Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әни дә бар, әби дә бар, әти юк...

    Телевизор карап утыр­ганда, бер мәзәк искә төште. Бер малай ишегалдында йөри, балконнан бер ир тавышы: - Улым, ашарга кер! - Хәзер, әти, керәм. - Мин әти түгел, мин әни! Малай үзалдында мыгырдана: «Шайтан аерсынмыни сез «зәңгәр»ләрне... Америкада бер җенесле адәмнәрнең никахларын теркәүне алга китеш һәм зур демократик казаныш итеп кабул...

    Реклама

    Телевизор карап утыр­ганда, бер мәзәк искә төште. Бер малай ишегалдында йөри, балконнан бер ир тавышы: - Улым, ашарга кер!

    - Хәзер, әти, керәм.
    - Мин әти түгел, мин әни!
    Малай үзалдында мыгырдана: «Шайтан аерсынмыни сез «зәңгәр»ләрне...
    Америкада бер җенесле адәмнәрнең никахларын теркәүне алга китеш һәм зур демократик казаныш итеп кабул итүчеләрне аңлый алмыйм. Безнең илне «зәңгәр»ләрнең, «алсу»ларның хокукларын кысуда гаеплиләр. Дәүләт гаилә мөнәсәбәтләренә керми, теләгәнчә яшиләр бит инде, юк, ул гына җитми, алсу-зәңгәр халыкларга урамга чыгып, «гейлар парады» ясап, үзләренең патологияләре турында кычкырып йөрергә кирәк тә, дәүләтнең бер җенестәге кешеләрне гаилә дип рәсми рәвештә танулары кирәк.
    Бөек цивилизация төзүгә, бөек казанышларга ирешкән Европа һәм Америка кеше хокуклары өлкәсендә чиксез алга киткән дә, финишта тукталып кала алмыйча, дәүләтнең кирпечләрен тәшкил иткән гаиләне җимерә башлаган. Бер җенестән торган адәм затларының бергә яшәвен күпме генә гаилә дип атарга теләсәләр дә, бер факт бу карашларны юкка чыгара - бу кешеләрнең берсе дә бер җенесле гаиләдә тумаган. Мондый гаиләнең киләчәге юк - андый гаилә нәселен дәвам итә алмый. Шуңа да карамастан, менә гаҗәп - аларның саны кимеми. Нигә кимесен, дәүләтләре аларның хокукларын гадәти гаиләләр белән тигез итеп кенә түгел, күбрәк итеп танырга тырышып тора бит.
    Патологияне гаилә итеп тану гадәти гаиләгә булган карашны юкка чыгара. Әле бу күренешнең чиге, очы‑кырые да юк. Теләсә кемнең теләсә нишләргә һәм шушы теләсә нишләүне рәсми рәвештә гаилә дип атарга хакы бар икән, алга таба яңа кануннар кабул итәргә дә була - ике ир белән алты хатын яшәүне дә, ике әби белән сигез бабай йоклауны да, бабай белән оныгының «тормыш коруын» да гаилә дип атарга була - алары да кеше хокукларын яклау бит инде! Ике мужикка бергә яшәргә ярагач, нигә башка төрле дә яшәргә ярамый?
    Тарих буенча беләбез - Борынгы Греция, Борынгы Рим - бөек цивилизация төзегән дәүләтләр. Дәүләтчелекнең югары ноктасына менгәч, бу дәүләтләр үсүдән туктап, демократияне үстерәбез һәм киңәйтәбез дигән булып, һәр­төрле зәңгәрлек-алсулык чи­ренә баткан һәм дәүләтләре генә түгел, халыклары да юкка чыккан. Шушы ук күренеш бүген Европа илләрендә һәм Америкада кабатлана. Тәнкыйтьләргә дә ярамый - шундук «гомофоб» дигән атама тагачаклар да, кеше хокукларын кысучы фашист булып каласың. Яки инде «шул турыда яза, үзе шундыйдыр» дигән фикер туа дип тә мондый темага алынучы юк. Ә бит проблема ике кешенең ничек яшәвендә генә түгел, мондый гаиләдә балалар да тәрбияләнә! Статистика буенча, үз‑үзенә кул салучы балаларның иң күпчелеге тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгәннәр.
    Америкада балалар бер җенесле гаиләләрдә тәрбияләнәчәк дип кайгыра башлаучылары да бар. Алар өчен дә кайгырсаң, яхшы да ул, күпләр шулай эшли дә - үзеңдәгесе онытылып тора. Бәхеткә, бездә ике «зәңгәр»нең бергә яшәвен гаилә дип игълан итәргә җыенучылар юк анысы, шулай да... аларда гына балалар бер җенесле гаиләдә тәрбияләнә дип сөенергә урын юк.
    Гаилә проблемалары белән шөгыльләнүчеләр «Россиядә дә балалар бер җенесле гаиләләрдә үсә - бала, әни һәм дәү әни» дип хәсрәтле шаярта. Рәсми статистика буенча, безнең илдә һәр өченче, Татарстанда һәр өченче гаилә тулы түгел. Күпчелек тулы булмаган гаиләләр, билгеле инде, ялгыз хатын һәм баладан тора.
    Мондый гаиләләрнең күпчелеге «аз керемле» санала, билгеле, дәүләт җилкәсендә - дотацияләрдә яшиләр. Бу яктан да зыян. Тулы гаиләләрнең мөмкин кадәр күбрәк булуы дәүләт бурычы булырга тиеш кебек. Әмма Гаилә елы дигән тышкы кабыгы гына булган, гомуми сүзләр сөйли торган чаралардан тыш, кулга тотып күрсәтерлек ниндидер эш күренгәне юк. Менә бер генә мисал китерәм - банкка кереп, ипотека килешүе төзеп карагыз. Гаиләле булучыга караганда, гаиләсез булуның күпкә отышлырак булуын шундук аңлатып бирерләр - ялгыз кешенең бөтен керемнәре үзенә генә исәпләнә, ә гаиләле кешенең керемнәрен бөтенесенә бүлеп карыйлар. Ипотека килешүе төзегәндә, керемнәрнең балаларга бүленә башлап, кимүен күргәч, оператор кыз: «Менә үзегез генә булсагыз... Менә бер гаиләгә без рәсми рәвештә аерылышырга киңәш иттек», - дип сөйләнә башлаган иде.
    Ислам илләренең кү­тәрелештә булуына, мөселманнар артуына гаҗәпләнергә дә кирәкми - бүгенге замана «алдынгы фикерле җәмгыять» дип тәкъдим иткән «зәңгәрлек»тән аермалы буларак, исламда әхлакый чикләүләр һәм «ярый-ярамый» дигән ныклы карашлар бар. Гаилә - дәүләтнең бер өлеше, дәүләтне бер йорт дип уйласак, гаиләләр - аның бүрәнәләре. Бүрәнәләре черек йортның үзен дә нык дип әйтеп булмый. Үзе теләп үз нигезен черткән Европаның Азия илләренә позицияләрен биреп баруы шаккатмалы түгел. Безнең күз алдыбызда тулы бер цивилизация үзе теләп баткаклыкка керү юлын сайлады. Без дә юллар чатында - кайсы якка барабыз?
    Рәмис ЛАТЫЙПОВ
    Шәһри Казан
    № --- | 06.07.2015

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: