Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әниемнең 85нче көзе

    Моннан кырык бер ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак сөйләп чыгарга көчем җитмәс, дидем. Хәзер яшем иллегә җитеп килгәндә, ике бала анасы буларак та, дөньяга карашым, язмышларны аңларлык акылым, тәҗрибәм зур булу да миңа бу вакыйганы бөтен нечкәлеге белән аңларга ярдәм итә. 1973...

    Моннан кырык бер ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак сөйләп чыгарга көчем җитмәс, дидем. Хәзер яшем иллегә җитеп килгәндә, ике бала анасы буларак та, дөньяга карашым, язмышларны аңларлык акылым, тәҗрибәм зур булу да миңа бу вакыйганы бөтен нечкәлеге белән аңларга ярдәм итә.

    1973 ел, миңа 7 яшь. Беренче сыйныфка укырга керәсе елым. Сукыр әбиебезне газиз баласыннан аерган, әниебезне 44 яшендә тол калдырган, 6 баланы ятим иткән көн иде ул.

    Әтине моргтан алып кайтып кергәч, әнинең аның чәчләреннән сыйпап, кочаклый-кочаклый: "Ташлама безне, синсез ул алты баланы ничек аякка бастырырмын? Ничек яшәрбез", - дип үксегәне бүгенгедәй күз алдымда. Әти үлгәннән соң, бездән - балаларыннан яшереп, бакчабызның аулак бер җирендә әнинең шашар дәрәҗәгә җитеп елаганнарын шактый күрергә туры килде. Синең язмыш адәм акылы сыймаслык авыр булды шул, әни. Күз яшьләрең түкмәгән көнең булды микән? Юктыр. Йөрәгебезне өзгәләүче, җаннарыбызны телгәләүче, тормышыбызны челпәрәмә китерүче ул көнне безнең үз гомеребездә дә онытасыбыз юк. Әтиебезнең үз үлеме белән якты дөньядан китмәгәнен аңлаган әнинең дә, туганнарның да, исерек килеш комбайнга тапталып үлгән дигән сүзләр белән килешәселәре килмәде. Биш ай дигәндә, февральнең зәмһәрир суык бер көнендә әтиебезне тагын казып алдылар. Ул мәхшәрле көн әле дә төшләргә кереп йөдәтә. Каберне ачтыртасы килмәгән әнием, алты баласын кабер тирәсенә тезеп бастырды. Кабер казырга районнан 15 тәүлеккә утырган ике ир кешене алып килгән булалар. (Болары турында үсә төшкәч белдем. Сүз уңаеннан, шул мәхшәрне күргән ул ирләр исән микән. Минем алар белән бик тә сөйләшәсем килә). Бу ирләр каткан җиргә лом белән төртүгә, әни безне төртеп җибәреп, тегеләр каршына бастыра (моны эшләү өчен аңа нинди көчләр кирәк булгандыр). Безне кызганудан теге ике кеше: "Яңадан унбиш тәүлеккә утыртыгыз, без моны эшли алмыйбыз", - дип читкә китәләр. Үтергән кешенең исемен белсәләр дә, берничек дәлилли алмыйлар. Акча, ялган шаһитләр барысын хәл итә. Әтине казып алган көн безнең тормышыбызда тагын бер кара вакыйга белән истә калды. Ул көнне безнең өебезгә өстенә озын кара пәлтә, аягына күн итек кигән, кара портфель тоткан бик дәү бер абый керде. Алты баланың өчесен - 9, 7, 3 яшьлек кызларны балалар йортына алып китәргә килгән була. Без, ул абыйдан куркып, әнинең итәгенә барып ябыштык. Тимер карават башына тотынып утырган әнинең теге кара пәлтәле кешегә: "Алып китмисең. Бирмим газиз балаларымны. Көн-төн йокламам, эшләрмен, әмма балаларымны ач-ялангач итмәм", - дип, елый-елый әйткәненә, безнең кушылып елый башлавыбызга ул түзмәде, чыгып китте. Бераздан кереп: "Ярар, яшәп карагыз", - диде. Безгә карата кылынган явызлыкларны уйлап-уйлап карыйм да, әле дә чәчләрем үрә торгандай була. Әниебез кичергәннәрне дошманыңа да кичерергә язмасын. Сукыр әби, 6 бала белән бер тиенсез калган әнигә бер елдан соң олы абыйны армиягә озатырга туры килә. Бер җирдән бернинди ярдәм күрмәгән әнинең хәлен белергә чит-ятларга гына түгел, хәтта күршеләргә дә керергә ярамады. Көн-төн елаган сукыр әбием әнигә: "Килен, бер кешене дә каргама, каргыш уртак була, Аллаһы Тәгалә үзе күрә, үзе белә ул", - дия иде. Безне-балаларын бер-берсеннән аерырга юл куймаган батыр йөрәкле, газиз әниебез каршында башларыбызны иеп, олы рәхмәтебезне әйтәбез. Беркемгә кирәк булмауны үз җилкәсендә татыган әниебез бары үз көче белән безне аякка бастырды. Һәрберебезне бертөрле кайгыртып, игелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары белән бергә әни безне эш сөяргә, тормышны яратырга өйрәтте. Башкарган эшләребез өчен мактый белде. Барлык кылган яхшы ниятләребезгә хәер-фатыйхаңны биреп, һәрберебезнең уңышлы гаилә коруында синең өлешең әйтеп бетергесез. Язмышы ачы булса да, горур да, гадел дә, сабыр да булып кала белгән, бүгенге көндә Яңа Сәрдек авылында яшәүче кадерле әниебез Сәләхова Зөләйха Шакир кызы шушы көннәрдә үзенең 85нче көзен каршы ала. Әниебез төп йортта Габделнур абый белән киленебез Гөлназия апам гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Аллаһының чиксез рәхмәтләре яусын аларга, әнигә күрсәткән игелекләре, игътибар-ихтирамнары үзләренә, балаларына, оныкларына әйләнеп кайтсын. Олыгайган көндә үзләре дә хөрмәттә яшәсеннәр.

    -Яшь вакыттагы хәсрәтләрем онытылмаса да, авырлыклары онытыла төшкән инде. Картлык көнемдә рәхәт тормышта яшәвем белән Аллаһы Тәгаләмә, хәер-фатыйхасын биреп калдырган, яшь вакытта киңәшләре белән ярдәм иткән сукыр каенанама чиксез рәхмәтлемен. Аллага шөкер, балаларымны да исән-сау үстердем. Тәртипле булдылар, йөземә кызыллык китермәделәр дип, безгә - алты баласына, 3 киявенә, 3 килененә, 12 оныгына, 9 оныкчыгына намаз саен озын гомер, сәламәтлек теләп, дога кыла әниебез. Әнием, йөзеңнән нур балкып торган ягымлы карашыңны бик күп еллар әле күрергә язсын, дигән теләктә калучы, барлык балаларың исеменнән кызың Гыйззинур. Бакчасарай.

    фото: http://univd.kr.ua/Main_Page?-%D0%9F%D0%B5%D0%BD%D1%81%D0%B8%D0%BE%D0%BD%D0%B5%D1%80%D0%BE%D0%B2

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: