Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Потчы Хөршитбану

    Без килгәндә Хөршитбану апа сырхаулап тора иде. Өлкәннәрне түгел, яшь, таза-сау кешеләрне дә какшатырлык эсселек торды бит. Гомер буе авыр, тырыш хезмәт белән яшәве дә сиздерә: аяк-куллары, биле сызлаудан интегә икән. Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылында туып-үскән кыз хезмәт юлын 1957 елда тимер юл эшчесе буларак башлап җибәргән. Тормыш юлында Нырты...

    Реклама

    Килүенә совхозның терлекчелек фермасына сыер савучы булып урнашкан. Биредә ике корпус булып, һәрберсендә 150шәр баш сыер асралган, һәр савучыга 25әр сөтлебикә беркетелгән.
    -Барлык эш кул белән башкарыла иде ул чакта: тиресне чыгарасы, суны чаннан чиләкләп ташып эчертәсе, терлек азыгын, саламны үзебез кертеп саласы... Аякка кияргә резин итекләр дә юк иде. Сөйләп бетерерлек түгел ул хезмәтнең авырлыгын. Яшьлегебез белән сизмәгәнбез генә, - дип сөйли Хөршитбану апа. Күңеле нечкәреп, ара-тирә күз яшьләрен сөртеп ала.
    Маллар авылдан өч чакрым ераклыктагы җәйге лагерьга күчерелгәч, савымчыларга юлга иртәнге сәгать өчтә чыгарга туры килә. Иң элек сыерларга су эчертеп, фураждан әзерләнгән әчеткеч биреп, асларын җыештырганнан соң гына савуга керешергә кирәк була бит. Шуннан соң өйгә кайтып, янәдән сәгать унбергә көндезге савымга киләсе, аннары кичкесе көтә. Шулай итеп, көненә 18әр чакрым юл йөрелгән. Хәзер Хөршитбану апа анда кадәр җиләккә баруны да күз алдына китерми. Ә ул чакларда эш өчен янып-көеп яшәгән. Һәр сыердан көненә 16шар литр сөт савып, алдынгылар сафында барган, мактауларга, хөрмәткә лаек булган. Почет Билгесе ордены, РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм республика авыл хуҗалыгы эшче-хезмәткәрләре профсоюз комитетының Почет дипломы, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) бронза медальләре, "Социалистик ярышта җиңүче" күкрәк билгеләре, КПССның Кукмара райкомы, райбашкарма комитетының Почет грамоталары белән бүләкләнгән.
    Хезмәттәшләре Мөнирә Хуҗина, Насыя Нәгыймова (икесе дә вафат), Зөлфия Шәриповаларны сагынып искә ала Хөршитбану апа Сәлимҗанова.
    -Алар да потчылар иде. Үзара ярдәмләшеп, килешеп эшләдек. Фермаларда эш әкренләп механикалаштырыла башлады, сыер саву аппаратларын куллануга күчтек, - дип сөйли.
    Бәби тапкач, ул чактагы ике айлык декрет ялын да тулысынча ял итмичә эшкә чыгарга туры килә Хөршитбану апага, чөнки фермада эшче көчләр җитми. Ярый әле, өч сабыен да карарга әнисе булыша. Киләчәктә газиз улымны югалтырмын, калган гомеремне ачылардан ачы бала хәсрәте белән көеп үткәрермен дип башына да китермәгәндер яшь хатын. Әйе, уртанчысы Линар тыныч вакытта армия хезмәтендә һәлак була. Әтисе Мөбәрәкҗан да бик авыр кичерә аның үлемен. Үзенең бакыйлыкка күчкәненә дә инде дүрт ел үткән. Хәзерге көндә Хөршитбану апа улы Марсель белән бергә яши. Кызы Ләйлә Казанга китеп төпләнгән, аның үз гаиләсе.
    -Киявем, машинага утыртып, туган авылыма алып кайтты әле. "Нинди матур яклар икән, нигә киттең аннан?" - дип гаҗәпләнде. Таулары, урманнары бигрәк ямьле шул, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Хөршитбану апа. Үкенү чагылмады аның йөзендә. Нырты аның икенче туган ягына әверелгән, биредә мәхәббәтен тапкан, гомер иткән. Шушы якларга җаны-тәне белән береккән.
    Безнең белән сөйләшкәндә үткәннәргә кайткандай, авыртуларын онытып җибәргәндәй булды ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: