Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әни дә, әби дә ул

    Кайсы гына өлкән буынның хәтер сандыгын ачсаң да, һәрберсенең язмышы - үзе бер тарих. Әби-бабайлар үзләренең тормыш юлын, балачагында, яшьлегендә күргән михнәтләрен сөйләгәндә, ирексездән: "Бу кадәр авырлыкларга, алсыз-ялсыз хезмәткә, ач-ялангачлыкка ничек түзәргә мөмкин, каян көч-сабырлык алдылар икән алар?" - дип уйланасың. Нәсел тамырлары Зур Кукмара авылына тоташкан, сугыш чоры баласы...

    Реклама

    Кайсы гына өлкән буынның хәтер сандыгын ачсаң да, һәрберсенең язмышы - үзе бер тарих. Әби-бабайлар үзләренең тормыш юлын, балачагында, яшьлегендә күргән михнәтләрен сөйләгәндә, ирексездән: "Бу кадәр авырлыкларга, алсыз-ялсыз хезмәткә, ач-ялангачлыкка ничек түзәргә мөмкин, каян көч-сабырлык алдылар икән алар?" - дип уйланасың.
    Нәсел тамырлары Зур Кукмара авылына тоташкан, сугыш чоры баласы Сәгыйдә апа Курманованың да сабый чагы, яшьлеге моннан меңнәрчә чакрымнар ераклыкта - Казахстанда, Үзбәкстанда үтсә дә, күргәннәре яшьтәшләренекеннән әллә ни аерылмый. Хәтерли әле: әнә, ун яшьлек кызчыкның, букчасына ике атнага җитәрлек кукуруз оны салып, иптәшләре белән мамык басуына эшкә барышы. Камылга сыдырылган куллар-аяклар суелып, кар катыш яңгыр астында эшләп кечкенә генә гәүдәсе туңып-калтырап бетсә дә, сынатырга да, иптәшләреннән калышырга да ярамый. Хәер, ул инде хезмәтнең нинди авыр икәнен, бер телем икмәкнең дә никадәр көч-тир түгеп алынганын белә. Алты-җиде яшендә үк әнисе белән хәзерләүләр конторасына барып, әнисе җегерләгән йоннан сугыштагы солдатлар өчен ике бармаклы пирчәткә бәйли ул. Моның өчен аларга кибеттән ипи, кечкенә пыяла шешәдә сыек сабын бирәләр. Саклап тотканда шактыйга җитә әле ул...
    Тамырлары Зур Кукмарадан, дигән идек. Моннан бик күп еллар элек Сәгыйдә апаның әнисе Иркутск шәһәрендә яшәүче абыйсына кунакка бара. Кешене язмышы йөртә, диләр бит: биредә яшь кыз, халык дошманы улы буларак, Омск шәһәреннән Иркутскига сөрелгән Гали исемле егет белән таныша. Яшьләр гаилә корып кавышкач, мәхәббәтләренең җимеше - Сәгыйдә туа. Сөргенлек срогы тәмамлангач та, мулла малае булган Галигә гаиләсе белән Омскида яшәргә рөхсәт бирелми һәм алар Улан-Удэ шәһәренә барып урнашалар. Соңрак дүрт яшьлек Сәгыйдә һәм кечкенә уллары булган гаиләсен хуҗа кеше Казахстанга алып китә. Әтиләре хәзерләүләр конторасына урнашып озак вакыт та үтми, сугыш башлана. Фронтка алынган гаилә башлыгыннан бер генә дә хәбәр килми. Бары тик берничә ел үткәч кенә кемдер: "Алар утырган эшелонны фашистлар бомбага тотты", - дисә, хәрби комиссариаттан "Хәбәрсез югалды" дигән белешмә бирелә. Сугыш тәмамланып ике ел үткәч, әтиләренең кайтыр дигән өмете өзелгәч, әнисе тагын сәфәргә кузгала - балаларын алып, Ташкент шәһәренә күчеп китә.
    -Әни белемле кеше түгел иде, безне ашатыр һәм киендерер өчен аңа иң авыр эшләрне башкарырга туры килде. Без дә аңа көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык - чит кешеләрдә балалар карадык, көтү дә көттек. Шулай хезмәт белән үсеп буйга җиттек, кеше арасына кердек, - дип искә ала Сәгыйдә апа ул чорларны.
    Яшь кыз күңелендә сугыш, сугыштан соңгы михнәт-газаплар эз калдырса да, аның үз максаты, үз хыялы бар. Аларны тормышка ашыру бары тик үзеннән генә торасын яхшы аңлый ул. Балаларының әтисен, насыйп ярын Ташкент шәһәрендә очратса да, язмыш аны тагын юлга дәшә - әнисенең туган ягына кайтара.
    -Урта Азиядә яхшы яшәдек без. Әмма утыз биш ел буе туган нигезендә булмаган әниебезне көннәрдән-беркөнне юксыну, җирсү биләп алды. Ул, сагынуларына түзә алмыйча, Зур Кукмарага кайтып китте. Мин дә "кремль" кебек өемне калдырып, биш баламны алып, 1972 елда аның артыннан кузгалдым, - ди Сәгыйдә апа. - Берничә ел туганнарда яшәдек, рәхмәт, сыендырдылар. Үзем район үзәк дәваханәсенә эшкә урнашып, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куйдым.
    Сәгыйдә апа тырыша-тырмаша, әмма 4 кызына да югары белем алырга ярдәм итә. Бары тик Габдрахманы гына югары белемле белгеч булырга теләми. Музыкантлык сәләтенә ия булган улы биредә берничә ел яшәгәч, кире Урта Азиягә китә, анда вокаль-музыкаль ансамбльне җитәкли.
    Бик күп еллар үткәч, инде чәчләренә кырау төшеп, гомер көзләренә беренче адымнарны атлаган Сәгыйдә апа хәзер үткәннәрне искә алып: "Язмыш кайбер кешеләргә авырлыкларны өлеш-өлеш кенә бүлеп биргән, ә миңа гомер буе тырышырга, үзем өчен дип яши башлар вакыт җиткәч тә, балалар, оныкларны кайгыртырга туры килә", - дип уйланадыр, мөгаен. Чөнки тормыш матурлыгына, бөтенлегенә сөенеп яшәгәндә Сәгыйдә апага бер-бер артлы ике баласын югалтырга туры килә. 34 яшендә Габдрахманы вафат булса, 43 яшендә Нәзирәсе үлеп китә. Ул вакытта инде әтисе дә вафат булган ятимә кыз - Диананы әбисе үз тәрбиясенә ала. Шулай итеп, 6 яшьлек сабый өчен бер үк вакытта әни дә, әби дә булырга туры килә Сәгыйдә апага. Ә моның өчен күпме көч, сабырлык кирәк булганы аның үзенә генә мәгълүмдер. Чөнки инде пенсия яшендә булган апага оныгын балалар бакчасына урнаштыру, яше тулгач, мәктәпкә әзерләү, озату-каршы алу кебек мәшәкатьләрдән тыш, Диана белән озак вакытлар шифаханәдә дә дәваланырга туры килә. Тәмам савыктырып, аякка бастыра ул оныгын. Моңа өстәп, берничә операция кичергән Сәгыйдә апаның үзенең дә сәламәтлеге мактанырлык түгел бит әле - гомуми авырулар буенча икенче төркем инвалид ул.
    Әмма зарланмый, уфтанмый Сәгыйдә апа. Бик авыр заманаларда да югалып калмас өчен кечкенәдән эш арбасына җигелеп тормыш йөген тарткан Сәгыйдә апага язмыш әнә шулай гомер буе тырышып, балалар, оныклар өчен яшәргә насыйп иткән. Менә ун ел инде оныгы Диана өчен ныклы терәк, кирәк чакта ярдәмче-сердәшче дә ул. Әниләр көне белән тәбрик итеп, Сәгыйдә апага сәламәтлек, хәерле озын гомер, күңел күтәренкелеге телибез. Оныгы Диананы аякка бастырып, олы тормышка озатканчы Ходай аны сабырлыктан ташламасын.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: