Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Поч.Кучукта яшәгән Тәфкил Ягудин мәчеткә барырга чыкканда мәңгелеккә атлавы, дип уйламагандыр да

    Гомеренең ничек һәм кайчан өзеләсен беркем дә белми. Якыннары белән бәхилләшергә дә өлгермичә, кинәт егылып яки фаҗигагә очрап үлү очраклары азмыни? Мондый хәлләр турында ишеткән саен шагыйрә Анна Әхмәтованың "Бер мизгелгә генә аерылышканда да, һәрчак хушлашыгыз бөтенләйгә" дигән сүзләрендә хаклык ятканына инанасың. Поч.Кучук авылында яшәгән Тәфкил Ягудин да мәчеткә барырга...

    Гомеренең ничек һәм кайчан өзеләсен беркем дә белми. Якыннары белән бәхилләшергә дә өлгермичә, кинәт егылып яки фаҗигагә очрап үлү очраклары азмыни? Мондый хәлләр турында ишеткән саен шагыйрә Анна Әхмәтованың "Бер мизгелгә генә аерылышканда да, һәрчак хушлашыгыз бөтенләйгә" дигән сүзләрендә хаклык ятканына инанасың.

    Поч.Кучук авылында яшәгән Тәфкил Ягудин да мәчеткә барырга чыкканда мәңгелеккә атлавы, дип уйламагандыр. Әмма дингә ихлас бирелгән кешеләрнең күбесе, мөгаен, якты дөньядан аның кебек китүне теләр иде.

    -Хәерле үлем. Бөтен кешегә дә эләкми әле ул. Аллаһ юлында булып, гыйбадәт кылганда җан тәслим кылган бит,- дип уртаклашты үзенең фикере белән Кукмарада яшәүче Асия ханым Гатауллина.

    Нинди кеше булган соң ул Тәфкил Ягудин, нинди гомер кичергән? Бу сорау миңа ел буена тынгылык бирмәде. Көннәрдән беркөн мәрхүмнең әнисе белән элемтәгә кердем. Йөрәк җәрәхәтен кузгатудан курыккан идем, Мәскүрә апа, киресенчә, шалтыратуыма елый-елый шатланды.

    -И-и, рәхмәт баламны искә алуыгыз өчен. Илле яше тулып, дүрт кенә көн киткән иде бит үзенә. Бала хәсрәтеннән дә ачы хәсрәт юк икән. Кичен йокларга ятсам да, иртән торсам да, уйларым гел аның турында. Бер минутка да оныта алмыйм, - дип моң-зарын түгәргә кереште.- Бу авыр хәлләр кичә генә булган кебек. Кичке сәгать дүрт тирәсе иде. Улым мәчеткә барырга җыена башлады. Чәй эчәсем килә дигәч, суынганын түгеп, тиз генә яңа чәй пешердем. Тамагы кипкәндер: зур чынаяк белән өчне эчте балакаем. Берни ашамады дисәм, чеметеп батон кисәге белән ит кенә капты. Бәрәңге юып куйган идем, берничәсен газ миченә тыккан. Кайткач, каз маена манчып ашарбыз, диде. Тәһарәт алып, әйбәт-чиста киемнәрен киеп, инде ишеккә юнәлгәндә күрше егете килеп керде. Нигәдер Тәфкил абыйны күрәсем килде, дип сөйләгән соңыннан. Бергәләп чыгып киттеләр. Шул чакта улымның бусагабыздан инде үз аяклары белән атлап кермәячәген башыма да китермәдем.

    Берзаман мәчеттән шалтыраттылар. Тәфкил белән әллә ни булды, тизрәк кил әле, диләр. Йә, Раббым, ни булды икән, мин әйтәм. Йөрәгем күкрәгемнән чыгардай булып тибәргә тотынды. Кабалана-кабалана киемнәремне өстемә элдем дә, урамга ашыктым. Гыйнвар ае. Карлы сукмактан көчкә атлыйм, аякларымның хәле китте. Яшем дә олы бит инде: сиксән ике тула. Мәчет янына җитеп, елый-елый арлы-бирле йөренә башладым. Үзем дә аңламыйм: ни өчендер эчкә кермәдем. Шул арада улларым Фидәил белән Фәрит килеп җитте. Тәфкил кайда, ни өчен чыкмый, дим. Хуштан язар хәлгә җиттем. Фидәил мине күтәреп, мәчет янәшәсендәге мулла өенә алып керде. Ашыгыч ярдәм хезмәткәре миңа уколлар ясаганда: "Апа, нык тот үзеңне. Улыңны озатасың да бар бит әле",- дигәч, барысын да аңладым.

    Шул вакыттан бирле ун ай үткән. Мәскүрә апага өендәге барлык әйберләр дә улын хәтерләтә. Әнә, дини китаплары, заманча музыкаль үзәк, үзенең һәм әтисенең гармуннары. Җыр-моңны сөйгән, димәк.

    -Тәфкил бик тәртипле, пөхтә булды, чисталыкны сөйде. Унсигез ел буе ферма көтүен көтте. Хайваннарны яратты, нәни бәкәйләрнең матурлыгына соклана иде. Тавык та чалганы булмады үзенең. Өй эшләрендә гел булышты. Соңгы вакытта хәлсезләнеп йөргәндә дә тик тормаска тырышты,- дип дәвам итте Мәскүрә апа. -Намазга ничек, ни өчен басканын белмим. Үзеннән бу хакта сорагач: "Күктән куштылар миңа", - дип кыскача гына җавап бирде. Кукмарага йөреп, мәдрәсәдә бер ел укыды. Хәер, үземнең әти-әнием дә биш вакыт намазны калдырмыйча яшәделәр, ирем дә муллалар нәселеннән иде.

    Мәскүрә апага үз гомерендә күпне күрергә, кичерергә туры килгән. 46 яшендә биш бала белән тол калган. Аңарчы да, ире Наил буыннары шешеп авыртканлыктан, авыр эшләрне үзенә башкарырга туры килгән. Бәла үзе генә килми, диләр. Иренең вафатыннан соң бер ел да үтмәгән, йорт-җирләре янып беткән. Җиде машина көл-күмер җыештырып түккәннәр. Шул ук елны Мәскүрә апага операция ясатырга туры килгән. Әмма бирешмәгән ул. Фермада эшләп, үз хуҗалыгында да икешәр сыер, егерме бишәр сарык, кош-корт асраган, шул тырышлыгы белән яңа йортлы булган. Әлбәттә, балалары булышып үскәннәр. Оныгы Фәннур да:

    -Әби безне дә кечкенәдән эшкә өйрәтте,- ди.

    Мәскүрә апа хәзер дә тик тормый, эре мал-туар, казлар, тавыклар асрый. Үзе әйтүенчә, шундый яшәү рәвешенә күнеккән инде ул.

    -Быел чират буенча көтүгә үзем чыктым. Басуга радиоалгыч, гәҗитләр алдым. Бик күп гәҗитләргә язылам мин, күзлексез укыйм әле,- дип шаккатырды мине. Аннары моңсуланып әйтеп куйды:

    -Тормышым җитеш, пенсия алам, күчтәнәчләр җибәреп торалар, тик улымны югалтканнан соң, дөньяның кызыгы, куанычы юк.

    Авыр аңа, бик авыр. Әмма ул ялгыз түгел, кызы, өч улы, аларның хәләл җефетләре, җиде оныгы һәрчак хәлен белеп, ярдәм итәләр. Без сөйләшкән арада да өеннән кеше өзелмәде. Тәфкиле дә стенадагы фотосурәттән карап тора.

    Аның соңгы минутлары турында авыл имамы Сәлим Хәкимов белән сөйләштек.

    -Ул көнне мәчеттә кеше күп, хәтта башка авыллардан килгән кешеләр дә бар иде, - дип хәтерен яңартты ул. - Тәфкил мәчеткә икенче булып килде. "Иртәгә үзем алдан киләм, савабын үзем алам",- диде, елмаеп. Моңлы итеп азан әйтте. Ястүдән соң витр намазының бер рәкагатен укып, икенчесен укырга дип торып баскач, кинәт авып китте. Янәшәсендә генә гыйбадәт кылучы авылдашыбыз Равил аны тотып калды. Мин ни булганын шунда ук аңышып өлгермәдем, ялгыш баскан микән, дип уйладым.

    Хәлем юк, дип йөргән иде ул соңгы вакытларда. Дәваханәгә бармады. Биш ел элек намазга басып, авырмаган чакларында мәчеткә гел килә иде. Күңеле чиста булгандыр, бик тырышып, ихластан йөрде. Аның вафаты, дөньядан теләсә кайсы вакытта китәсегезне онытмагыз дигәндәй, кешеләргә кисәтү һәм бер үк вакытта дәгъвәт - дингә өндәү булып тора, минемчә. Мондый гыйбрәтле хәл турында үз гомеремдә бер генә тапкыр ишеткәнем булды: Казанда мәчетләр салдырган бер имам шулай ук намазлык өстендә, сәҗдәгә киткән җирендә җан биргән.

    Мәчеттәге хәл Равил абый Кәримовның күз алдыннан китми икән.

    -Тәфкил минем аякларыма авып төште. Көтелмәгән хәл булды бу, кода бабасы булгач (чит кеше түгел бит), курыкмадым үзе. Бер-ике тапкыр авыр сулыш алды да, тынып калды. Селкетеп тә карадым үзен, тик файдасы булмады. Сәлим хәзрәт, тиз генә өенә чыгып, ашыгыч ярдәм чакырды. Әмма медикларга, Тәфкилне караганнан соң, аның үлемен расларга гына калды. Бу хәл турында башта әнисенә әйтми тордык, иң элек шушы авылда яшәүче абыйсы Фидәил белән энесе Фәриткә хәбәр иттек. Тәфкилне, аның намазга чакырган моңлы тавышын әле дә юксынабыз. Тормышта да бик ярдәмчел иде ул, йомыш белән килгән бер кешене дә кире бормады. Начар сүз дә ишеткәнем булмады минем аннан. Көтү чираты җиткәндә дә, малларны аның белән көтәргә җиңел иде.

    Гөнаһсыз адәм баласы юктыр бу дөньяда. Тәфкил Ягудинның да хата-кимчелекләре булмый калмагандыр. Әмма аны җылы итеп искә алалар. Риясыз, бер кешегә зыяны булмады, яхшы яктан гына тасвирлый алам, ди авылдашы Моисей Ямбулатов та. Яхшы сүзләр мәрхүмнең рухына дога булып ирешә, диләр. Димәк, халык хәтерендә якты истәлек калдыру - дөрестән дә, зур бәхет.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: