Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Проблемаларны күрми торып, чишү юлларын эзләп булмый

    Эшли дә, ял да итә беләләр Кунаклар каршы алырлык, горурланып күрсәтерлек бина-корылмалар булу - үзе бер байлык. Урта Комарның да зур, иркен мәдәният йорты ераклардан балкып, үзенә дәшеп тора. Башкарган эшләре, ирешкән уңышлары да җитәрлек. Урта Комар авыл җирлегендә җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итәләр. Биредә оешкан "Зәнгәри"...

    Эшли дә, ял да итә беләләр

    Кунаклар каршы алырлык, горурланып күрсәтерлек бина-корылмалар булу - үзе бер байлык. Урта Комарның да зур, иркен мәдәният йорты ераклардан балкып, үзенә дәшеп тора. Башкарган эшләре, ирешкән уңышлары да җитәрлек. Урта Комар авыл җирлегендә җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итәләр. Биредә оешкан "Зәнгәри" удмурт фольклор ансамблен районыбызда гына түгел, күрше Киров өлкәсендә дә беләләр, комарлыларга хезмәт күрсәтүче китапханә дә районда иң яхшылар исәбендә. Әмма булу белән генә эш төгәлләнми, аларны тулаем файдалана да белергә кирәк. Социаль яктан исәптә торучы авыр хәлдәге гаиләләрнең булмавы да - яхшы күрсәткеч. Тик хәмер белән дуслыкны киметү өстендә шактый тырышырга кирәк.

    Мәктәпне тәмамлап, укучыларның урта һөнәри һәм югары белем алырга омтылулары яхшы күренеш, әлбәттә, әмма читкә чыгып киткән яшьләрне кабат авылга кайтарту җиңел эш түгел. Аларны кызыксындыру чаралары күп. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина билгеләп үткәнчә, бездә, мәсәлән, үсемлекчелек өлкәсе "буш урын" булып тора.

    -Помидор, кыярларны кыйммәт бәягә сатып алабыз, үзебездә теплицалар тотучы юк, яшел тәмләткечләр, бакча җиләкләре дә үстерелми. Районда бәрәңге алып-сату белән шөгыльләнергә теләгән оешма бүгенге көндә икенче икмәкне таба алмый, читтән эзләргә мәҗбүр, - диде ул.

    "Әсәнбаш" агрофирмасының "Виль Кужым" бүлекчәсе җитәкчесе Фәнзил Гайнетдиновның да фикерен райондашларыбызга ирештерәсе килә: "Күпме көч, чыгымнар кертеп эшкәртелгән, чәчелгән басу-кырларны таптап йөрмәгез, тиеш булмаган урыннарга юллар ясамагыз", - дип мөрәҗәгать итте ул якташларына, моны башка авыл җирлекләренә дә җиткерсәк, бер дә артык булмастыр.

    Урта Комар авыл җирлегендә күпчелек халык мал асрап көн күрә. Фермерлык эше белән бер генә - Түбән Комардан Очаевлар гаиләсе шөгыльләнә. Алар да үткән ел фермер хуҗалыгы буларак оешып, яңа гына аякка басып килә икән. Бүенге көндә Очаевларның атлары, биш сыерлары, ике таналары, 120 сарыклары, шулар янына кош-кортлары, умарталары бар. Хезмәт сөючән, тәртипле, җирлекнең, районның мәдәни тормышында актив катнашулары белән дә алар үрнәк гаилә булып торалар.

    -Гаилә белән киңәштек тә, үз эшебезне булдырырга уйладык. Җитештергән продукциядән керем алганчы шактый тырышырга кирәк. Киләчәккә планнар зур, ни дәрәҗәдә башкарып чыгарбыз - әлегә билгесез. Сарыкларны сатканыбыз юк - үрчетәбез, сыерлар санын да арттырасыбыз килә. Тана бозауларны да үзебездә калдырабыз, - дип планнары белән уртаклашты Алексей Очаев.

    Урта Комардан җыелыштан кайткан Татьяна Очаева:

    -Тәвә кошыбыз гына юк, калганнары бар да бар. Гомер буе фермада эшләдем. Хуҗалыкта да икедән ким сыер асраганыбыз булмады. Биш сыер асраучыларга саву аппаратлары бирәбез, диделәр, - дип, өйдәгеләре белән ишеткәннәрен уртаклашты. - Аппаратыбыз бар иде, тик искерде инде, бик сөенеп кабул иттем бу яңалыкны.

    Татьяна һәм Николай Очаевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

    -Мин гаиләдә бер генә бала булганмын, әни вафат булгач, үземне ялгыз калгандай хис иттем һәм, Ходай кушса, күп итеп бала алып кайтачакмын, дидем. Шөкер, гаиләбез зур. Барлык эшләрне бергә башкарабыз, кеше яллап эшләткәнебез юк. Вятка Аланы, Кукмарада яшәүче балалар да булышалар, яллары биредә үтә, һәркемгә эш җитәрлек. Тормыш иптәшем дә бик тырыш, гомер буе шофер булып эшләде, хәзер менә маллар яныннан кайтып керми, - диде Таня апа. Киленнәрен дә мактап алды ул. Маринадан: "Бу кадәр эштән куркып калмадыгызмы?" - дип сорадым. "Авылда эштән куркып яшәп булмый", - дип кыска гына җавап бирде ул. Татьяна Очаева Урта Комар мәдәният йортында оешкан "Зәнгәри" фольклор ансамблендә дә чыгыш ясарга җитешә, атнага ике тапкыр репетициягә бара. Рәхәтләнеп ял итеп кайтам, ди үзе бу турыда. Өч оныгы да "Күбәләкләр" ансамбленә йөри икән.

    Җир җимертеп эшләп, җырлап-биеп, күңелле яши Очаевлар гаиләсе.

    Җиде авылның уртак проблемалары

    Оштырма Юмья авыл җирлегенә җиде авыл карый. Төрле милләт вәкилләрен берләштергән бу төбәктә бер-берсен хөрмәт иткән тырыш халык яши. Әлеге җирлек авылларында хуҗалыклар санының аз булуы белән истә калды. Унҗиде хуҗалыгы булган Филипповка, ун өйле Вильмон, унбиш хуҗалыклы Сәрдәүч авылларын киләчәктә ни көтә? Әлеге саннар һәм җирлектә туучылар белән вафат булучыларның да бер тирә булуы барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә. Яшәү өчен уңайлы мохит, балаларга, яшьләргә заман таләпләренә туры килгән шартлар булмау да демографик хәлгә тәэсир итми калмый.

    Иске Юмья авылында балалар бакчасына унтугыз сабый чиратта тора. Бина инде бик иске, 40 ел элек төзелгән икән. Билгеле, барысын да берьюлы рәтләп тә, яңаларны да тиз арада гына тергезеп булмый, моның өчен вакыт һәм финанс мөмкинлекләре кирәк.

    Җирлек башлыгы Анатолий Рамазанов билгеләп үткәнчә, Оштырма Юмья авыл җирлегендә хәл итәсе мәсьәләләр белән бергә башкарылган эшләр дә игътибарга лаек. Иске Юмья авылында үткән ел куллануга тапшырылган яңа, Оштырма Юмья, Яңа Комар авылларында халыкка хезмәт күрсәтүче фельдшер-акушерлык пунктлары заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган. Әмма Иске Юмья авылы фельдшерына 800гә якын кешегә хезмәт күрсәтү авырга туры килә.

    Оштырма Юмья авыл җирлегендә мәдәниятне дә аксатмыйлар. Дүрт клуб, ике китапханә халыкның тормышын ямьләндерү, халык күңелендә матур бизәкләр, рухи байлык тудыру өстендә актив эшли, концерт программалары, төрле чаралар һәрдаим оештырылып тора, диләр. Иске Юмья авылы клубының иске булуы гына күзгә ташланды. Районыбызда үрнәк гаилә дип табылып, Президент белән очрашуга барган Мария һәм Василий Рамазановлар да - әлеге җирлек вәкилләре. Алар белән якташлары гына түгел, район халкы да горурлана ала.

    Җирлектә дүрт фермер хуҗалыгы бар. Алар, башлыча, үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр, җирле халыкны салам, печән, ашлык, фураж белән тәэмин итәләр. Бүгенге көндә пай җирләрен алып, мал санын ишәйтергә теләүче гаиләләр дә бар. Соңгы елларда сөткә бәяләрнең күтәрелүе дә, сыер малының артуына китергән.

    -Хисап җыелышлары башкарган эшләргә анализ ясарга гына түгел, хәл итәсе мәсьәләләр белән дә урында танышырга ярдәм итә. Дәүләт программаларыннан актив файдалансак иде. Референдумда катнашып та, без үзебез өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев.

    Авыл халкының районнан килгән җитәкчеләргә дә сораулары җыелган иде. Мәгариф, сәламәтлек, социаль өлкәләргә кагылышлы үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне кузгалттылар. Халыкның яхшыга, яңалыкка омтылуы, тагын да рәхәт яшәргә теләве табигый хәл. Ә битарафлык, үз мәнфәгатьләреңне кайгыртмау, киресенчә, хафага салырга тиеш.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: