Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Олыяз авылы тарихы онытылмас

    Шушы көннәрдә, туган авылыма кайткач, туганнарым "Олыяз авылы тарихы" дигән китап бирделәр. Бу китапның авторлары - үзебезнең авыл кешеләре Зөлхәбирә Якупова, Рәсимә Сәлахова, редакторы Зиннур Закиров һәм корректор Тәнзилә Закирова. 500 биткә якын бу китапта авылыбызның барлыкка килүеннән алып, бүгенге көнгә кадәр булган тарихы тупланган. Монда туган һәм вафат булган...

    Шушы көннәрдә, туган авылыма кайткач, туганнарым "Олыяз авылы тарихы" дигән китап бирделәр. Бу китапның авторлары - үзебезнең авыл кешеләре Зөлхәбирә Якупова, Рәсимә Сәлахова, редакторы Зиннур Закиров һәм корректор Тәнзилә Закирова. 500 биткә якын бу китапта авылыбызның барлыкка килүеннән алып, бүгенге көнгә кадәр булган тарихы тупланган. Монда туган һәм вафат булган авылдашларыбызның исемлеге, сугыш чорындагы хәсрәтле еллар, игенчелек, һөнәрчелек, терлекчелектә узган авыр хезмәт юллары...

    Барлык авылдашларыма якын булган кебек, миңа да бу китап бик кадерле. Без дә шул авылда туып, белем алып, олы тормышка аяк баскан кешеләр.

    Китапта сугышка киткән һәр гаилә турында фотосурәтләр белән аерым язылган. Минем әти-әнием дә шулар рәтендә. Сугыш елларының бөтен ачысын үз җилкәләрендә кичергән сугыш ветераны - әтием Хәкимҗан Әхмәтҗановка быел 90 яшь, тыл ветераны, әниебез Рәүфә Әхмәтҗановага 85 яшь булыр иде... Әтиебез 1947 елдан Янил МТСында тракторчы, бригадир ярдәмчесе булып, 1952 елдан колхоз радиочелтәрендә радист булып эшли башлый. 1985 елга кадәр шунда хезмәт куя. Авылларда иң беренче булып радиода көйләп сөйләүче дә әтиебез була. 1996 елда "Атказанган колхозчы" исеме ала.

    1992 елда авылыбызда мәчет ачыла. Бу мәчет төзелешендә дә әтиебез бик күп көч куя. Имам булып тора. Казанга барып укып, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсеннән диплом алып кайта. Әниебез "1941-1945 еллардагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. Гомере буе колхозыбызда хезмәт куя. 7 бала тәрбияләп, һәркайсыннан кадер-хөрмәт күреп яшиләр.

    Исән чакта әти-әниебезнең авылыбыз тарихы турында сөйләүләренә әллә ни исебез дә китми иде. Әти бик зиһенле, күп белә иде. Бик еш авылдашлар, аларның нәселләре турында сөйләргә яратты. Үзенең соңгы көннәрендә дә "Хәтер китабын" чыгаручыларга зур ярдәм итте. 170 кеше турында һәр белгәнен, аларның тормыш юлын әйтеп яздырды, - диелә китапта.

    Реклама

    Бу китапны кулга алгач, янәдән үзебезнең сабый, яшьлек елларына кире кайткан кебек булдым, чөнки бу китапка кертелгән кешеләр без үскәндә гомер итәләр, балалар тәрбиялиләр иде бит. Күбесе бергә уйнап-үскән, укыган дусларымның әти-әниләре. Ләкин бик кызганыч, алар хәзер санаулы гына калдылар.

    Шушы китап аша без авылдашларыбызны, аларның нәсел җепләрен беркайчан да онытмабыз. Алдагы буынга да, авылыбыз тарихын белергә ярдәм итәчәк. Бик зур рәхмәт сезгә, авылдашлар!

    Сәлимә БӘДРЕТДИНОВА,
    Кукмара

    фото http://ww.w.xfiles.ru/upload/blog/c14/_xgcqohrtuo.jpg

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: