Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Планнар зурдан,әмма барысы да тормышка ашырлык

    Моннан 4-5 ел элек икътисадый хәле бик авыр булып, бөтен мөлкәте идарәче компанияләр кулына күчкән "Восток" бүген авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә тотрыклы эшләүче, аякта нык басып торучы хуҗалыклардан санала. Яңа җитәкчеләр килеп, дилбегәне үз кулларына алгач, хуҗалыкта эш тамырдан үзгәрде, күрсәткечләр сизелерлек арта башлады.

    Реклама

    Мондый хуҗалыкларның хисап җыелышларында катнашу үзе бер күңелгә канәгатьләнү хисе бирә. Чөнки горурланып сөйләрлек уңышлары бар: узган елны 51 миллион сум акча кереме белән төгәлләгәннәр, шуның 14 миллион сумы - саф табыш. Бу акчаның 46 миллион сумы терлекчелектән кергән, иң күп табышны сөтчелек тармагы бирә. Шуны күздә тотып, банктан 80 миллион сум кредит алып, Түбән Шәмәрдән комплексында 800 баш малга исәпләнгән мега-ферма төзергә уйлыйлар. Ул сафка баскач, көн саен 15 тонна сөт җитештерергә мөмкин булачак.
    -Мондый төзелешкә тотыну үзе бер батырлыкка тиң. Бу инде киләчәкне күз алдында тоткан, акыллы җитәкчеләр хуҗалык белән идарә итә дигән сүз. Әлеге ферма гасырлар буе халыкка хезмәт итәчәк, авылда өстәмә эш урыннары булдырачак. Акыл белән идарә иткәндә теләсә нинди авырлыклардан чыгарга мөмкин. 3-4 ел эчендә аякка басып, сез моны үзегезнең тырыш хезмәтегез белән исбатладыгыз, - диде хуҗалыкның хисап җыелышында катнашкан район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, востоклыларның бүгенге хәленә югары бәя биреп.
    Хәзерге вакытта хуҗалыкта һәр сыердан көнгә уртача 17шәр килограмм сөт савыла. Игенчелектә нәтиҗәле эшләү терлекчелектә ныклы азык базасы булдырырга мөмкинлек бирә. Быелгы язгы кыр эшләренә дә җиң сызганып хәзерләнәләр: тагылма машиналарның инде күбесе сафка бастырылган. Узган ел 16 миллион сумлык яңа техника сатып алганнар. Быел да бәрәңге, бөртекле ашлык комбайннары, тракторлар, җир эшкәртү техникасы алу планлаштырыла. Машина-трактор паркы әнә шулай акрынлап яңартыла, ләкин әле иске техникадан да файдаланырга туры килә. Ә аларны төзек хәлдә тоту өчен зур чыгымнар, механизаторлардан осталык таләп ителә.
    Хуҗалыкта уртача айлык хезмәт хакы 9 мең сумнан артып китә, аның күбесе акчалата түләнә, калган өлеше өчен ашлык, печән бирелә. Шәхси хуҗалыкларда да мал аз түгел, дүрт авылдагы 283 хуҗалыкта 538 мөгезле эре терлек бар. Халык нык тормышта яши. 2000 елда шәхси хуҗалыкларда нибары 21 җиңел машина булса, хәзер аларның саны 207гә җиткән. Моннан тыш, 34 трактор, 21 йөк машиналары да бар. Хуҗалык җирле социаль мәсьәләләрне хәл итүгә дә ярдәм күрсәтә, узган ел шул максаттан 755 мең сум акча тотылган.
    -Моннан 3-4 ел элеккеге чор белән чагыштырганда күрсәткечләребез күпкә югары булса да, әле һәр тармакта файдаланылмаган резервлар да аз түгел. Күбрәк табыш алу өчен безгә аларны эшкә җигәргә кирәк, шул чагында социаль тармакка ярдәмебез тагын да зуррак булыр, - дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе Сергей Димитриев, еллык башкарылган эшкә хисап биреп.
    Киләчәккә планнары зурдан аларның. Әмма берсе дә хыялда гына калырлык түгел. Эшләргә теләгән чарасын табар, диләр бит. Востоклыларга да бүгенге белән генә канәгатьләнмичә, яхшыракка омтылу, хуҗалык итүдә яңа юллар эзләү, алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнү кебек сыйфатлар хас.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: