Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Пчеловодтагы Роберт Димитриевның гаилә фермасында чәчәкләр үсә

    Яңгыр сибәләп торгач, Пчеловод авылындагы Роберт Димитриевның гаилә фермасында узачак семинарга барырга беренче эш итеп резина итегемне барлап куйдым, ә авыл читендә урнашкан гаилә терлекчелек фермасы безне тездән саз-пычрагы белән түгел, купшы биналары, вак таш җәелгән юллары, клумбалардагы яшел газон-чәчәкләре белән балкып каршы алды. Кинолардагы чит ил ранчосы бер якта...

    Яңгыр сибәләп торгач, Пчеловод авылындагы Роберт Димитриевның гаилә фермасында узачак семинарга барырга беренче эш итеп резина итегемне барлап куйдым, ә авыл читендә урнашкан гаилә терлекчелек фермасы безне тездән саз-пычрагы белән түгел, купшы биналары, вак таш җәелгән юллары, клумбалардагы яшел газон-чәчәкләре белән балкып каршы алды. Кинолардагы чит ил ранчосы бер якта торсын!

    Роберт Казан ветеринария академиясен тәмамлап туган авылына кайткач, әтисе белән бергә фермер эшенә чума һәм, озак та үтми, гаилә фермасын үзе җитәкли башлый. Узган дүрт ел эчендә терлекләр санын биш тапкырга арттыруга ирешә яшь җитәкче-белгеч. Хәзер биредә 120 мөгезле эре терлек, 44 савым сыер асрала. Көн саен 70 литрлап сөт сатуга озатыла. Шушы тармактан гына көнгә 11900 сум керем алына.

    Уңышларга ничек ирешелгән?

    -Егерме дүрт баш терлектән эш башлаган идек. Азык юнәлтелгән, маллар көр - үрчиләр. Терлек абзарларын киңәйтәсе, техника, җиһазлар аласы килә. Энәсеннән җебенә кадәр тәфсилләп аңлаткач, шикләнмичә, "Россельхозбанк"ның Кукмарадагы өстәмә офисына мөрәҗәгать иттем. Кредитларны максатчан файдаланып, менә шушы биналарны төзедек. Банк хезмәткәрләре кәгазь эшләрен башкарырга ярдәм итәләр, эшне үрләтү өчен нинди өстәмә мөмкинлекләр барлыгын һәрдаим әйтеп, аңлатып торалар, - ди фермер.

    Семинар-киңәшмә эшен яңа гына салынган, курчак өе кебек матур Пчеловод авылы клубында дәвам итте. Фермерлар үзләрен борчыган сорауларга тулы җаваплар алдылар.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин фермерлар эшчәнлегенә зур бәя биреп:

    -Сез авылның киләчәген тәэмин итүче төп көч була барасыз. Фермер хуҗалыклары районның 8000 гектарлы сөрү җирләрендә иген игәләр, 1500 терлек асрала, шуларның 530ы - савым сыерлар. Үзе бер эре авыл хуҗалыгы предприятиесе бит бу! Авыл хуҗалыгы ул - бизнес. Ә бизнес банкларсыз яши алмый. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1 миллиард 550 миллион сумлык кредитлар алган булсалар, дәүләт тарафыннан 30 миллион сумлык субсидияләр түләнгән. Кредитларны, ә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә ул арзанрак процентлы итеп һәм эшне икътисадый яктан камил алып бару өчен бирелә, сак тотыгыз, нәтиҗәле файдаланыгыз, банклар белән тыгыз бәйләнештә торыгыз, - диде.

    Район фермерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Базитов фермерларның бер-берсенә ярдәм итеп эшләүләрен хуплап, бу мәсьәләдә тагын бер адым ясарга, кооперацияләргә берләшергә һәм мәсьәләләрне, кыенлыкларны бергәләп хәл итәргә чакырды. Табигать шартлары быел уңай булмау сәбәпле, дәүләт тарафыннан һәр гектар исәбеннән 140 сум ярдәм күрсәтеләчәге көтелүен, авыл хуҗалыгында файдаланырга техника сатып бирүгә юнәлдерелгән яңа дәүләт программасы эшләнүен хәбәр итеп, моңа алдан әзерләнеп торырга чакырды.

    Фермер Илфат Сафин (Аш-Буҗи авылы) үз эшендә банклар белән хезмәттәшлекнең терлек абзарларын торгызу, яңа техника алу, терлекләрнең баш санын, сөрү җирләрен киңәйтүдә уңай яклары турында сөйләде. Хәзер ул җитмеш баш терлек асрый икән, аның санын йөзгә җиткерергә ниятли. Банклар залог мәсьәләсен гадиләштерсен иде дигән фикерен белдерде. Кооперативлашуның бигрәк тә продукцияне сатуда зарури булуын ассызыклады.

    Реклама

    Лена һәм Рафис Галиевлар (Олыяз авылы) гаилә фермасын өченче ел җитәклиләр. Әлбәттә, хуҗабикә Ленаның эш көне иртәнге сәгать өчтән башлана, ялы-бәйрәме юк, әле бит балаларны да тәрбиялисе, ашатасы, эчертәсе, киендерәсе бар...

    -4,5 миллион сумлык кредит алып эш башлаган идек. Хәзер утыз сыерыбыз, җиде буаз танабыз, унбишләп тана бозавыбыз бар. Әле хуҗалык сөтен җыюны да оештырдык. Үгезбозауларны сатарга туры килде - абзарыбыз тарайды. Бүгенге көндә сөт бәяләре әйбәт, банк субсидияләрне вакытында күчереп бара, без дә кредитларны кайтаруда хәзергә кыенлыклар күрмибез. Терлек каралтыларын киңәйтү өчен быел янә 1,5 миллион сумлык кредит алырга торабыз. Район хакимиятенә, банк хезмәтләренә даими эшлекле ярдәмнәре өчен без бик рәхмәтле. Эшеңне күреп, кул сузып булышырга теләүләрен тою киләчәккә өмет уята, - диде Лена ханым.

    Шәхси эшмәкәрлек район икътисадының төп көче була бара. Район авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында шәхси эшмәкәр белән эчкерсез сөйләшүне район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина башлап җибәрде.

    -Быел социаль салымнарның күләме артканнан соң кече бизнеста иң нык, ышанычлы эшчәнлек күрсәтүчеләр генә теркәлеп калды. Шундыйлардан 1208 шәхси эшмәкәр уңышлы гына эшләрен дәвам итәләр, 248е - уртача зурлыктагы предприятиеләр. Шәхси эшмәкәрләр райондагы продукциянең 29 процентын җитештерәләр һәм бу сан елдан-ел арта бара. Дәүләт җитештерү, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшмәкәрләр өчен күптөрле лизинг-грандлар алу мөмкинлеге тудыра. Бизнесны башлау өчен 1 миллион, дәвам итү өчен 3 миллион сумга кадәр субсидияләр каралган. 2009 елдан башлап - 90 кеше, быел 22 кеше теләк белдерде һәм программада катнаша башладылар. Бу мөмкинлектән район эшмәкәрләре уңышлы файдаланалар, - диде ул һәм эшне яңа башлаучылар өчен җиһазлар, техника алу максатында 45 процентка кадәр дәүләт субсидиясе тәгаенләнүен белдереп, залдагыларны сөендерде.

    "Россельхозбанк"ның Кукмарадагы өстәмә офисы директоры Зөбәйдә Шәрифуллина эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына тулы җаваплар биреп, ташламалы кредитлар портфеле белән таныштырды.

    -Сезнең эшчәнлек уңышлы барса, без - банклар да тернәкләнә барабыз. Хәзер үзебезнең җитешмәгән якларыбызны да яхшырак күрәбез. Кредит гаризаларын карау вакытын күпкә кыскарту өстендә эшлибез. Кәгазьләрне рәсмиләштерүдә, юридик яктан бөтен, ике як өчен дә файдалы итеп килешүләр төзүгә без сезгә кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер, - диде ул.

    "Россельхозбанк"ның райондагы өстәмә офисы тарафыннан соңгы алты ел дәвамында юридик затларга 1 миллиард 330 миллион, шәхси эшмәкәрләргә 120 миллион сумлык кредитлар бирелгән. Физик затлар 750 миллион сумлык 3360 мең сумлык кредиттан файдаланганнар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны финанслауга барлыгы 1 миллиард 500 мең сумлык кредитлар бирелсә, шуның 647 миллионы -"Россельхозбанк" өлеше.

    Киңәшмә тәмамланды. Фермерлар тиз арада яңа техника алу турында сөйләшә-сөйләшә эш урыннарына ашыктылар. Чәчәкләрен генә түгел, хезмәтләренең татлы җимешләрен дә татырга насыйп итсен аларга.

    Азат САБИТОВ. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: