Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Никах укытуыбызны мулла белән әти-әни генә белә”

    Дәүләтләр арасында сугышлар күбәеп киткәч, җиңүчеләр җиңелгән илнең егет-кызларын коллыкка алып кайта торган булган. Мондый хәлләр бигрәк тә Александр Македонский походларында күзәтелгән. Ул бала тудырырга сәләтле кызларны кол итеп алып кайткан һәм үз иленең ир-атларына көчләп икенче, өченче хатынлыкка биргән. Бүген мондый көчләүләр юк, Аллага шөкер. Ләкин үз теләкләре белән...

    Реклама

    Дәүләтләр арасында сугышлар күбәеп киткәч, җиңүчеләр җиңелгән илнең егет-кызларын коллыкка алып кайта торган булган. Мондый хәлләр бигрәк тә Александр Македонский походларында күзәтелгән. Ул бала тудырырга сәләтле кызларны кол итеп алып кайткан һәм үз иленең ир-атларына көчләп икенче, өченче хатынлыкка биргән.

    Бүген мондый көчләүләр юк, Аллага шөкер. Ләкин үз теләкләре белән катнаш никахка баручыларның саны кимеми. Әнә, Балтач кызы Гүзәл дә язмышын Володя исемле рус егете белән бәйләгән.

    Егет белән кыз университетта укыганда танышалар. Бер төркемдә укыйлар. Хәер, бу хакта Гүзәлнең үзеннән сөйләтик әле.

    - Володя бик тыйнак, оялчан егет иде. 4-5 курсларда бер-беребезгә күз атып йөри башладык. Шуннан мәхәббәт башланып китте. Укып бетергәч, Казанда калдым. Дус кызым белән ике бүлмәле фатир "снимать" итеп яши башладык. Володя да безнең белән торды.

    - Бу турыда әти-әниең белә идеме?

    - Әнием белә иде, әтиемә әйтмәдек. Чөнки ул элеккеге гадәт буенча тәрбияләнгән. Шулай бер ел яшәгәч, өйләнешергә булдык.

    - Никах укыттыгызмы?

    - Ирем никахка ризалыгын бирде, ләкин әти-әнисенә әйтергә кушмады. Әлегә кадәр мулла һәм минем әти-әни генә бу турыда белә. Шуңа күрә әлеге әңгәмәдә фамилиябезне күрсәтмәсәгез иде. Аннары аның әти-әниләре "кыз сорарга" кайтты. 2008 елның 15 августында туй ясадык.

    - Әтиең кияүне ничек кабул итте?

    - Башта иремне бик яратып бетермәде. Ләкин киявенең кулы эшкә ятып торуын белгәч, ияләште. Хәзер үз улы кебек күрә. Чөнки без - гаиләдә өч кыз.

    - Катнаш никахның төп проблемасы - балалар. Нинди исем кушарга, кайсы динне сайларга... Сездә бу мәсьәлә ничек хәл ителде?

    - Беренче балам төшкәч, ирем ташлар дип бик курыктым. Ләкин ул, киресенчә, көч биреп торды, бергә хастаханә юлларын таптадык. 2013 елда улыбыз туды. Исемне ике милләткә дә туры килә торган итеп алдан ук сайлап куйдык. Исем куштырырга мулла янына да, чиркәүгә дә бармадык. Баштарак иремнең әнисе "бала йә татар, йә рус динендә булырга тиеш" дип интектерде. Әмма ирем: "Үскәч үзе сайлар", - дип кырт кискәч, башка бәйләнмәде. Үзем һәркөн кич белән әбием өйрәткән догаларны укып баламны өшкерәм.

    - Дини бәйрәмнәрне ничек уздырасыз?

    - Бер елны ураза да тоттым. Ирем бер сүз дә әйтмәде. Рус бәйрәмнәрендә аларның ризыкларын әзерлим. Йомырка да буйыйбыз. Ике милләт бәйрәмнәренә дә тигез карыйбыз.

    Нәзилә ХУҖИНА
    Акчарлак
    № --- | 12.08.2015

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: