Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Наил Рәхимуллинның җырлары күңелгә үтеп керә

    Олы хөрмәткә ия булган Наил Рәхимуллинга шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Чиктән тыш сабыр, һәркемгә игътибарлы, үзвакытында ярдәм кулын сузучан Наил тыйнак кына юбилеен уздырып җибәрде. Аны район халкы үзешчән сәнгать эшлеклесе - яхшы җырчы буларак белә, хөрмәт итә. Ул әле хәзер дә ветераннар оешмаларында, социаль ярдәм күрсәтүче "Тылсым" үзәгендә...

    Олы хөрмәткә ия булган Наил Рәхимуллинга шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Чиктән тыш сабыр, һәркемгә игътибарлы, үзвакытында ярдәм кулын сузучан Наил тыйнак кына юбилеен уздырып җибәрде. Аны район халкы үзешчән сәнгать эшлеклесе - яхшы җырчы буларак белә, хөрмәт итә. Ул әле хәзер дә ветераннар оешмаларында, социаль ярдәм күрсәтүче "Тылсым" үзәгендә атна саен җырлары белән сөендерә.

    Наил ага! Нигә сез артистлар юлы белән китмәдегез? Бу сорауга ул болай дип җавап бирде: - Дүртенче сыйныфта укыганда ук минем укудагы сәләтне сизеп, язма эшемне республика конкурсына җибәрделәр. Мин беренче урын алып бүләкләндем. 5 сыйныфта инде Кукмара икенче мәктәбендә белем алдым. Математикадан сәләтем көчле булгандыр, 10 сыйныфта министрлыктан күчерү сынауларына язма эш килде. Аны башта укытучы чишәргә, аннан соң класска бирелергә тиеш иде. Ләкин ул булдыра алмады, йөгереп минем янга килде. Ул елларда министр Мирза Мәхмүт улының проблемалы укыту теориясе өстенлек итә иде. Шуңа таянып, мин мәсьәләне чиштем, аннан соң ул класска таратылды. Мәктәп җиңеп чыкты. Химия-технология институтына кереп, аны кызыл диплом белән тәмамладым.

    Мәктәптә, институтта укыган елларда ул әтисе җитәкләгән XXI партсъезд исемендәге колхозда трактор һәм комбайннарда эшләп, хуҗалыкка ярдәм итте. Аның белән бергә шушы ук һөнәрләрне энеләре Дамир һәм Райнур да үзләштерде. КПСС райокмының бюро җитәкчесе Рәхимулла Йөзмөхәммәтов турында, малайларын эшләтеп, ул башкаларга үрнәк күрсәтә, дигән сүзләр еш әйтелә иде.

    Билгеле, кызыл диплом белән институтны тәмамлаган Наилне Казан химия-технология заводлары бик теләп эшкә алалар. Ул бигрәк тә СК-4 химия заводында үзен яхшы белгеч буларак танытты. Ләкин авыл хуҗалыгын үз иткән кадрны, техника буенча яхшы белгеч буларак, Казахстанга - чирәм җирләрдә яңарак кына оешкан Ленин исемендәге совхозга инженер буларак билгелиләр. Казахстан басуларында чирәм җирләрне үзләштерү технологиясе аны совхозда барлык көчен биреп эшләргә этәрде. Берничә ай эшләү дәверендә аның оештыру сәләтен күреп, шул ук совхозга директор итеп билгеләделәр. Чиктән тыш бик күп кыенлыкларга карамастан, совхоз 1956 елда һәр гектардан уртача 25 центнер уңыш алып, республика күләмендә җиңүгә иреште.

    Аннан соң ул яңадан Казанда СК-4 химия-технология заводында баш инженер вазыйфасын дәвам итте. Ләкин Мәскәүдән килгән күрсәтмә нигезендә аны Чиләбе шәһәрендә оешкан атом-төш корылмаларын тыныч максатларда куллану комбинатына эшкә билгеләделәр. Комбинатта дәвамлы еллар эшләү нәтиҗәсендә радиацион нурланыш алгач, аңа яңадан Казанга кайтырга туры килде.

    Эш мәсьәләсендә озак көтәргә туры килмәде. Аны турыдан-туры өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеевка чакырдылар.

    Табеев турыдан-туры эш мәсьәләсенә тукталды: аңа Түбән Кама шәһәрендә тимер-бетон заводын җитәкләргә тәкъдим итте. Ул завод белән танышып, 5-6 айдан тиешле модернизация үткәргәннән соң, коллектив инде барлык заказларны үтәр хәлдә иде.

    Реклама

    Түбән Кама нефть комбинатының ихтыяҗларын үтәүдән тыш, завод районның колхоз-совхоз хуҗалыкларына һәрвакыт ярдәм итте: терлекчелек комплексларына бетоннан эшләнгән каркаслар, төрле зурлыктагы тимер-бетон корылмалар бирде.

    Район халкы бүгенге көндә дә Наил Рәхимулла улының ярдәмнәрен онытмый.

    Марат ФАЙЗРАХМАНОВ,

    хезмәт ветераны, тарих фәннәре кандидаты

    фото http://kartinkigif.ru/_ph/60/2/987688584.jpg

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: