Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Олыязлылар үз тарихын белә (+ФОТО)

    Олыяз авылында сөенечле бәйрәм - авылның үткәнен, шунда туып-үскән кешеләрнең язмышларын чагылдырган китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Гаять зур мәгълүмат тупланып, үтә сабырлык, күп вакыт һәм көч сорый торган, тарихи әһәмияткә ия хезмәт башкарылган. -Мәктәп музее җитәкчесе, үз эшенең фанаты Зөлхәбирә апа Якуповага зур рәхмәт: бу эшне ул башлап йөрде....

    Олыяз авылында сөенечле бәйрәм - авылның үткәнен, шунда туып-үскән кешеләрнең язмышларын чагылдырган китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Гаять зур мәгълүмат тупланып, үтә сабырлык, күп вакыт һәм көч сорый торган, тарихи әһәмияткә ия хезмәт башкарылган.

    -Мәктәп музее җитәкчесе, үз эшенең фанаты Зөлхәбирә апа Якуповага зур рәхмәт: бу эшне ул башлап йөрде. Бергәләп тотынсак, иртәме-соңмы, барып чыга бит ниятебез, - дип башлады сүзен "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе, китапның төп иганәчесе Газинур Хәбибрахманов. Кызыклы факт китерде ул: Кытай халкы үзенең җиде буын бабаларын, аларның ничә ел яшәгәннәрен, нинди авырулар кичергәнен белә, ди. Шуннан чыгып, аларга дәваханәдә диагнозны тиз куялар икән. Кызганычка каршы, совет чорында безнең буыннар чылбыры өзелде шул. "Олыяз авылы тарихы" дигән китап һәр нигезнең еракларда калган тарихын кайтару бурычын куйган.

    Зөлхәбирә апа исә китап язмышына үзләреннән зур өлеш керткән ветеран укытучылар Рәсимә Сәләхова, Рәсимә Хәсәнова, Рәсүлә Зариповаларны, Миңнехан Миңнегалиевны, укучылар Зиләне, Илсинә белән Айсинәне, Рафилне, Альмирны, укытучылар Зөлфия Гыйльметдинова, Нәзирә Гарифуллина, Айсылу Баһавиеваларны мактап телгә алды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов бу мөһим эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәтле булуын белдерде.

    Мәгълүматларны җыю белән генә эш бетми, аларны билгеле бер эзлеклелек белән тәртипкә салу, әдәби телдә эшкәртеп язып чыгарга кирәк бит әле. Энә белән кое казу ягъни. Бу вазыйфаны кичәнең хөрмәтле кунагы, Татарстанның атказанган табибы Зиннур Закиров үз өстенә алган. Ничек тотынырга булдыгыз бу эшкә, дигән соравыма каршы:

    -Зөлхәбирә апам иң олы кыз туганым бит, ничек инде аның үтенеченә каршы киләсең? - дип елмаеп җавап бирде. - Китапны әзерләгәндә бик күп уйландым, авыр кичерешләргә бирелдем. Кайбер авылдашларыбызның икешәр-өчәр уллары сугышта үлеп калган. Моннан да зуррак кайгының булуы бар микән? Шөкер, тормыш дәвам итә. Шушындый зур, заманча мәктәбе булгач, авылның киләчәге өметле. Ә китапның дөнья күрүе балалар тудыру йортыннан бәби алып кайткандай шатлыклы вакыйга булды.

    Әлеге тарихи басманы әзерләүгә Зиннур әфәнденең тормыш иптәше Тәнзилә ханымның, оныклары Рушан Хуҗинның да хезмәте кергән. Бу чарага әлеге пар бергәләп кайткан. Йөзләрендә бераз дулкынлану сизелде. Хәер, һәркем шундый хисләр кичергәндер ул көнне.

    Кичә, җылы эчтәлекле булып, күтәренке рухта үтте. Мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән сугыш чоры күренешләре, милли биюләр, җырлар белән бизәлеп, слайдлар күрсәтелеп, онытылмаслык тәэсир калдырды. Өйлә намазы вакытына туры китереп, сәхнәдән азан әйтелүе биредә яшәүче халыкның динле, иманлы булуын чагылдырды.

    -"Олыяз авылы тарихы" китабы үз эченә халык хәтерен сыйдырган. Аның йөз, мең елдан соң нинди кыйммәткә ия булачагын күз алдына да китерә алмыйбыз - тантанага килгән район җитәкчесе урынбасары Равия Каримуллинаның бу сүзләре, минемчә, иң зур бәя булып яңгырады. Мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев исә әлеге китапның яшь буынны тәрбияләүдәге зур әһәмиятен ассызыклады.

    "Олыяз авылы тарихы" китабын чыгаруга авылның 278 кешесе акчалата ярдәм күрсәткән. Китапның авырлыгы саллы - 1,1 килограмм. Тиражы 350 данә.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: