Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Онытырга хакыбыз юк

    Матурлыгы өчен бу көннәрнең Кемнәр генә корбан булмаган! Исемнәрен тарих безгә үзе Саклап килә ерак еллардан. Балыклы авылының да 113 ир-егете илебезне явыз фашистлардан азат итү өчен көрәштә һәлак булган. Кайбер гаиләләр бу рәхимсез сугышта өчәр-дүртәр улларын югалткан. Ир-егетләрнең асыллары: гармунчылар, сабантуй батырлары, һөнәр ияләре вакытсыз, газаплы үлемгә дучар булган....

    Тимерхан Шәмсетдиновның өч баласы кала, кечесенә әле 11 ай гына була. Хатыны Сабира ирен сугышка озаткан көнне искә төшереп: "Улым Зиннурны әтисеннән чак аерып алдым", - дип сөйли. Бичара баланың нәни йөрәге мәңгегә аерылышуны сизгәндер инде.
    Хәйрулла Габдрахманов хатыны, җиде яшьлек улы Зиннәтулла белән саубуллашып китә фронтка, бишектә яткан улы Нурзадәнең башыннан сыйпый. Бер хаты килә: "Карчыгым Мәгемүрә, балаларны ничек булса да үстерергә тырыш, исән кайтсам, барлык авырлыкларны да үз өстемә алыр идем", - диелгән була анда. Гаиләләре турында уйлап, бәгырьләре телгәләнеп ут эченә кергән шул ир-егетләр! Хәйрулланың бертуганнары Миннемулла белән Нургалигә дә исән калу язмаган. Әтиләре Габдрахман, әниләре Латыйфа бу кайгыларны ничек кичергәннәрдер?! Миннемулланың ике сабые да әти назыннан мәхрүм калган.
    Фашист мәлгуньнәр белән көрәшкә Гайфетдиновлар гаиләсеннән дә лачын кебек дүрт егет чыгып китә. Олысы Нәҗипкә хатыны Бәдерниса һәм бер яшьлек кызы белән аерылу гаять авыр булгандыр: бергә бик аз яшәп калганнар бит. Ир бер хатында: "Без Мәскәүдән өч чакрым ераклыкта, урман эчендә", - дип язган. Нәҗипнең энесе Хаҗип та яңарак кына үз гаиләсен корган була, фронтка ул Казаннан, хәрби уеннар үткәннән соң алына. Уртанчы энесе Габделбәрнең дошманга каршы атлы кавалериядә көрәшкәне мәгълүм. "Каргалар очкалыйлар. Суык, ашарга әз, көн саен яңгыр ява", - дип язган хаты килгән. "Каргалар" дигәндә немец самолетларын күздә тоткан ул, тәгаен. Фронттагы хәлләр турында тәфсилләп язарга ярамаган бит. Төпчек ул Даянның туган йортына бер хәбәре генә килеп өлгерә: "Абыйлар беткән җиргә килеп җиттек. 15 чакрым гына калды. Иртәгә сугышка керәбез", - дигән юлларны язганда ниләр уйлагандыр 19 яшьлек егет? Япь-яшь көе дәһшәтле үлем белән кара-каршы очрашу көткән бит аны. Ике ир туганга да сөйгән ярлары белән кавышу насыйп булмаган.
    Гафәбану апа белән Гатаулла абый Галиевлар соңгы сулышларына кадәр кайгы-хәсрәт эчендә булганнардыр: өч улларын сугыш уты ялмап алган бит! Олысы Мөҗипнең дүрт баласы калган, уртанчысы Мөбарәкшаның исә ул сугышка киткәннән соң ике сабые да дөнья куйган. Тормышны танып та өлгермәгән бичара балаларны ачлык-авырулар кара гүргә керткән. Барысына да сугыш башлаган залимнәр гаепле. Галиевларның төпчек уллары Хисаметдин өйләнмәгән, сөю-сөелү бәхетен татып та карамаган көе һәлак була.
    Гражданнар, фин сугышларыннан исән кайткан Газиз Гариповка 46 яшендә янә фашистларга каршы көрәшкә чыгып китәргә туры килә. Командир итеп билгеләнүе мәгълүм. 3-4 айдан һәлак булуы турындагы хәбәрен алгач, хатыны Маһибәдәр тәгәри-тәгәри елый. Җиде баланы аякка бастырырга кирәк булган бит берүзенә. Әтисе киткәндә туып калган төпчек кызы Рабига гына озак яшәми.
    Фатыйма апа белән Гариф абый Гариповлар да өч улларын югалту ачысын кичерәләр. Олысы Котдуска яуга чакыру килгәндә дүртенче сабые тумаган да була әле. "Кайтырга туры килмәс инде... Хәлең җитәрлек булса, корбан чалдырып, Коръән укыта күр", - дип соңгы сүзләрен әйтә ул хатыны Зөлкагъдәгә. Гариповларның уртанчы уллары Нәҗип тә илне сакларга китә, әмма 1944 елның җәендә нахакка гаепләнеп кулга алына, көзен аны аклыйлар. Өенә үлгән хәбәре килә. Төпчек ул Әхмәтгали сугыштан үпкәсенә салкын тидереп кайта һәм, бер ел авырып ятканнан соң, 22 яшьлек егет мәңгелеккә күзләрен йома.
    Сугыш кырында абыйлы-энеле ятып калганнар күпме! Муллаисхак белән Фәйзелбарый Мусиннар, Миннегазиз белән Шәйхелислам Камалиевлар, Зариф һәм Миннегариф Мөхәммәтдиновлар, Әгъләмҗан һәм Нигъмәтҗан Шакирҗановлар, Мәгъсүм белән Миннехан Юнысовлар, Вагыйз белән Садретдин Бәдретдиновлар һәм башкалар. Кайсының нәни балалары әтисез үсүгә дучар булган, кайсысы сөйгәне белән кавышырга да өлгермәгән... Никадәр бәхетсез, ачы язмышлар! Әрнү-газапларны күп күргән өлкәннәрнең теләкләре бер: сугышлар кабатлана күрмәсен. Бүгенге тыныч тормыш өчен көрәштә һәлак булганнарны онытмыйк, Хәтер китапларына ешрак күз салыйк. Олыяз авылы музее үрнәгендә (биредә дүрт авылның Хәтер китабы бар) мондый китапларны һәр авылда булдыру зарур.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: