Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Пар нарат – язмыш билгесе

    Оныклары Русланның никах мәҗлесендә Рәкыя апа белән Мөдәрис абый Барыевлар иң хөрмәтле кунаклар иде. Тормышлары да гаилә коручы яшь парга үрнәк булырлык шул: Березняк авылында илле елга якын иңгә-иң куеп, бер-берсенең йөрәк тибешләрен тоеп яшәгәннәр, дөньяның барлык борчу-мәшәкатьләрен, шатлыкларын бергә күтәргән алар. Олыгайган көннәрендә дә бәхетле булулары йөзләреннән күренә.

    Реклама

    Еракта калган яшь
    лек еллары,
    чәчләре чәчкә бәйләнгән мәлләре хәтердә яңарып, күңелләрен кузгаткандыр бу көнне. "Картаямени соң йөрәк?" дип юкка гына җырланмый бит. Кавышу тарихы да кызыклы аларның, маҗарага тиң: Мөдәрис абый сөйгәнен урлап алып кайткан!
    Бу хакта сүз кузгаткач, Рәкыя апа елмаеп куйды:
    -Элгәре андый йола бар иде шул,-ди.
    Кызның Буа шикәр заводы төзелешеннән кайтып, Кукмара көнкүреш комбинатында эшләп йөргән чагы була.
    -Галәмәт ямьле җәйге көн иде. Сабантуйлар гөрләгән чак. Район сабантуен тамаша кылганнан соң, үзебезнең Камышлыга юл тоттым. Дус кызларым белән су буена кичке уенлыкка төштек. Аннан уйнап-көлешеп кайтып килгәндә төн урталары булгандыр. Мөдәриснең җигүле аты безгә туган тиешле кешеләрнең капка төбендә тора иде. Аны-моны абайлаганчы егет мине күтәреп арбага салды да, малкайны куаларга тотынды. Күргән-белгән егет булгач, карышмадым инде, - дип сөйли Рәкыя апа. - Өйдә безне әнисе каршылады. Бергәләп чәй эчтек. Аннары Мөдәрис ишегалдындагы арбага чыгып ятты, ә мин сеңлесе белән йокладым. Никах укылмаган көе төнне бергә үткәрү турында уйлаган да юк! Иртән торгач, Мөдәрискә эндәшкән идем, уянмады. Үпкәләгәнмендер, күрәсең: кайттым да киттем өйгә. Биш-алты чакрым араны үткән идем, атка атланып куып җитте мине булачак хәләл җефетем. Дулкынланган, бик борчулы иде.
    Егет белән кыз күзләргә-күз карашып аңлашалар да, атны йөгәненнән җитәкләгән көе җәяүләп Березнякка таба борылалар. Гомер юлларыннан гел шулай янәшә атлау өчен...

    Бу бәхетле миз-
    гелләр Мөдәрис
    абыйның да бүгенгедәй күз алдында. Барлык ваклыклары белән. Тик кызның мәхәббәтен башкача да яулап булгандыр бит? Бу четерекле сорауга җавабы әзер аның.
    -Ун яшемнән көтү көтеп, атасыз үскән егет идем бит мин. Әниебезгә дүрт бала идек, фәкыйрьлек көчле булды. Шуңа күрә Рәкыягә тәкъдим ясарга кыюлыгым җитмәде. Камышлы тегермәненә фураж оны тартырга йөрдек без. Рәкыяне шунда күреп ошаттым, өйләренә дә кергәнем булды. Чибәр иде ул. Әле дә бик сөйкемле.
    Ә бит тәвәккәллек булган Мөдәрис абыйда! Өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелеп, фашистларга каршы көрәштә батырларча һәлак булган әтисе каны ага бит аның тамырларында.
    -Әнием (мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын) уятты мине иртән. Кызың китте бит, ди. Сикереп тордым да, аякларыма носкилар гына кигән көе атка атланып чаптым артыннан, -дип сөйләвен дәвам итә ул.- Рәкыя басу уртасындагы пар нарат янына якынлашып килә иде. Нәкъ биредә очрашуыбыз язмыш билгесе булгандыр. Кызганыч, яратуым турындагы сүзләрне ишеткән наратларның берсе юк инде хәзер.

    Тату, матур гаилә ко-
    ралар Рәкыя апа
    белән Мөдәрис абый. Үз тырышлыклары, хәләл хезмәтләре белән көн күрәләр. Рәкыя апа күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкара. Мөдәрис абый ат җигеп, аннары чылбырлы тракторда эшли. Бригадир, ферма мөдире вазыйфаларын да ышанып тапшыралар үзенә. Кечкенәдән эшләвен исәпкә алмаганда да, хезмәт стажы 54 елга җыелган аның. Тормыш иптәше белән тәүфыйклы, игелекле дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Олысы Рәмзия - Казанда, Рәхилә - Кукмарада, Тәнзилә Зур Кукмарада яшиләр. Һәркайсың үз гаиләсе, үз тормышы. Уллары Фәнис исә төп йортта калган. Җиде онык, ике оныкчык - әби белән бабайның зур шатлыгы, нәсел дәвамчылары.
    -Кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшәтте мине Рәкыя. Аш-суны алдыма ук китереп куя, чәйне ясап бирә иде. Хәзер дә шулай. Шуңа күрәдер, шөкер, бүгенгәчә үз егәремдә мин, - дип йомгаклады сүзен Мөдәрис абый. Тормыш юлында Рәкыя апаны очратканы өчен язмышына рәхмәтле ул. Бер-берсенә терәк булып, тагын да күп еллар чөкердәшеп яшәргә язсын үзләренә.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: