Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Пионерлар һәрчак алда

    1922 елның февраль-апрель айларында Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелеп үткән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. В.Ленинның тормыш иптәше Н.Крупская балалар оешмасын төзүгә үзенең бөтен көчен бирә. 1922 елның 19 маенда комсомолның II Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Әлеге карар нигезендә барлык...

    Реклама

    Зур Сәрдек авылында пионер оешмасы укытучы Мәгъсүм Рафиков тарафыннан 1926-27нче уку елында төзелә. Иң беренче булып пионерга керүчеләр 4 сыйныф укучылары: Рәшит Мостафин, Васыйк Хафизов, Габделхак Хафизов, Зәкия Сәмигуллина, Гыйльметдин Галимуллин, Барый Баһрамов, Сәйфетдин Сафин, Асия Мостафина, Рабига Мостафина, Габделхак Галимуллин, Насир Шакиров, Гыйлембану Галимуллина, Рәфагетдин Рамазановлар була. Алар галстук тагып йөрмәсәләр дә, төрле түгәрәкләр оештырганнар, почмаклар төзегәннәр, лозунглар язганнар. 1932 елда пионер оешмасы белән эшләргә Наилә Сафина җибәрелә. Дружинаның беренче өлкән әйдаманы тырышлыгы белән пионер оешмасы шактый үсә һәм ныгый, һәр класста 10-15 пионер була.
    1935-36 елларда өлкән пионервожатый булып Суфия Бакирова, алга таба Мәгъфүрә Хафизова, Мәдинә Ишмөхәммәтовалар эшли. Мәктәптә беренче тапкыр Яңа ел бәйрәме уздырыла, колхоз пионер лагере оештырыла. Пионерлар махсус форма киеп йөриләр, бәйрәмнәрдә байрак астында урамга чыгалар, очрашуларда катнашалар. Сугыш елларында пионерлар белән күбрәк хәрби уеннар уйнала, сугыш техникасы өйрәтелә. Өлкән вожатый булып Хәдичә һәм Бәдәр Фазлыевалар эшләгән чорда Җиңү тантанасы бәйрәм ителә.
    Сания Нуриева, Рәфидә Степанова, Рая Ильина, Ләлә Хәйретдинова, Миннур Баһабиева, Роза Хөснетдинова, Мөнәвәрә Вильданова, Дания Гарифуллина, Фүрия Гобәйдуллина, Әлфия Хөрәмшиналар пионерлар белән бик күп эшләр башкаралар. Туристик походлар оештырыла, кабаттан колхоз пионер лагере эшли башлый, "Балкыгыз, Ленин йолдызлары!" дигән өчьеллык старт кабул ителә. 1965 елның 9 маенда мәктәптә сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл-обелиск ачыла. Уку елы дәвамында тырышып укыган пионерларны Казан, Мәскәү кебек зур шәһәрләргә, пионер лагерьларына, туристик походларга алып баралар. Колхоз пионер лагеренда ел саен 150дән артык пионер ял итә. 1966-67 елларда отряд сборлары аеруча күңелле уза торган була. Мәктәптә укучыларның үзидарәсе эшли. Моның буенча төрле штаблар төзелә. Зур Сәрдек мәктәбендә уку, җәмгыятькә файдалы хезмәт, сәясәт, культура-масса, интернациональ дуслык, спорт, туган якны өйрәнү секторлары эшли. Илнең барлык дружиналары шикелле безнең пионер оешмасы әгъзалары да "Очкыннан ялкын кабынды" дигән походка кушыла. Беренче колхозчылар, пионерлар эзләп табыла. Тарих музее булдырылганнан соң, укучылар анда иске акчалар, бизәнү әйберләре, эш кораллары алып килә. Пионерларның яраткан эшләренең берсе - революцион җырларның тарихын өйрәнү була. Тимурчылар командасының да эше хөрмәткә лаек. Дүрт зонага бүленеп, һәрберсендә кызу пионер эше кайный. Пионерларны балалар бакчаларына йөрүчеләр дә сагынып көтеп ала. Апа-абыйлары ясап биргән тауда шуу, алар белән күңелле уеннар уйнау үзе ни тора!
    Һәр атнаның якшәмбесендә пионерлар ял клубына йөриләр. Анда доклад тыңлана, концертлар оештырыла, кинофильм күрсәтелә, күңел ачулар була. Пионерлар октябрят дусларын да онытмый, аларга Мальчиш-Кибальчиш мәсьәләләрен үтәргә булышалар. 1969-70 елларда В.Ленинның тууына - 100, Татарстанның төзелүенә 50 ел тулу билгеләп үтелә. Әлеге даталар уңаеннан төрле конкурслар, ярышлар, өмәләр үтә, стена газеталарына конкурс игълан ителә.
    Бүгенге көндә пионерларның эшен Татарстан варислары уңышлы дәвам итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: