Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Нигез (Сугышның һәм ятимлекнең ачы газапларын күргән Кәүсәрия әбиемә багышлыйм.)

    Декабрьнең салкын көннәре. Алдагы көнге буран да Кәүсәрия әбинең кәефен җибәргән кебек иде. Әллә нишләп йөрәге сулкылдап-сулкылдап тибә, зиһеннәре чуалып ала. Килене белән улының ишегалдында кар түккәннәрен карап торгач, сөенеп куйды: "Кара, ничек янып-пешеп, чөкердәшә-чөкердәшә, эшнең тәмен белеп эшлиләр!" Шулвакыт капкадан җиңел адымлы, какча гәүдәле Мәрьям әбинең керүен күреп, тизрәк...

    Реклама

    Декабрьнең салкын көннәре. Алдагы көнге буран да Кәүсәрия әбинең кәефен җибәргән кебек иде. Әллә нишләп йөрәге сулкылдап-сулкылдап тибә, зиһеннәре чуалып ала. Килене белән улының ишегалдында кар түккәннәрен карап торгач, сөенеп куйды: "Кара, ничек янып-пешеп, чөкердәшә-чөкердәшә, эшнең тәмен белеп эшлиләр!"
    Шулвакыт капкадан җиңел адымлы, какча гәүдәле Мәрьям әбинең керүен күреп, тизрәк кул эшен алып утырды. Оныгына оекбаш бәйли ул. Күршесе дә аякларындагы карны кагып, Кәүсәрия әби янына узды. Ике күрше бик килешәләр, сөйләр сүзләре бер-берсенә ялганып кына тора. Сер саклый белә Мәрьям әби. Аның сәламен алуга ук, Кәүсәрия әби чәйнеккә үрелде:
    -Ярый кердең әле, Мәрьям. Бүген кәефсезләнебрәк торам. Төшемдә Язилә апамны күрдем. Ап-актан киенгән, болыннан чәчәкләр җыя. Кулында ак ромашкалар. Үзе ромашкаларны сыйпый, үзе миңа карап елмая.
    -Их, күрше. Бигрәкләр дә пакь күңелле иде шул. Ир назы да күрмичә китеп барды дөньядан. Кемнәр генә аңа күз салмады да, кемнәр генә кулын сорап килмәде. "Юк, сеңелләремә кирәк мин. Минем аларны кеше итәсем бар", - диде.
    -Әйе, безнең өчен әни дә, әти дә булды шул, - дип раслады күршесенең сүзләрен Кәүсәрия әби.
    ...Гаилә башлыгы Хәлиулла белән Гафифәгә авылда сокланмаган кеше юк иде. Чибәр, тырыш иделәр. Үз көчләре белән өй, абзар-кура, мунча җиткерделәр. Шатлык өстенә шатлык булып, бәрәкәтле мул тормышны тулыландырып, дөньяга 8 сабыйлары туа. Тик дөньяларын кинәт караңгылык каплый: сау-сәламәт, чибәр Гафифә чирләп китә. Саргаеп ябыккан хатынына карап, Хәмидулланың йөрәге елый. Ходайдан аның тәненә сәламәтлек, гомер сорый. Май ае. Табигатьтә җанлылык, яшәү дәрте. Гафифә генә дөнья яменә ваемсыз булып, хәлсез ята. Соңгы көчен җыеп, Хәлиулласына ялвара: "Картым, синең кулга сигез бөртек сабый кала. Зинһар, ятим итмә аларны. Үзеңә ошаган хатынга өйләнеп, балаларыбызны кеше ит!" Бу - аның соңгы сүзләре иде. Ана күкрәгеннән бер тамчы сөт имәргә өлгермәгән бер айлык сабый әнисен күмгән көнне көне буе ыңгырашып чыкты. Сабыйны берничек тә юата алмадылар. Хәлиулла баланы кулына алуга, бала аның күкрәгенә башын куеп йокыга талды. Ирнең ачы күз яшьләре бала биләвенә тып-тып тама иде.
    Өйләнде Хәлиулла, ләкин ул Гафифә түгел шул инде. Аңа балалар да чит. Ирнең олы малаена унбиш яшь, иң кече - сигезенче сабыйга бер ай. Ничек тә яшәргә, балаларга терәк булырга кирәк. Гафифәсенең вафатына бер ел тулганда, йортны ятимлек ачысы бөтен канаты белән каплап ала. Таза-сау гына эшләп йөргән Хәлиулла кинәт кенә үлеп китә. Сөйгәненең елы, Хәлиулласының үлгән көне... Сабыйларның йөрәген тетрәткән әлеге көндә, алар бер-берсенә сыенып утырып, тоташ караңгылык эчендә булалар. Сәке кырыена тезелешеп утырган көе берни сөйләшмиләр, берни ашамыйлар, бары аларны жәлләп, башларын сыйпаган әби-апаларга гына күзләрен тутырып карыйлар. Дөм ятим 8 бала. Үги әни дә тизрәк балалардан котылу ягын карый, башка иргә кияүгә чыга.
    Ятимлек ачысына илдәге сугыш афәте килеп кушыла. Олы абыйлары Нурулланың сугышка китүен сабыйлар аңламый да калдылар. Икенче көнне күрше әбисе аларның хәлен белергә кергәч, имәнеп китте. Кайчандыр шаулап торган, җиһазлы йортта ачлык, өй шыр ялангач. Йортка үги әни килгәч, кергәне юк иде шул күршесенең. Шушы ятимнәр өлешенә кул сузган хатынга нәфрәтләнде күршесе. Кеше карбыз түгел шул, эчендә ниләр барын белеп булмый. Югыйсә, тыныч кына яшиләр кебек иде.
    Сугыш... Күпме сабыйларның бәхетен урлады ул. 7 ятим сабый... Абыйлары Нурулланың хатлары да сирәк килә. Тормыш икенче бала - Язиләгә калды. 13 яшьлек, әле буыннары да ныгымаган кыз һәркөнне иң авыр эшләрдә булды. Әле окоп казырга, әле урманга җибәрәләр. Бер кабым ризык күрмәгән сабыйлар бетләп, ачлыктан шешенеп бетәләр. Хәлсез сабыйларны кызамык, тиф авырулары бөтереп ала. Беркөн иртән йокыдан торгач, Язилә күршеләрдән алып чыгып, аларга җылы сөт эчерде дә тыныч күңел белән эшкә җыенды. Ләкин, ләкин... Равиянең зур ачылган күзләрен күргәч, имәнеп китте: эчергән сөте авызыннан ага, бичара бала сөт тә йота алмый. Язилә кулына алуга, хәлсез сеңлесе кискән агачтай сыгылып төште. Күрше әбисе кергәнче, аның гәүдәсе инде суына башлаган иде. Бер-бер артлы 4 сабыйны җир куенына озатты Язилә. Күпме күз яшьләре... Күпме караңгы көннәр... Абыйсының үлгәнен әйтергә курыктылар Язиләгә. Күтәрә алмас, чыдамас дигәннәрдер. Ун яшьлек Дәминә, алты яшьлек Кәүсәрия дә ашамый башлагач, Язилә төне буе алар янында булды. Аз гына ыңгырашсалар да, торып, өсләренә япты, арык гәүдәсе белән аларны кочаклап җылытты. Ә көндез аны эшкә кудылар, Кукмарадан орлык ташыды. Сеңелләре йоклагач, өшегән аякларын уа-уа, куллары ойый иде. Оекбашына салырлык ямаулыгы да булмады, ичмаса.
    Өметләнгән яз да, җәй дә килде... Утыртырга бәрәңгең, ашарга ипиең булмагач, табигать яме генә кеше күңелен җылыта алмый икән. Күңеле рәнҗеде Язиләнең. Колхоз рәисе аның хәленә бер дә кермәде шул. "Эштән туктасаң, нигезеңне таркатам", - дип өркетте. Ә Язилә өчен иң изгесе - нигез. Әти-әни нигезе.
    ... Хәлиулланың кызлары чибәр, тырыш булу өстенә бик мәрхәмәтлеләр дә иделәр. Бар булган тормыш мәшәкатьләренә, авырлыкларга, сынауларга карамыйча, күршедә берьялгызы яшәүче Зәйнәпбикә абыстайны да үз яннарына сыендыра алар. Сукыр абыстайның һәр теләген бер карышмый үтиләр, кая теләсә, шунда җитәкләп алып баралар. Авыл халкы да бик хөрмәт итә абыстайны: аш-судан да, сәдакасыннан да, күчтәнәченнән дә калдырмыйлар, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Күчтәнәчләрдән абыстай кызларга да өлеш чыгара. Аларга үзенең төпле киңәшләрен биреп тора ул. Исән калган өч кыз туган көне буе эштә булдылар. Язилә апалары әни кеше кебек сабыр да, туганнарына таләпчән дә иде. Сеңелләрен ул авылның иң алдынгы егетләренә кияүгә бирде. Ә үз тормышы турында бөтенләй онытты, сеңелләренең тормышы белән яшәде. Кәүсәрия белән Дәминә матур, мул тормышта көн күрделәр. Кәүсәрия Язилә апасын үз гаиләсенә сыйдырды.
    Тормыш дәвам итә. Ул кайгылардан гына тормый, аның шатлыклары да күп була. Язилә сеңелләренең бәхетенә сөенә, төшенә дә әнисе һәрчак канәгать булып керә: "Кызым, нигезне таркатмадыгыз. Азып-тузып йөрмәдегез, рәхмәт сезгә", - ди дә, ак яулыгын болгап, күз алдыннан югала.
    Инде Язилә дә, Дәминә дә - гүр ияләре. Кәүсәрия әби гел шул авыр, ләкин туганнары белән бергә булган тормышын сагынып искә ала.
    ...Ак кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшә. Ак яулык бәйләгән, ап-ак чәчле, көләч йөзле, сөйкемле Кәүсәрия әбине кышның аклыгы, гүя, сихри тынлыкка дәшә.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: