Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ничек “гыйлем иясе” булдым

    Мәрхүмә әнием 1903 елда Нормабаш авылында туган. Мәдрәсәдә абыстайның яраткан укучысы булган. Нормабашның мулласы һәм абыстае заманның бик укымышлы һәм дәрәҗәле кешеләре булганнар. Утызынчы елларда, бары бер төенчек әйберләрен алырга рөхсәт итеп, аларны Казахстанга сөргәннәр.

    Реклама


    Дөньялар бераз тынычлангач, 1962 елда абыстайның кызы туган төбәгенә кунакка кайтты һәм безгә килеп, берничә көн кунак булды. Әни белән сөйләшеп утыруларының шаһите булдым. "Без анда да югалмадык, халык бик динле, мәрхәмәтле булды, аякка басарга ярдәм иттеләр. Өй, каралтылар җиткердек, мал асрадык. Әти, әни анда да дин юлында йөрделәр. Баштан узганнарның иң үзәккә үткәне - куылган вакытта Нормабаш тавын менгәнче комсомоллар мыскыллап озаттылар. Фатыйма исемлесе, сиңа моның башка кирәге булмас дип, бердәнбер байлыгым булып калган колагымдагы алтын алкаларымны йолкып алды. Уң колагымның сызлауларына юл буе елап бардым", - дип сөйләде ул. Фатыйманы мин хәтерлим: күп җитәкче урыннарда, ә гомере ахырында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшләде. Әнием 1922 елда Манзараста яшәүче Якупка кияүгә чыккан. Әтием үз заманы өчен укымышлырак кеше булган. Заготскотта һәм колхозларда хисапчы булып эшләде. 1942 елда сугышка китеп югалды. Сугыш башлангач, әнине разнарядка буенча элеваторга йөк төяүче итеп җибәрделәр. 12 сәгать ялсыз йөк төяүче булып эшләде. Ул вакытта капчыклар 70 килолы иде. Аның каравы, ачлык күрмәдек. Гаиләбездә 4 бала, көн саен карточкага 2,4 килограмм ипи бирделәр. 300 чиләкләп бәрәңге казып алдык. Башта сыер, соңыннан 3 кәҗә асрадык. Сугыш беткәч, әнине яңадан колхозга кайтардылар. Бушка эшләп авыр салымнар түләдек. Колхозның иң авыр эшләре әнием кебек ирсез хатыннарга эләкте. Урак өсләрендә дә уразасын, намазын калдырмады. Ел саен Коръән укытты. Безгә дә күп догалар өйрәтте. Пәйгамбәрләр турындагы китапны кабат-кабат укыды. Хәтерем яхшы булды. Барлык пәйгамбәрнең эшләрен күңелдән диярлек хәтерләдем. Малайларга да сөйли идем. Ни кадәр кысуга карамастан, халык динне ташламады. Мәетне күмүләр, искә алулар шәригать кануннары буенча үткәрелде. Манзарасның абыстае, безнең күрше Бибиасма, ире Гаптрахман абзый белән мунча кадәрле генә өйдә тордылар. 40-50нче елларда халыктан килгән сәдака акчасы ачлы-туклы яшәргә генә җитте. Балалары булмады. Абыстай ирен бер дә санламады, әрләп-битәрләп торды. Авыл халкына бу бер дә ошамады. Абыстай башкаларга үрнәк булырга тиеш, ләбаса.
    1952 елның көзендә армиядән отпускага кайттым. Әнинең Коръән ашы үткәргән көненә туры килдем. Көне буе яңгыр яуды, барыр җир юк. Карчыклар кыстагач, мин дә табынлыкка утырдым. Ул вакытта абыстайларның пәйгамбәрләр турында сөйләүләре гадәткә кергән иде. Картлыктан абыстайның хәтере начарлангандыр - ялгыша, бутый. Түзмәдем, төзәткәләдем. Шуннан, үзең сөйлә әле дип, миңа сөйләргә тәкъдим итте. Башыма абыстайның ире Гаптрахман абзыйны җәберләвеннән коткару уе килде һәм сөйләп киттем: "Карт белән карчык яшәгәннәр. Карт Гаптрәхим, карчык Бибисара исемле булган (исемнәрен бераз гына үзгәртеп сөйләдем). Карчыгы картын бер дә санламаган, җәберләп торган. Карчык бакый дөньяга картыннан алданрак киткән. Фәрештәләр яхшы һәм яман якларын үлчәп карагач, ирен җәберләгәнлектән, яман яклары күбрәк булып чыккан һәм тәмугка эләккән. Карты аның кабере янына килеп дога укыган. Истә калган доганы укып күрсәттем. Ул "йә шөгүфән шөгелинә" дип башлана. Нәтиҗәдә, карчыкның гөнаһлары гафу ителеп, оҗмахлы булган, имеш. Абыстай ышанды, күзләре шардай булды. Мәҗлестәге хатыннар эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, сиздерми генә елмаешып утырдылар. Иртәгесен абыстай Коръән тотып кереп җитте һәм мин укыган доганы өйрәтүемне үтенде һәм язып алды. Аны картына да өйрәткәндер. Ишетүем буенча абыстай картын җәберләүдән туктаган. Һәрбер барган җирендә: "Якуп малае болай гына коммунист булып йөри, ул бик гыйлем кеше икән", - дип сөйләп йөргән. Шулай, мин үзем дә сизмәстән, "гыйлем иясе" булып киттем. Дини күзлектән караганда, абыстайны алдап гөнаһ алдым. Әмма мин тарих укытучысы буларак атеист булып калдым.
    43 ел буе атеистик тәрбия алып бардым. Күптөрле атеистик китаплар укыдым. Хәзер дә телевизордан фәнни-популяр тапшыруларны карап барам. Дин турында фикер йөрткәндә җавапка караганда сораулар күбрәк. Дин кешелек җәмгыяте белән барлыкка. Дин ярдәмендә тәртип сакланган килгән. Хәзер дә кайчандыр тәртипсезләнеп, эчеп йөргәннәр, дин юлына басып, инсафлы, ихтирамга лаек кешеләр булып киттеләр. Мин дин юлында йөрүчеләрне, аңа хезмәт итүчеләрне ихтирам итәм. Дин әһелләре, хәзрәтләр иҗтимагый яктан файдалы эш алып баралар. Барлык кешеләр, мин үзем дә, аларның хезмәтләренә мохтаҗ, аларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әти-әнине искә алып, Коръән мәҗлесләре дә үткәрәбез.
    Демократия җилләре исү белән, гимназиядә директор булып эшләгәндә гарәп телен укытуны керттем. Аны дингә фанатларча бирелгән Фаяз Сафин алып барды. Шул ук вакытта Манзараста хәзрәт булып торды, мәчет төзетүгә җитәкчелек итте, үзенең сыер саткан акчасын да шунда кертте, ярдәм сорап күп оешмаларга, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте. Мәчетебез хәзер "Фаяз мәчете" исемен йөртә

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: