Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Печәнгә төшәр чак

    Язгы кыр эшләре төгәлләнеп, атна-ун көн вакыт үтүгә, авыл халкы өчен яңадан күләмле, җаваплы хезмәт - терлек азыгы хәзерләү башлана. Аның уңышлы барышы билгеле бер дәрәҗәдә һава торышына да бәйле. Шуңа күрә сыйфатлы азык хәзерләү өчен явымсыз көннәрдә хезмәтне тиешенчә оештырып, техникадан җитештерүчән файдаланырга кирәк. Игенчелектә чиратта торган башка кыр...

    Реклама

    Язгы кыр эшләре төгәлләнеп, атна-ун көн вакыт үтүгә, авыл халкы өчен яңадан күләмле, җаваплы хезмәт - терлек азыгы хәзерләү башлана.
    Аның уңышлы барышы билгеле бер дәрәҗәдә һава торышына да бәйле. Шуңа күрә сыйфатлы азык хәзерләү өчен явымсыз көннәрдә хезмәтне тиешенчә оештырып, техникадан җитештерүчән файдаланырга кирәк. Игенчелектә чиратта торган башка кыр эшләре дә соңарганны яратмый. Явымлы көннәрдә баш калкыткан чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары күрү, уракка хәзерләнү дә бүген мөһим бурычларның берсе булып тора. Узган атнада "Урал" хуҗалыгында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә әнә шул мәсьәләләр турында сөйләшенде.
    Республикада күпьеллык үләннәрнең беренче катын 20 июньгә кадәр җыеп алу бурычы куелды. Моның өчен хәзердән үк эшкә керешергә кирәк. Ә эшнең көйле баруы өчен техниканың хәзерлек сызыгына куелган булуы шарт. Ураллыларның, елдагыча, быел да җиңнәре алдан сызганулы. Азык хәзерләүдә катнашачак барлык төр комбайннарны, тагылма машиналарны җентекләп төзекләндереп, сафка бастырганнар, инде кайберләре өчен күптән эш башланган: маллар өчен басудан яшел масса ташыйлар.
    -Техника җитәрлек, көнгә 70-75 гектарның уңышын җыярлык мөмкинлегебез бар. Сенаж чокырларын көн ярым - ике тәүлек эчендә тутыруны бурыч итеп куябыз. Кайткан массаны тәүлек буе таптату оештырылачак. Яшел массага кушу өчен биологик консервантларга өстенлек бирәбез, һәр төр культура өчен аерым консервант кирәк. Шул чагында гына сыйфатлы азык хәзерләргә мөмкин. Кайбер траншеяларны тоз белән генә салабыз, - ди хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов.
    Булсынга дип эшләү, бер генә нәрсәгә дә вак-төяк дип карамау күптән инде ураллыларның хуҗалык итү нормасына әверелгән.
    -Бу хуҗалык ел саен азыклы, чөнки җирдә тиешенчә эшли беләләр, технологик таләпләрнең үтәлешенә игътибар зур, - дип билгеләп үтте район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да.
    Чыннан да, "Рассвет" агрофирмасында киләсе елның мартына, "Урал"да февраль аена кадәр җитәрлек терлек азыгы запасы бар икән әле. Быел исә 3850 гектарда азык культуралары игелә. Күпьеллык үләннәрнең беренче каты мул уңыш белән сөендермәсә дә, басулар чиста. Алар ел саен чираттан яңартылып торыла. Моның өчен орлыкны үзләре җитештерәләр. Кукурузның рәт араларын бер кат эшкәртеп чыкканнар, бер генә чүп үләнен дә күрмәссең. Тишелеше дә яхшы. Башка иген басулары да мул уңыш вәгъдә итә.
    Терлекчелектә дә җәйге мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланалар. "Рассвет" белән бергә исәпләгәндә көнгә 30 ярым тонна сөт сатылу үзе үк бу тармактагы хезмәткә бәя булып тора.
    -Быел бирегә Әтнәдән район Башлыгы җитәкчелегендә делегация килгән иде, фермалардагы тәртипкә, малларның торышына, ирешелгән күрсәткечләренә таң калып киттеләр. Чыннан да, ураллыларның да, күрше вахитлеләрнең дә, алардан калышмаучы востоклыларның да хезмәте мактауга лаек. Өйрәнерлек эшләр күп, менә дигән тәҗрибә мәктәбе бу. Мондый тәртипне агрофирмаларда да булдырырга кирәк, - диде район Башлыгы күргәннәргә йомгак ясап.
    Районның сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар исәбендә баруы беренче чиратта әнә шул хуҗалыкларның тырыш хезмәтенә бәйле. Калганнарга да бер урында таптанмаска кирәк, савымны арттыру өчен мөмкинлекләрнең чикләнмәгән вакыты хәзер.

    Рәсемдә: механизаторлар Мансур Шакирҗанов, Азат Кильмаков, Рафис Галимов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: