә укыдык. Ул да администрация структурасында төрле вазыйфаларда эшләде. Хәзер икебез дә лаеклы ялда.

    -Татарча камил һәм иркен сөйләшүегез күңелне күтәрә, колакларны иркәли... Туган телгә, милләткә бу кадәр мәхәббәт каян килде икән?

    -Әнидән! Без рус мәктәбендә укыдык. Татар теленә, милли тәрбиягә мине әнием өйрәтте. Әйләнә-тирәбез рус мохитендә булса да, өебездә татарча гына сөйләштек. Миңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән дүрт тапкыр очрашып, милләтебез турында фикер алышырга туры килгән иде. Бервакыт ул бөтен Россия буенча татар галимнәрен, эшмәкәрләрен, җәмәгать эшлеклеләрен чакырып, зур очрашу уздырды. Бу вакыйгалардан соң мин Чиләбегә кайтып, өлкәдә беренче татар-башкорт үзәген оештырып, аның җитәкчесе булып сайландым. 1988 еллар иде ул. Шул ук елларда Чиләбе Халыклар Дуслыгы йортын төзедек. Мин анда да ике срокка сайланып, Чиләбе татар конгрессы җитәкчесе һәм күп еллар Халыклар Ассамблеясы, Халыклар Дуслыгы йорты рәисе булып тордым. Милли тормышка бераз булса да өлеш кертә алдым дип саныйм... Хәзер татар конгрессының Чиләбе бүлеген татар кызы Лена Колесникова җитәкли. Оешмабыз даны еракларга таралды. Бу минем өчен сөнеч, зур горурлык, әлбәттә! Бервакыт Чиләбегә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч, миңа аның белән 40 минут буе татарча гына аралашырга насыйп булды. Шунда ул Чиләбе губернаторыннан: "Бу кешегез каян шулкадәр татарча сөйләшә белә?" - дип, шаяртып сорап куйгач, губернатор: "Ул шундый. Бөтен җирдә татарча гына сөйләшә", - дип, искәртеп куйды.

    -Әти-әниегез гомер көзләрен ничек уздырдылар?

    -Алар... туган якларын сагынып яшәделәр... Әтием шәһәребездә мулла, әнием абыстай булып торды. Коръән укып, корбаннар чалып, динне, мәдәниятне, телне саклап, күркәм пар булып тигезлектә гомер иттеләр. Ә яшьлекләрендә алар өлкәнең иң гади кешеләре рәтендә булдылар. Әти эретеп ябыштыручы һөнәрендә хезмәт куйса, әни хуҗабикә иде.

    -Нәселегез белән кызыксыну, аны барлау әле дә күңелегездә бармы, әллә инде сүрелдегезме?

    -Һич кенә дә сүрелмәдем! Киресенчә, мине эзләп табуыгызга рәхмәт! Нәселем турында төрле архивлардан мәгълүматлар барлыйм. Метрика кенәгәләрен юнәттем инде. Әмма тарихка сорауларым күп әле. Пычакка кайтып, чыбык очы гына булса да туганнарымны табасым килә. Бәлки, Нократ Аланы ягыннан да туган-тумачалар килеп чыгар. Бу минем бүгенгәчә зур хыялымның берсе.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: