Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Прививка ясатыргамы?

    Мәктәптә укулар башлануга әти-әниләрдән: "Балагызга гриппка каршы прививка ясатасызмы?" - дип кызыксына башлыйлар. Күңелендә икеләнү хисе булган әни бер мин генә түгелдер, билгеле. Үзләренең сәламәтлекләре өчен борчылып, гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр райондашларыбыз арасында да күптер. Гомумән, прививка кампаниясе башлангач сораулар арта. Район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Рамил Мохтаров аларның күбесенә...

    Реклама

    Мәктәптә укулар башлануга әти-әниләрдән: "Балагызга гриппка каршы прививка ясатасызмы?" - дип кызыксына башлыйлар.
    Күңелендә икеләнү хисе булган әни бер мин генә түгелдер, билгеле. Үзләренең сәламәтлекләре өчен борчылып, гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр райондашларыбыз арасында да күптер. Гомумән, прививка кампаниясе башлангач сораулар арта. Район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Рамил Мохтаров аларның күбесенә ачыклык кертте.
    -Узган ел безнең районда 13500 кешегә вакцина ясалды. Бу - районда яшәүчеләрең 26 проценты дигән сүз, - диде ул. - Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко: "Халыкның 27 проценты прививка ясатса, грипп авыруына каршы иммунитет барлыкка килә", - дип белдерде. Быел исә безнең районга 14600 кешегә җитәрлек доза кайтырга тиеш. Мәктәп укучыларына, студентларга, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук гомумбелем, социаль учреждениеләрдә, транспортта һәм ЖКХ өлкәсендә эшләүчеләргә һәм 60 яшьтән узган өлкәннәргә гриппка каршы вакцинаны федераль бюджет хисабына бушлай ясыйлар. Калганнарга моның өчен акча түләргә туры киләчәк.
    Үзәк дәваханәгә балалар өчен 4460 доза "Гриппол плюс" вакцинасы кайтты. Ул 6 айдан 18 яшькә кадәргеләр өчен кулланыла. Бүгенге көндә 3422 балага прививка ясалды инде. Билгеле, баланы мәҗбүри төстә вакцинацияләп булмый, әти-әни рөхсәте кирәк. Әмма гриппка каршы профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы -вакцинация. Бүгенге вакциналарны ун ел элеккегесе белән чагыштырып булмый. Алар тулысынча диярлек зарарсыз. Нинди дә булса кискен реакцияләр булу ихтималы бик аз. Ә менә прививка ясатмыйча грипп белән авырып киткән очракта, чирнең көчәюе - пневмания, менингит, һәм башкалар шактый еш күзәтелә. Узган ел, үзебез өчен кызыксынып, прививка ясатучылар арасында грипп белән авыру очраклары булдымы, дип авыл фельдшерлары арасында сораштыру үткәргән идек. Алар кайбер вакцинацияләнүчеләрнең йөткергәләп алу, бер-ике көн хәлсезләнеп тору, борын суламау кебек җиңелчә генә формада гриппны үткәреп җибәрүләрен әйттеләр. Ә прививкалары булмаганнарның икешәр атна урыннан тора алмый ятканнарын беләбез. Аннан соң бер кешенең гриппны кисәтүгә, авырган очракта дәвалануга киткән чыгымнары да шактый суммага төшә. Балаларга прививка ясату ягында мин, чөнки балалар бакчаларында, мәктәпләрдә кеше саны күп. Бер авыру якынча 70-80 процент баланы зарарлый. Грипп авыруына каршы иммунитент формалашсын, аны кабул итәргә, көрәшергә әзер булсын өчен организмга вакцина кертелә. Вакцина таркалган вирус кисәкчекләреннән тора. Организмга кергәч, алар элеге чиргә каршы иммунитет барлыкка китерәләр һәм озак вакыт сакланалар. Бу очракта организм вирусны тиз җиңеп чыгачак. Кыскасы, үз сәламәтлеген кайгырту кешенең үзеннән тора.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: