Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Нардуганчыларны күргәч...

    Һәр милләтнең үз бәйрәме, гореф-гадәте була. Бу көннәрдә христиан дине тотучылар да зурлап Раштуаны (Рождество) билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәмнең тарихы IV гасырга барып тоташа. Борынгылар сөйләвеннән күренгәнчә, Раштуа бәйрәме зур тарихи вакыйга булып саналган. Гадәт буенча, элек-электән бәйрәм көннәрендә йортларда тынычлык булдырырга тырышканнар, тавыш-гауга, тәртипсезлек, начар гадәтләргә юл куелмаган. Раштуада...

    Реклама

    Раштуадан соң керәшен авылларында 12 көнгә сузылган Нардуган бәйрәм ителә. Әлеге календарь бәйрәм "кояш туган" дигән мәгънәне аңлата. Бу көннәрдә авыл халкы кеше танымаслык булып киенеп, өйдән-өйгә йөреп такмаклар әйтә, җырлый, йорт хуҗаларына иминлек, бәрәкәт тели:
    Нардуган, нардуган,
    Нардуган, хуҗалар,
    Котлы, мөбарәк булсын,
    Тормыш түгәрәк булсын.
    Шушы көннәрдә Үрәсбаш авылында нардуганчыларны (халык телендә "бабай" дип йөртеләләр) үз күзләрем белән күрергә туры килде. Китапларда язылганча, чыннан да, кулларына кайсы таяк, кайсы себерке тоткан. Битләрен каплаган, тавышларын үзгәртеп сөйләшүче нардуганчыларны һич кенә дә таныйм димә! Борынгы керәшен җырларын, бормалы озын көйләрне шулкадәр оста итеп башкардылар ки, Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова, Аграфена Васильевалар бер читтә торсын. Таяклары белән дөбердәп, такмаклар әйтеп, биеп тә күрсәттеләр әле алар. Әлеге нардуганчыларны күргәч, бер мизгелдә күршебездә яшәүче Бикә әбинең сөйләгәннәре хәтердән сызылып үтте.
    -И-и, кызым, без яшь вакытта ел саен "бабай" булып киенеп чыга идек. Өйләргә кереп үз һөнәрләребезне күрсәтәбез: кемдер бага, дәвалый, шигырь сөйли. Танымасыннар өчен битләргә корым сөртә, киемнәрне уңын-сулга әйләндереп кия идек. Нардуганчылар арасында бик куркынычлары да була иде, урамда аларның каршыларына очрасаң, егып, кар эченә күмеп китәргә дә күп сорамыйлар. Йоласы шул булгач, "бабай"ларга беркем үпкәләми, киресенчә сөенеп кала. Мария әбиең (Маяк Марҗые) исә искечә Яңа елда кәрҗиненә песиен утыртып чыга, йорттан-йортка кереп бәйрәм белән котлый иде. Хәзер нардуганчылар да юк, борынгы йолалар онытылып бара,- дип офтана иде.
    Әгәр Бикә әби исән-сау булса, авылда борынгы керәшен бәйрәмнәрен искә төшереп, дини кануннар нигезендә яшәүче яшьләрнең булуына һичшиксез шатланыр иде. Наил Тәбәнәковның "Бер милләт" дигән җырындагыча:
    "Без үзебез бер милләт,
    бердәм керәшеннәр,
    Гасырларда безнең
    йөзебез.
    Монда безнең
    нәсел-ыруыбыз,
    Кояш чыккан
    якты күгебез",- дип яшәгәндә милләтнең киләчәге якты, дәвамлы булуында шик юк.
    Моннан берничә ел элек Югары Чурада узган Нардуган бәйрәмендә катнашырга туры килгән иде. Керәшен-карендәшләребез ул көнне күмәкләп уеннар да оештырдылар, багу күренешләрен дә күрсәттеләр. Нардуган уенының иң көтеп алына торганы - йөзек салу. Багу искечә Яңа ел көненә туры китерелгән. Кызлар йөзекләрен су тутырылган тирән савытка салганнар, соңыннан карамыйча гына берсен алганнар, йөзек иясенең киләчәген юраганнар. Капка аркылы киез итек ыргыту да яшьләр арасында популяр булган - итекнең башы кайсы якка карап тора, шул якка кияүгә китәсең, имеш...
    Районыбызның керәшен авылларында милли бәйрәмнәр ничек үтә икән? Хатлар көтеп калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: