Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Озын гомерлеләрне Президент котлый

    Әсән-Елга авылында яшәүче, шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үткән Галимуллина Хәдичә Галимулла кызына Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасы тапшырылды.

    Реклама

    Хәдичә апа килене Гөләндәм һәм оныклары тәрбиясендә бик бәхетле картлык кичерә. Аллага шөкер, күзләре күрә, колагы ишетә, зиһене ачык. Йөзне түгәрәкләгәндә капка төбендә күршеләр белән гапләшеп утыру һәркемгә дә насыйп түгел бит. Әбекәй исә өйдән бер чыгып китсә, авылны урап кайтырга мөмкин. Безне дә ишегалдына чыгып каршылады, тәрәзәдән карый-карый күзләрем талды, бигрәк озак көттердегез, дип шелтәләп тә алды әле.
    -Кунакларны бик ярата ул. Яше олы булса да, әнкәйнең хәтере яхшы - белмәгән кешесе юк. Күбесен таный, исемнәрен дә белә. Юкка гына "аяклы тарих" дип йөртмиләр инде үзен. Кайвакыт көннәр буе сөйли, эшеңне бер якка куеп тыңлап кына өлгер. Аяклары йөреп торганда күңеле гел урамга ашкына аның. Саф һава сулап кергәч, яшь баладай изрәп йоклый, - ди килене.
    Биш балалы гаиләдә дөньяга килгән Хәдичәгә сугыш китергән газапларны да, ачлык-ялангачлыкны да күп күрергә туры килә. Дүрт класс укыганнан соң колхоз эшендә бил бөгә: атлар, сарыклар карый, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басуда урак ура.
    -Хезмәтебезнең авырлыгын әйтеп бетерерлек түгел иде. Безнең баштан кичкәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын. Хәзер уйлыйм да, шулкадәр нык, чыдам булуыбызга таң калам. Көнгә унөч-ундүртәр сәгать ничек эшләгәнбездер, белмим. Дөрес, ачлыктан шешенеп, тәмам хәлдән таеп, ашлык көлтәләре арасында үлеп калучылар да аз булмады, - дип искә ала ветеран ул вакытларны. - Япь-яшь килеш яу кырына чыгып киткән абыйларымны уйлый-уйлый оекбашлар, бияләйләр бәйләп төн уздыра идем. Икенче көнне кабат уракка...
    Окоп казырга алып баруларын да яхшы хәтерли юбиляр:
    -Районнан өчәү идек. Безне товар поездына утыртып алып киттеләр. Юл буе борчылып, кайгырып барган идек, Ходайның рәхмәте, Казанга җитүгә "Сугыш бетте!" дигән куанычлы хәбәр ишеттек. И сөендек инде шул вакытта. Үзебез елашабыз, үзебез кочаклашабыз. Күктә ялтырап кояш чыкты, көн дә җылытып җибәргәндәй булды. 1945 елның 9 мае әнә шулай иң шатлыклы көннәрнең берсе булып күңелгә уелып калды.
    Күпсанлы орден-медальләргә ия булган тыл ветеранын тыныч тормышта бала хәсрәте дә читләп үтми - газиз уллары бер-бер артлы бакыйлыкка күчә аның. Ярый әле кайгы-хәсрәтен уртаклашырга янәшәсендә бердәнбер таянычы һәм юанычы - төп йорттагы килене була. Гөләндәм апаны ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел булганы өчен авылдашлары да ярата, хөрмәт итә. Күп еллар ялгыз карт-карчыкларны карады, социаль хезмәткәр булып эшләде, иреннән иртә тол калып ике ул үстерде ул. Хәзер исә бер дә авырсынмыйча каенанасын тәрбия кыла. Туксан биш яшьлек әбинең өс-башы караулы, урыны түрдә. Юбилярның туган көне уңаеннан да мул итеп табын әзерләгән, котларга килүчеләрнең берсен дә чәйсез чыгармый.
    Пычак авыл җирлеге башлыгы, юбилярның күршесе Габделфәт Нәфыйков та балачак хатирәләре белән уртаклашты:
    -Хәдичә апа гомер буе хуҗалыгында күпләп сарык асрады. Көтү чыккан вакытта чип-чиста, йоннары ялтырап торган бәкәйләргә карап, юамы икән әллә ул аларны, дип уйлый идек. Чисталыкка зур игътибар бирде - капка төбендә бер чүп әсәре күрмәссең. Безгә усал тоелгандырмы, ул тирәгә барып уйнарга шүрли идек. Туган көне уңаеннан юбилярга нык сәламәтлек телибез. Авылыбызның Ак әбисе булып тагын күп еллар яшәсен иде әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: