Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Психик авырулар илендә

    Районыбыздан чыккан шәхесләр турында ишетеп, алар белән очрашып торабыз. Кукмара төбәгеннән чыккан табиб-психиатр Рамил Гарипов турында дуслары, авылдашлары авызыннан ишеткән яхшы сүзләрне, аның кешелекле, миһербанлы шәхес икәнлеге турында белгәч, миндә дә аның белән очрашу теләге туды. 49 яшьлек Рамил Мансур улы күрше районда гына яшәп, акылга зәгыйфь авыруларны дәвалый.

    Реклама

    Кукмарадан электропоездга утырып, 50 минут тирәсе баргач, 880нче километрда төшеп калдым. Тукталыш ачыклыкка урнашкан, каршыда яшеллеккә күмелгән манзара ачыла. Бу урында Саба белән Арча чикләрен тимер юл гына бүлә. Мин барасы авыл тукталыштан ике чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. Урман полосасыннан чыгуга, өйләр күренә башлады. Яңа Чүриле авылына барып керүгә, күңелне ниндидер шомлылык биләп алды. Биредә психоневрология интернаты урнашкан. Карап торышка ике катлы йортлар, махсус офислар, тулай тораклар кебек кенә. Тик, алдан белеп баргангамы, үзеңне начар хис итә башлыйсың.
    1956 елда бу урында картлар йорты төзегәннәр. Психик авырулар саны арту сәбәпле, 1963 елдан ул психоневрология дәваханәсе итеп үзгәртелгән. Тора-бара интернат статусы алган. Мондый дәваханәләрнең кирәклеге зарури. Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган мондый учреждениеләр саны бишәү (Казан, Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Яңа Чүриле) булса, узган ел Кама Аланында тернәкләндерү үзәге ачылган. Гадәттә, акылга зәгыйфь булганнарны бикләп тоталар, алар янына кертмиләр. Ә монда киресенчә, дәваханә "психушка"га охшамаган.
    Биредә бүгенге көндә 410 авыру исәптә тора. Аларның 150се - урын өстендә. Биналар төзек, бүлмәләр якты, чиста, матур итеп җиһазланган. Монда 150 хезмәткәр эшли. Ике мунчасы бар. Кер юу өчен аерым бина булдырылып, анда тәүлек буе урын-җир әйберләре, киемнәр юыла, чистартыла, киптерелә, үтүкләнә. Интернатның ярдәмче хуҗалыгында 30 баш сыер асрала. 65 гектарда печән үстереп, үзләре җыеп алалар. 15 гектар җирдә кишер, бәрәңге, чөгендер үстерәләр. Биредә тегү цехлары да эшләп килә.
    Учреждениенең директоры Рамил Гарипов районыбызның Балыклы авылында туып үскән. Ул мине интернатның тарихы, табиблары, эш барышы, хәтта авырулар белән дә таныштырды. Монда атмосфера башкача. Сәер акыллылар белән эшләү, алар белән аралашу икеләтә авырлык тудыра, җаваплылык өсти, минемчә.
    Үзе турында күп сөйләргә яратмый ул. Рамил әфәнде - биш бертуган арасында (абыйлары Илсур, Илдус, Илгиз, Фидәил) төпчеге. Әниләре Кәнҗибану апа белән әтиләре Мансур агай матур итеп тормыш итәләр. Гаилә башлыгы - сугыш һәм хезмәт ветераны. Ни кызганыч, икенче уллары гына якты дөнья белән бик иртә хушлашкан. Рамил Мансур улы Олыяз урта мәктәбендә белем ала. 1986 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый. Табиб-психиатр белгечлеге алган яшь белгечне Яңа Чүрилегә билгелиләр. Менә чирек гасыр гомерен әлеге психоневрология интернатында авыруларны дәвалап уздырса, шуның соңгы ун елын директор булып тора.
    Мин, беренче чиратта, аның ни өчен әлеге эш урынын сайлавы белән кызыксындым.
    - Элек югары уку йортларын тәмамлаган белгечләргә өч ел бер урында эшләү мәҗбүри итеп куела иде. Менә шуннан соң чирек гасыр үтелгән, - дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. - Һәркемнең дә үз акыллындагы авырулар белән эшлисе килә, алар белән җиңелрәк. Ә биредә барысы да башкача, чирлеләр сабый бала кебек. Урын өстендә ятучыларга да яхшы карау кирәк. Чәчләрен алабыз, аяк һәм кул тырнакларын кисәбез, мунча да юындырабыз... Аларны күрү күңелгә авыр тәэсир итә, билгеле. Зәгыйфьләрне кулларыннан тотып киендерәбез, калак белән ашатабыз, аркаларыннан да сөябез. Мәрхүмнәрне йола буенча соңгы юлга озатабыз. Мөселманнарны татар зиратына, башка диндәгеләрне үз зиратларына күмүне оештырабыз. Биредә эшләүче хезмәттәшләремә ихлас рәхмәтлемен.
    Бу мактана торган учреждение түгел. Табиб, директор итеп куйганнар икән, үз хезмәтеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Соңгы вакытта безгә табиблар килми. Интернатта алар саны бишәү булырга тиеш, әлегә берүзем генә.
    - Монда нинди авырулар дәвалана?
    - 18 яшьтән югары булган I-II төркем акылга зәгыйфь, өстәвенә физик яктан гарип булганнарны китерәләр. Биредә Татарстаннан, Россиянең бик күп шәһәрләреннән, Әзербайҗаннан, Украинадан һәм Үзбәкстаннан килгән хатын-кызлар һәм ир-атлар тәрбияләнә.
    - Ни өчен бу учреждение ябык түгел? Зур-зур коймалар белән дә әйләндерелеп алынмаган. Авыл кешеләре курыкмыймы?
    - Татарстанда бердәнбер авыл җиренә урнашкан психоневрология интернаты булып тора ул. Без аларны халык белән аралашсыннар дибез. Аякта йөргәннәре авылга да чыккалый. Хәтта кайберләре шәхси йортта яшәүчеләргә дә булыша әле. Үзебезнең сыер көтүләрен дә көтәләр. Кызлар чәчәкләр үстерәләр. Кыскасы, авыру кешеләр туган якларын сагынмасын, чирләре көчәймәсен дигән максат куйдык. Качканнары да булды, билгеле. Аларын табып, кире алып кайттык. Территориягә һәм һәр бүлмәгә камералар куелган. Барысы да күзәтү астында.
    Мин үзем бина эчендә ак халат киеп йөрмим. Чөнки психик авырулар тагын да курка, өянәкләре еш кабатлана башлый.
    - Гаиләгез әгъзалары да ак халатлылар икән?
    - Тормыш юлдашым Рәйханә Мөхәммәтдин кызы - сыйныфташым һәм авылдашым. Ул Можга медицина училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә биредә шәфкать туташы булып эшли. Кызым Регина Казанда республика психиатрия клиник шифаханәсендә табибә. Улым Раил Казан дәүләт медицина академиясендә белем ала.
    - Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
    - Шәхси клиника ачып, психик авыруларны дәвалыйсым килә. Әлегә вакыт юк. Интернатка туганнары килеп, апа-абыйларының хәлләрен белеп китсеннәр иде. Иганәчеләрнең дә ярдәмнәрен көтеп калабыз, - ди ул.
    Рамил Мансур улы Гарипов җитәкчелегендәге учреждениедә эшләүчеләргә Ходай сабырлык бирсен дип, кире юлга кузгалдым. Электропоезд озак көттермәде. Шык-шык, шык-шык... Поездның рельстан барган тавышына әсәрләнгән арада, психоневрология интернатындагы акылга тулы булмаган кешеләр, аларны караучы хезмәткәрләр һәм табиблар күз алдыннан узды. Күпме кеше язмышы, никадәр авыр хезмәт, ничаклы бетмәс-төкәнмәс авырулар...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: