Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Посылка (хикәя)

    "Әни! Әни!" - дип, атыла-бәрелә йөгереп килгән улын күреп, Факия апа чишмәгә суга барырга чыккан җиреннән туктап калды. "Нәрсә булды икән инде тагын?" - дип шомланып, улын көтеп алды. -Әни, әни, сөенче! Украинадан посылка бар! Гәҗит таратучы апа, менә, кәгазен бирде. Бүген үк төшеп алырга кушты. Әни, сәпит белән үзем...

    "Әни! Әни!" - дип, атыла-бәрелә йөгереп килгән улын күреп, Факия апа чишмәгә суга барырга чыккан җиреннән туктап калды. "Нәрсә булды икән инде тагын?" - дип шомланып, улын көтеп алды.

    -Әни, әни, сөенче! Украинадан посылка бар! Гәҗит таратучы апа, менә, кәгазен бирде. Бүген үк төшеп алырга кушты. Әни, сәпит белән үзем генә төшеп алыйм әле, ә?

    Факия апа улының кулыннан кәгазьне алып карады, чынлап та Украинада яшәүче сеңлесеннән посылка килүе турында хәбәр итә иде бу кәгазь кисәге. Әйе, сеңлесе Зәйтүнә Факия апасының ишле балаларына булышу йөзеннән киемнәр җибәреп, гел ярдәм итеп тора. Килгән киемнәрне балалар бик яратып, шатлана-шатлана кияләр. Факия апа озак уйлап тормыйча:

    -Ярар, бар, сәпитең белән тиз генә төшеп мен. Кич белән әтиегез эштән кайткач, бөтенебез җыелгач, посылканы ачарбыз.

    Кәримулла минут эчендә юк булды. Быел гына 49 сум да 50 тиенгә алган сәпитенә атланып, почтага элдертте. Тизрәк, тизрәк посылканы алып менәргә кирәк!

    Почтага мыш-мыш килеп кергән Кәримулланы күргәч, Суфия апасы аңа шактый зур фанер ящикны китереп тоттырды. Посылканың күләмле, авыр икәнлеген белгәч, малайның авызы колагына җитте. Юл буе хыялланып кайтты ул. Үзен Берлинны алгандай хис итеп, посылканы көч-хәл белән күтәреп, өйгә алып керде. Як-ягына карангач, посылканы өй уртасындагы өстәлгә куйды. Өйдә берәү дә юк иде. Кычкырып та карады, ләкин тавыш бирүче булмады. Өстәл тирәли посылкага карап бөтерелде. "Эх, эчендә нәрсәләр бар икән? Тизрәк ачасы иде. Кичкә кадәр бик озак бит әле". Шулчак күзе өстәл өстендә яткан кайчыга төште. Куллар үзеннән-үзе шуңа үрелде.

    -Бер генә кырыен ачып карыйм да, ябып куям, - дип уйлады ул. Әкрен генә сургут пичәте белән сугылган бауны кисеп атты, аннары кайчыны кырыйдан тыгып, капкачны каерырга тотынды. Бер генә кырыен ачып карыйм дип уйлаган малай, посылка эченнән килгән хуш искә түзә алмыйча, капкачны бөтенләй каерып атты. Иң өстә әчтерхан чикләвеге белән, матур кәгазьле конфетлар, җимешләр күзләрне кызыктырып яталар иде. Кәримулла тиз генә берничә чикләвекне, җимешне, 5-6 конфетны учлап алды да, кесәсенә шудырды. Тартманы тизрәк ябарга маташканда, посылканың бер кырыенда ниндидер матур аяк киеме күренде. Малай тиз генә йөгереп барып, ялт-йолт тәрәзәгә карады. Ишегалдында берәү дә юк иде. Ул җиңел сулап, теге аяк киемен тартып чыгарды. Чынлап та бу бик матур кедалар иде: үзе ап-ак, ә "шайтан" сөяге турысында тупка охшаган кызыл түгәрәк куелган иде. Малайның күзләре кызды. Киеп карамакчы булды. Шулвакыт кеданың табан астына химик каләм белән язылган сүзгә күзе төште. Анда Зәйтүнә апасы чалыш-чолыш хәрефләр белән зур итеп "Василга" дип язган иде. Малай беразга югалып калды, энесе Василдан көнләште ул бу мәлне.

    - Ничек инде Василга? Ә миңа?

    Ул тиз генә кедаларны киеп карады. Кедалар бераз кечкенә, баш бармагы төртеп тора иде. Озак уйларга вакыт юк. Җәһәт кенә тәрәзәгә күз салды, ишегалдында берәү дә күренмәде. Өстәл өстен сөртә торган чүпрәкне юешләп, мышный-мышный кеда астындагы язуны бетерде, аннары тиз генә әтисенең стена ярыгына кыстырып куйган химик каләмен алды. Бераз уйлап торгач, кеда астына каләмне иреннәренә чылата-чылата, "Яраткан энем Кәримуллага" дип язып куйды. Хәрефләрне Зәйтүнә апасыныкына охшатып чалыш-чолыш итеп язды ул. Үз эшеннән канәгать калып, кеданы урынына тыкты, конфетларны, чикләвекләрне, җимешләрне тигезләп куйды. Хәзер посылканы япсаң да була. Хезмәт дәресеннән "5" билгесенә уку ярады. Бик пөхтәләп, фанер тартманың капкачын кагып куйды. Тырыша торгач, бауны да сиздермичә генә бәйләде (ярый әле, бавы озынрак булган!), сургут печать тә урынында калды. Эш беткәч, ялт-йолт каранды да, кесәсенә тутырган "тәмлүшкә"ләрен капшап, сызгыра-сызгыра, өйдән чыгып китте.

    Бакчадагы аулак урынга - шомырт агачы астына утырып, рәхәтләнеп әчтерхан чикләвеге, җимеш, конфет ашады. Менә дөньяның рәхәте кайда ул! Шулай хыялланып, конфет суырып утырганда, әнисенең:

    -Балалар, керегез, әтиегез эштән кайтты, посылканы ачабыз! - дип кычкырганы ишетелде.

    Реклама

    Әнә, абыйсы да, апасы да, энеләре дә шатланышып өйгә кереп киттеләр, тик Кәримулла гына ашыкмады, бакчада чүп утаган булып кыланды. Әнисе тагын тәрәзәне ачып:

    -Кәримулла улым, әйдә, кер инде, сине көтәбез! - дип кычкырды. Шуннан соң гына малай ашыкмыйча өйгә атлады.

    Ул кергәндә әтисе посылканың капкачын: "Бигрәк юньләп япмыйлар инде хәзер", - дия-дия ачып ята иде. Бөтенесенең күзләре посылкада. Кәримулла гына бер кырыйда исе китмәгәндәй басып тора. Менә серле тартма ачылды. Өйгә җимеш исе таралды. Әнисе күчтәнәчләрне алып, савытларга салып куйды. "Чәй эчкәнче суыра торыгыз", - дип, балаларга берәр конфет тоттырды. Аннары бүләкләрне карый башладылар. Зәйтүнә апалары берсен дә онытмаган, барысына да бүләк бар иде. Чират кедаларга җитте. Кеда астындагы язуны укыгач, әнисе: "Улым, сиңа кечкенәрәк түгел микән? Василга тамандыр бу. Зәйтүнә апаң ялгыш буташтырып язгандыр. Ә сиңа менә бу футболка бик әйбәттер", - диде.

    -Нишләп буташтырсын? Менә бит, яраткан энем Кәримуллага, диелгән! - дип, кеданы тырыша-тырыша киде, баш бармагын авырттырса да, түзде малай. -Миңа таман гына, - диде.

    Ә энесе Василга бераз зуррак, җилкәләре төшеп торган футболка эләкте. Кедаларга никадәр кызыкса да, энесе дәшмәде, аларның астындагы язуга күзләрен мөлдерәтеп карап торды да, борынын тарта-тарта футболканы киеп куйды. Бүләкләрне карап бетергәч, ишле гаилә чәй эчәргә утырды. Ә чәй эчеп бетергәч, Кәримулла баш бармакларын бөкли-бөкли, кедаларны киде дә, малайларга күрсәтеп мактанырга урамга чыгып китте.

    Посылка килеп, бер ай уздымы, юкмы икән, Украинадан хат килеп төште. Зәйтүнә апалары хәл-әхвәлләрне сорашкач: "Бүләкләрне ошаттыгызмы? Василга кеда, Кәримуллага футболка ярадымы?" - дип сорап куйган иде. Шушы җөмләне укыгач, Васил кычкырып елап җибәрде.

    -Кедалар миңа булган икән, бир миңа, - дип, Кәримулланың аякларына ташланды. Йә, Хода! Кая киткән ул күзне кызыктырып торган ап-ак кедалар? Урамда туп тибеп, тузанга батып, пычранып беткән, төсе нинди икәнлеген дә белеп булмый, җитмәсә, Кәримулланың баш бармаклары, иреккә сусаган тоткын кебек тишекләрдән елмаеп: "Бу дөньяда хәйләкәрлек дигән төшенчә дә бар әле, энем,"- диләр иде.

    Ә күктә нур сирпеп торучы җәйге кояш, гүя: "Кешеләр, шуны онытмагыз, кырын эш кырык елдан соң да беленә!" - дип әйтә иде.

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, Зур Сәрдек авылы

    фото: http://darudar.org/users/PanfilovaNica/gifts/offered/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: