Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Октябрь аенда районыбызның кайбер авыл җирлекләрендә сөт 16 сумнан кимрәк бәягә җыелган булган

    Шәхси хуҗалыклардан сөт җыючыларга район җитәкчелеге тарафыннан октябрь аенда бәяне һәр литрга 16 сумнан да киметмәү бурычы куелган иде. Авыл халкы бу хәбәрне сөенеп каршы алды. Моңарчы сөткә гадел бәя булмаудан алар матди яктан гына түгел, рухи зыян да күрделәр дип әйтү ялгыш булмас. Ничек инде: сөт җыючылар, аны эшкәртеп...

    Шәхси хуҗалыклардан сөт җыючыларга район җитәкчелеге тарафыннан октябрь аенда бәяне һәр литрга 16 сумнан да киметмәү бурычы куелган иде. Авыл халкы бу хәбәрне сөенеп каршы алды. Моңарчы сөткә гадел бәя булмаудан алар матди яктан гына түгел, рухи зыян да күрделәр дип әйтү ялгыш булмас. Ничек инде: сөт җыючылар, аны эшкәртеп сатуга чыгаручылар табышка эшләсеннәр дә, мал хуҗаларына тиеннәр гына эләксен ди. Ел әйләнә никадәр авыр хезмәт, вакыт һәм чыгымнар исәбенә җитештерелә бит ул.


    -Мал асраган кеше таң йокысы күрми инде ул. Көн буе терлек янында булгач, киемнәргә дә абзар-кура, тирес исе сеңеп бетә, кайчак кеше янына килергә уңайсызланып торасың. Сыерыңны калдырып, өеңнән дә читкә озакка китә алмыйсың. Әмма авыл җирендә мал асрамасаң, ничек көн итәргә мөмкин? - ди Поч.Кучук авылында хат ташучысы булып эшләүче Раилә Мөлекова.


    Алар өч сыер асрыйлар икән, сугымлык маллары, 20 казлары да бар. Көн аралаш 43-46 литр сөт саталар.
    -Моңа кадәр безнең якларда сөтне бигрәк тә арзанга җыялар иде, шуңа бәя артуга бик сөендек. Октябрь аенда литрын 16 сумга тапшырсак, ноябрь аенда Саба районыннан бер эшмәкәр килеп җыя башлады. Көн аралаш җыя, шул вакытта ук литрына 18 сумнан исәп-хисап ясап китә. Кулга 800 сум тирәсе акча керә. Авыл җире өчен ярап тора бит, - ди Раилә ханым.


    Мәмәшир авылында сөт җыючы эшмәкәр Габделбәр Баязитовка да читтән килгән конкурент табылган.
    -Икесендә дә бер үк бәя булгач, без сөтне күнегелгән кешегә - Габделбәр Баязитовка тапшырабыз. Октябрь аенда ул безгә 17 сумнан түләде, ноябрь аенда бәяне 18 сумга күтәрде, - ди хуҗалыгында 5 сыер асраучы Илшат Шаһиев.

    Реклама


    Бу гаилә көн аралаш 50-60 литр сөт тапшыра икән. Бәя артуга алар да канәгать.
    -Тагын да артсын иде әле. Ашлык бәяләре нык күтәрелде бит. Аннан соң, хәзер авылда мал асраучылар азайды. Продукциягә югары бәя булса, терлек асраучылар күбәер, авыл кешесенә шөгыль булыр иде, - ди Илшат.


    Терлек асрау ул авыл кешесе өчен табыш чыганагы гына түгел, гаиләнең терлекчелек продукциясе белән тәэмин ителүе, яшәү рәвеше дә. Шуңа күпләр нинди дә булса мал, һич югы кош-корт асрарга тырыша. Авыл җирендә яшәп, ындыр табагы кадәр абзарларны ничек буш тотмак кирәк, диючеләр дә бар. Өлкәнрәк буын өчен ул инде яшәү рәвешенә әверелгән. Озак еллар игелекле хезмәт иткән сыерын сатканда күз яше түгүче авыл апалары аз түгел бит. Әмма мал-туарын бетереп, иркенлеккә-тынычлыкка өйрәнгән кеше яңадан сараена сыер кертми инде ул. Ә бер сыер асраган кеше, әгәр аннан файда алырлык булса, мал санын ишәйтергә мөмкин. Шуңа бүген мал тоткан кешегә ярдәм ителсен, ә ул саткан ит-сөткә тиешле бәһа куелсын иде. Ләкин һәр сөт җыючы эшмәкәргә төгәл бурыч куелса да, октябрь аенда Поч. Кучук, Ятмас Дусай, Нырты, Ядегәр, Югары Чура авыл җирлекләрендә әле сөт 16 сумнан кимрәк бәягә җыелган.


    Хәзер исә районыбызның шәхси хуҗалыкларында 4919 сыер асрала. Быелның 10 аенда 181533 центнер сөт җитештерелгән. Шуның 51 проценты гаиләнең үз ихтыяҗы өчен тотылса, 88895 центнеры сөт җыючыларга тапшырылган яки читкә сатылган. Базарда литр ярымлы шешәләргә тутырылган сөт 45 сумга сатыла. Казан ярминкәләрендә дә аңа сорау зур: авыл сөте дип, яратып, литрын 22 сумнан тиз арада алып бетерәләр икән. Кибетләрдәге азык-төлек муллыгына ияләнеп беткәч, хәзер күпләр экологик яктан чиста, сыйфатлы продукциягә өстенлек бирә башлады.


    Октябрь аенда авыл җирлекләрендә сөт җыючылар тарафыннан 1 литр сөткә түләнгән бәяләр (сумнарда)
    Сәрдекбаш, Раниф Әхмәтов - 17,50.
    Сәрдекбаш, Шәрипҗан Фәйзуллин - 17,0.
    Березняк, Рәсүл Баймиев - 17,0.
    Березняк, Радик Гаврилов - 16,0.
    Күкшел, Габделбәр Баязитов - 17,0.
    Мәмәшир, Габделбәр Баязитов - 17,0.
    Кәркәүч, Райнур Вахитов - 16,0.
    Чарлы, Райнур Вахитов - 16,0.
    Поч.Кучук, Радик Гаврилов - 16.0.
    Поч.Кучук, Зөлфәт Ибраһимов - 14,0.
    Өркеш, Айдар Галиев - 16.0.
    Түбән Үрәс, Айдар Галиев - 17.0.
    Түбән Үрәс, Зөлфәт Ибраһимов - 16,0.
    Түбән Үрәс, "Кукморагрохимсервис" - 17,0.
    Түбән Үрәс, Борис Степанов - 16-17.
    Түбән Үрәс, Руслан Шәрипов - 16,50
    Олыяз, Лена Галиева - 18,10.
    Олыяз, Ринат Рәхимҗанов - 18,10.
    Зур Кукмара, Минехаҗи Зәкиуллин - 17,50.
    Зур Кукмара, Ринат Рәхимҗанов - 17,40.
    Зур Кукмара, Минефәнис Хәмәтдинов - 17,50.
    Югары Чура, Райнур Әхмәтов - 15,50.
    Югары Чура, "Восток" - 15,50.
    Югары Чура, Вахитов ис. - 16,50.
    Ядегәр, "Восток" - 15,50.
    Түбән Өскебаш, Борис Степанов - 16,0.
    Түбән Өскебаш, Руслан Шәрипов - 16,50.
    Янил, Вахитов ис. - 16,50.
    Лельвиж, Вахитов ис. -16,50.
    Нырья, Дмитрий Туктамышев - 17,50.
    Ятмас Дусай, Мөнип Һадиев - 14,50.
    Нырты, Мөнип Һадиев - 14,50.
    Туембаш, Минефәнис Хәмәтдинов - 17,0.
    Байлангар, Минефәнис Хәмәтдинов - 17,0.
    Зур Сәрдек, Минефәнис Хәмәтдинов - 17,0.
    Пычак, Руслан Шәрипов - 16,0.
    Манзарас, Руслан Шәрипов - 16,0.

    фото: http://www.gorodkiev.com.ua/index.php?newsid=23283


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: