Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Нәселебездә игезәкләр күп, - ди 90 яшьлек Закирә Вилданова

    Халыкны күпләп кырган 1921 елгы ачлыктан соң нибары ике ел үткәч дөньяга килгән Закирә апа Вилданова. Бүгенге рәхәт заманда ул чор балалары күргән михнәтле, ачлы-туклы яшәүне, кияргә кием булмауны, ягылмаган өйләрдә яшәүне без күз алдына да китерә алмыйбыз. Чыдаса да чыдаган инде адәм баласы! Сугыш башлангач, 18 яшьлек кыз Киров...

    Халыкны күпләп кырган 1921 елгы ачлыктан соң нибары ике ел үткәч дөньяга килгән Закирә апа Вилданова. Бүгенге рәхәт заманда ул чор балалары күргән михнәтле, ачлы-туклы яшәүне, кияргә кием булмауны, ягылмаган өйләрдә яшәүне без күз алдына да китерә алмыйбыз. Чыдаса да чыдаган инде адәм баласы! Сугыш башлангач, 18 яшьлек кыз Киров өлкәсендә, ике ел буе тездән сазлы суда батып, торф чыгаруда эшләгән. Аннары аны урман кисәргә җибәргәннәр.

    -Берсендә зур агач өстемә төшкәндә чак читкә тайпылып өлгердем. Күрмәгән нужа, эшләмәгән эш калмады: урагын да тоттым, лобогрейка белән ашлык та урдырдым, - дип сөйли Закирә апа.

    1949 елда ул вербовка белән Кемерово шахталарына китеп, төзелештә эшли. Шунда насыйп ярын - безнең район егете Заһидулланы очрата. Гашыйклар өйләнешәләр. 1953 елда кызлары Рәисә тугач, ирнең туган авылы Аман-Оштырмага кайтып урнашалар. Һәм янә колхоз эшенә җигеләләр.

    Әти кешене сөендереп, бер-бер артлы ике уллары Рәис һәм Гомәр дөньяга килә. Хәзерге күзлектән карасаң, өч баласы булган гаилә күп балалы дип исәпләнә. Закирә апаның Заһидулла абыйга мәхәббәте көчле булгандыр, дип уйлыйм мин. Гаиләдә татулык, җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөрмәсә, тагын бала табарга җыеныр идемени ул? Бүгенгедәй исендә ул көннәр:

    -Табибка күренергә баргач, өч йөрәк тибеше сизелә, диделәр. Шулай итеп, карынымда өч бәби йөрткәнемне алдан ук белдем. Ирем балаларны ярата иде, шуңа күрә шатланды гына. Акушер әйбәт булгангадыр, бәбиләве бик авыр тоелмады. Кайдан чүпрәкләр җиткерермен бу сабыйларга, дип кенә борчылдым.

    Дөньяга берьюлы өч кыз аваз сала: 2,400 килограммлы Тәкъмилә һәм 1,800шәр килограммлы Наилә белән Тәнзилә. Аларны тиешле авырлыкка җиткерү өчен өч ай буе дәваханәдә ятарга туры килә.

    -1960нчы ел. Ипигә кысынкылык, кибетләрдә бала әйберләре юк чаклар. Ярый әле, игезәкләрем өчен Кукмара кибетеннән манный ярмасы бирәләр иде. Мәшәкать җитәрлек булды инде балалар тәрбияләгәндә: керләрне юып бетереп, төнге сәгать берләрдә генә ята идем йокларга. Барысының чәчләрен үреп, мәктәпкә хәзерләп җибәрү өчен дә иртәрәк торасы булды. Бәхеткә каршы, булышырга каенанам белән каенатам бар иде. Алар белән 45 ел бергә гомер иттек, - дип сөйли Закирә апа.

    Игезәкләр булсалар да, бер-берсенә охшап тумый кызлар. Холыклары да төрле икән. Өчесе дә Сабантуйларда әбиләренә кушылып, җырлап үскәннәр. Кул эшләренә дә булдыралар икән. Әмма Тәнзилә әйбәтрәк укуы белән дә, бәйләү осталыгы белән дә кечкенәдән аерылып торган.

    Нәселегездә игезәкләр булганмы, дип кызыксынуыма каршы Закирә апа:

    -Кайнатамның әнисе гел икешәр бала тапкан, үз әнием дә игезәк ике малай алып кайткан, - дип җавап бирде.

    Игезәкләрнең язмышлары охшаш була, диләр. Дөрестән дә шулай, ахры. Өч кызның да ирләре авыр сынауларга дучар ителгән. Наиләнең ире вафат булган, Казанда яшәүче Тәкъмиләнең дә тормыш иптәше урын өстендә ята икән. Күптән түгел Тәнзиләнең ире җитди авырып китеп, операция кичергән.

    Тәнзилә ханымның ире турында кайгыртып, дәваханә юлын таптаган, игезәк туганнарының аның өчен җан аткан чагы булганлыктан, аларны бергә җыеп сөйләшү турында үтенергә базмадым. Бер-берсенең уйларын, авыртуларын тоемлау хисләре бармы икән, шул хакта да сорашмакчы идем, югыйсә.

    -Андый тойгылары булуын әйткәннәрен хәтерләмим, - дип әңгәмәгә кушылды Закирә апаның улы Фәнил. Әйе, әйе, ананың бу улы да бар әле. Игезәкләрдән соң тудырган ул аны.

    -Ул чактагы хатын-кызлар табибының исемен хәтерләмим. Алты бала җитмәгәнмени сиңа дип, ямьсез итеп кычкырды миңа. Карындагы сабыйның җанын кыймаска, ирем дә сүз әйтмәгәч, алып кайтырга булдым инде. Ник тудырдым икән дип, бер дә үкенгәнем булмады, һәр бала үз бәхете белән туа бит. Үз әнием дә унбер бала тапкан, өч туганым гына исән инде хәзер, - дип сөйли ул. Ә 43 яшендә төпчек кызлары Фәния дөньяга аваз сала.

    Сигез баланы үстерү, укыту өчен күпме тырышлык, көч һәм ярату кирәк булгандыр. Шул арада тормыш иптәше белән ике йорт та салып чыкканнар бит әле. Кызганычка каршы, ире дөньяда юк инде. Олы хөрмәткә лаек ана бүген үзенең "врачы", дарулар биреп, уколлар ясап торучы улы Фәнил гаиләсендә яши. Озын гомерле булуының сере белән дә уртаклашты ул:

    -Үләннәр ашап үсәргә туры килде. Сугыш вакытында да безне ачлыктан кузгалак, юа, кычыткан коткарды. Шуларның файдасы тигәндер. Нәселдән дә киләдер: әнием дә 95 яшькә кадәр яшәде, каенанам да 96га җитте.

    Бала тапкан саен хатын-кызның каны "алмашына", яңара диләр. Туксан яшькә җитүенең хикмәте шунда түгел микән Закирә апаның? Белеп булмый...

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: