Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Нигез ташыгыз ныкмы?

    Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры район халкына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Нигез ташлары" комедиясен тәкъдим итте. Ата һәм бала мөнәсәбәтләре, туган нигез, авылны саклап калу, тел, милләт проблемаларын үз эченә алып, заманга яраклаштырып үзгәртелгән пьеса бер сулыштан каралды. Башкача булу мөмкин дә түгел иде: Туфан...

    Реклама

    Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры район халкына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Нигез ташлары" комедиясен тәкъдим итте. Ата һәм бала мөнәсәбәтләре, туган нигез, авылны саклап калу, тел, милләт проблемаларын үз эченә алып, заманга яраклаштырып үзгәртелгән пьеса бер сулыштан каралды. Башкача булу мөмкин дә түгел иде: Туфан аганың бүгенге көн кадагындагы актуаль темаларны күтәрүче кайсы гына әсәрен алсак та, һәрберсе элек-электән халык тарафыннан үз итеп, яратып кабул ителде. Драматургның дистә еллар узганнан соң да онытылмый торган "Диләфрүзгә дүрт кияү", "Гөргери кияүләре", "Әлдермештән Әлмәндәр", "Әниләр һәм бәбиләр" спектакльләрен хәзер дә караган саен карыйсы килеп тора! Әлеге тамашаларны телевидениенең "Яңа гасыр" каналыннан күрсәтүләрен көтеп алган вакытлар да күпләрнең хәтерендәдер...
    Ә хәзер... тормыш мәшәкатьләре әдәбият-сәнгать белән кызыксынуны бөтенләй арткы планга калдырдымы, әллә башка сәбәпләр бармы - каядыр читкә барып түгел, үзебезнең район Мәдәният йортында узган спектакльләргә дә йөрмибез. "Нигез ташлары" комедиясен карарга да халык бөтенләй килмәгән иде дисәк, һич ялган булмас. Ике сәгатьтән артык буш залга тамаша күрсәткән артистларны кызганудан күзләргә яшь килде. Рольләрен шулкадәр оста итеп, бирелеп, чын йөрәктән уйнадылар ки, гомерләре буе сәхнәдән төшмәгәннәр диярсең. Төп герой - Гарифулла карт образын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин башкарды. Олыгаеп баручы Гарифулланың, телеграмма сугып, балаларын төп йортка, туып-үскән нигезләренә чакырып кайтаруы да юктан түгел. Авыл бетә - нигезләр тарала, мәктәпләр, балалар бакчалары ябыла, дип борчыла ул. 500 хуҗалыклы авылдан бүгенге көндә 50 йорт калган. Балалар туып-үскән ояларын ташлап чыгып китәләр дә, оныталар. Гарифулланың уллары да туган йортка сирәк кайта, һәрберсенең үз тормышы, үз мәшәкате. Министр булып эшләүче улын да, прокурор, табибны да авылның киләчәге кызыксындырмый. Аталарының: "Сез укыган мәктәпне булса да саклап калырга кирәк", - дип ачынуын да ишетмиләр алар. Олыгаеп беткән улларын тәрбияләү эшенә алына карт. Әйткән сүзендә нык тора белгән әтиләренең кырыс тавышы дүрт малайның да башын түбән идерә. Ата кешенең улларын ялгыш адымнар ясаудан саклап калырга тырышуы табигый хәл - һәркем үз газизенә яхшылык кына тели, әмма киләчәк буынның, нигез ташының нык булуы, туган телне, гореф-гадәтләрне онытмавы да зарур...
    Спектакльдә һәр артист үз образын тамашачыга сүз белән генә түгел, хәрәкәтләр белән дә ачып бирә алды. Әсәрнең финал өлешендә Гарифулла картның оныгы Флоридның саксофонда милли көй уйнавы йөрәкне телгәләп, күңелнең иң нечкә кылларына да тәэсир итте. Әйе, авылларда аның бабасы шикелле өлкәннәр күбрәк булганда, шәһәр балалары да үз туган телләренә генә түгел, татар моңнарына да битараф калмаячак.
    Тәрбияви әһәмияткә ия булган тамашалар киләчәктә районыбыз сәхнәсендә ешрак булсын һәм аларга мәктәп балалары, яшьләр дә тартылсын иде. Мәдәният йортының ишеген атлап урамга чыгуга онытыла торган кайбер концерт-шоуларга вакыт һәм акча әрәм иткәнче, рухи азык бирә, уйлануга этәрә торган тамашаларга йөрсәк, бәлки, культура дәрәҗәбез дә артыр. Театр яктылыкка, нурга илтә, дигән юлларны юктан гына әйтмәгәндер шагыйрь...
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: