Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Муллык юмартлык аша килә

    Халкыбызның мәрхәмәтле булуына кат-кат инанырга туры килә. Үзебезнең йорт-җиребез янып бетеп, бер казыксыз калгач, ярдәм итүчеләр бихисап булды. Кибет киштәләреннән товарлар юкка чыккан, азык-төлек талонга калган, акчасызлыктан интеккән туксанынчы еллар иде бу. Шуңа карамастан, үз запасларыннан өлеш чыгарган кешеләргә, йорт төзүдә булышкан колхоз җитәкчелегенә әлегәчә олы рәхмәт хисләрен саклыйбыз. "Кояшкай"...

    Халкыбызның мәрхәмәтле булуына кат-кат инанырга туры килә. Үзебезнең йорт-җиребез янып бетеп, бер казыксыз калгач, ярдәм итүчеләр бихисап булды. Кибет киштәләреннән товарлар юкка чыккан, азык-төлек талонга калган, акчасызлыктан интеккән туксанынчы еллар иде бу. Шуңа карамастан, үз запасларыннан өлеш чыгарган кешеләргә, йорт төзүдә булышкан колхоз җитәкчелегенә әлегәчә олы рәхмәт хисләрен саклыйбыз.

    "Кояшкай" балалары күчтәнәчтән өзелми
    Татарстанда 2007 ел Хәйрия елы дип игълан ителгәч, республика семинарын үткәрү өчен безнең районны сайлаганнары исегездәдер әле. Юкка гына түгел: семинарга килүчеләр биредә күп төрле шәфкатьлелек үрнәкләре белән таныштылар. Мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, авыруларга игелек кылу, төрле ярдәм акцияләрендә катнашу, иганәчелек кебек изге гамәлләр тукталмады, дәвам итә. Безнең халыкка гомер-гомергә хас булган гадәт бу. Кайберәүләр: "Хәер-сәдака итеп бирәм, савап булсын", - дип, исемнәрен белгертмичә, яхшылыкны яшерен эшләргә тырышалар.


    -Өлкән яшьтәге бер апа ел саен 1 сыйныфка баручы балаларны мәктәпкә әзерләде. Моңа 80-90 мең сум акчасын тоткандыр. Акчаны улы да биргән, - дип сөйләде "Кояшкай" приюты җитәкчесе Земфира Хуҗина шундый олы йөрәкле затларның берсе турында. Әйе, әлеге приютта тәрбияләнүче балалар күңелләрне аеруча нечкәртә, аларны сөендерергә теләүчеләр бик күп. Үткән Корбан бәйрәмендә бирегә 600 килограммнан артык ит, башка күчтәнәчләр китергәннәр. "Фруктовый рай", "Сәфәр" кибетләре балаларны җиләк-җимеш, тәм-томнар белән сыйлап торалар. Тегү фабрикасы, "Аяк киемнәре йорты", "Балалар дөньясы" кибетләре үз товарлары белән ярдәм итәләр. Элеватор, "Южный" җәмгыяте, "Мамадышнефтепродукт"ның Кукмара участогы, Казаннан Наил Сафиуллин... Саный китсәң, исемлек бик озынга сузылыр иде. Металл савыт-саба заводы приютка яңа караватлар бүләк иткән. Әлеге заводның генераль директоры Азат Заһидуллин иганәчелеккә зур игътибар бирә, үткән елда ул "Ел иганәчесе" исеменә лаек булды. "Кояшкай" балалары Казанда яшәүче Зур Кукмара авылы кызы Гүзәл Әхтәмова апаларын да яраталар: бу ханым аларны Казанга циркка, төрле тамашаларга алып бара, күчтәнәчләр җибәреп тора. Полиция Кыш бабае да - биредә көтеп алынган кунак. Һәрчак зур бүләкләр белән кайтып, шатлык өләшкән Ринат Мөхәммәтшинны да балалар сагынып искә алалар, дип уйлыйм. "Юмарт кешенең урыны җәннәттә булыр" дигән сүзләр күптән түгел вафат булган әлеге якташыбызга да кагыладыр, шәт.

    Шәфкатьлеләр "Шәфкать"кә тартыла
    Кукмарадагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге дә киң күңелле райондашларыбызны үзенә тартып тора. Язмыш сынауларына дучар булган балаларга ярдәм итү йөзеннән шәхси эшмәкәр Илфат Мөбарәкшин рәислегендә иганәчеләр советы оешкан. Ясирә Гарифуллина, Ясәви Гәрәев, Асия Хәйретдинова, Нурфия Төхвәтуллина, Халидә Гаязова һәм башка иганәчеләр бәйрәмнәргә бүләкләр, ярышлар өчен призлар бирәләр."Эльдорадо" кибете хуҗасы Рафыйк Хөснетдинов физкабинет өчен бик кирәкле аппарат - кислородлы концентратор бүләк иткән.
    -Яңа ел бәйрәменә бүләкләр алу өчен киез итек-киез комбинаты акча күчерде. Бәйрәм белән котлап, балаларга күчтәнәчләр, төрле конфет-прәннекләр алып килүчеләргә дә рәхмәтлебез, - ди әлеге үзәк директоры Рәзинә Галиәхмәтова.

    Мохтаҗларны сөендерү - изге эш
    Аз тәэмин ителгән һәм тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләрдә үсүче балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, гарипләргә, бәлагә тарыганнарга булышлык итү буенча "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә зур тәҗрибә тупланган. Үзләренә бүленеп бирелгән финанс чараларыннан тыш, бу күркәм эшкә хәлле кешеләрне, иганәчеләрне җәлеп итү оештырыла. Үзәктә социаль кибет эшләп килә. Бу кибеткә халыктан җыелган өр-яңа яки куллануда булган өс һәм аяк киемнәре, урын-җир әйберләре һәм башка кирәк-яраклар куелып, адреслы ярдәм итүгә тотыла. Үткән елда 75 гаиләгә 70900 сумлык шундый кием-салым бирелгән. Инде бишенче ел рәттән үткәрелүче "Иске әйберләргә - икенче тормыш" дигән акциядә район халкы актив катнаша. Файдаланылган көнкүреш техникасын яки йорт җиһазын тапшыручылар да бар. Моннан тыш, белгечләр балаларның күзәтчелексезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү, өлкәннәрнең һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча да эш алып баралар. Бу чараларны үткәрү өчен узган елда 91 мең сумнан артык хәйрия акчасы җыелган, шуның 40 мең сумга якыны инвалидлар сабантуен үткәрүгә киткән. Декабрь аенда район эчке эшләр бүлеге белән берлектә "Полиция Кыш бабае" акциясен оештырып, авыр хәлдәге гаиләләрдә үсүче балаларга бәйрәм күчтәнәчләре өләшү күркәм традициягә әверелде. Нәниләрне куанып, самими елмаюларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә бит ул! Бу акциянең һәм башка чараларның хәйриячеләренә игелекле гамәлләренең әҗерен күрергә насыйп булсын. Болар: металл савыт-саба заводы, "Намус" җәмгыяте, "Урал" хуҗалыгы, шәхси эшмәкәр Җиһаншин, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты һәм башкалар.

    Реклама

    Игелекле эшләр күп
    Балалар бакчаларының, белем йортларының матди хәлен яхшыртуга өлеш кертү халыкта инде гадәти хәлгә әверелде кебек. "Үз мәктәбеңә булыш" акциясенә райондашларыбыз бик теләп кушылдылар. Әлеге акция кысаларында Нырты һәм Поч.Кучук урта мәктәпләрендә капиталь ремонт ясауга ярдәм итүчеләр турында газетабыз битләрендә язган идек инде. Ел да үткәрелеп килгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе барышында 1 сентябрь алдыннан 98 балага уку әсбаплары тутырылган портфельләр тапшырылды.
    Һәркем "юрганын үзенә генә тартып", үзе өчен генә тырышып яшәсә, тормыш бармас иде. Ярдәм итешү, кайчак соңгысы белән бүлешү яшәтә дөньяны. Динебез дә байлыктан, җыелган уңыштан өлешне мохтаҗларга зәкәт сәдакасы итеп бирергә куша. Тарихта мәдрәсәләр, мәчетләр төзеткән, халыкның гыйлемле булуы турында кайгырткан, ярлыларга хәерхаклы булган байларның исемнәре сакланган. Мәчкәрә авылында 1791 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмишев төзеткән Җәмигъ мәчете игелекле эш үрнәге булып тора. Комаровлар, Родыгин кебек байларның да хәйрия эшләре турында истәлекләр буыннан-буынга күчеп яши. Соңгы елларда районыбызда иганәчеләрнең һәм халыкның хәләл акчалары хисабына бик күп дин йортлары калкып чыкты. Күңелләрне сафландыра, яхшылыкка өнди торган күренеш бу. Райондашларыбыз ерак бабаларыбыз төзегән изге Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-каласын торгызу фондына да акча күчерүдән читтә калмадылар. "Болгардагы чишмәне төзекләндерүгә пенсиямнән бераз акча бирмәкче идем, ничек җибәрим икән?"- дип, редакциябезгә берничә пенсионер апаның да килгәне истә әле.


    Чишмә дигәннән, авыл җирлекләрендәге су чыганакларын карап-чистартып тору, чишмә йортлары кору турындагы күңелле хәбәрләрне ишетеп торабыз. Кайбер чишмәләргә аны төзекләндергән кешенең исемен бирү гадәте хәзер дә дәвам итә. Әйтик, Янсыбы авылында игелекле гамәлләре белән танылган Равил Ганиев хөрмәтенә аталган "Равил чишмәсе" халыкны тәмле суы белән сыйлый. (Сүз уңаеннан: борынгы зиратны киртәләп алуны оештыру, Сазтамак янындагы чишмә корылмасын төзетү дә -аның эше.) Янсыбы тавы астындагы бер ташландык чыганакны шул тирәдә яшәүчеләр "ялт" итеп чистартып, корылма һәм күперчек ясап куйдылар. Балыклы авылы ир-егетләренең дә шундый эше турында газетада язылган иде. Ятмас Дусай авылының данлыклы "Күз" чишмәсен дә шушы төбәктә туып-үскән күренекле шәхесләр әкият почмагына әйләндерделәр. Җәен сусауны басып, хәл алып утыру өчен бик рәхәт урын бу. Мондый эшләрнең барысы да үз акчаларына башкарыла бит. Без белеп бетермәгән изгелекләр күпме әле! Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туйлары үткәрүгә акчалата ярдәм итүләр, батырларга зур бүләкләр тапшырулар дисеңме. Чаллы шәһәрендә яшәүче Вахит авылы ир-егетләре Рафаэль һәм Рифкать Гатауллиннарның ничәмә-ничә ел рәттән авыл сабан туена төп приз итеп җиңел машина куюларын ничек инде мактап телгә алмыйсың?


    Халкыбызның иң матур сыйфаты - кеше кайгысына битараф булмау. Янгында мал-мөлкәтсез калган гаиләләргә, кыйммәтле операция ясатырга җыенучыларга булышучылар табылып тора. Үткән елда Хабаровск краенда су басудан зыян күргән кешеләргә 162 мең сум акча җибәрелгән.

    Яхшылык җирдә ятмый, һич көтмәгән җирдән үзеңә әйләнеп кайта, диләр. Киләчәктә дә ярдәмгә мохтаҗларны язмыш кочагына ташламыйча һәм бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә язсын.

    фото: http://900igr.net/prezentatsii/religii-i-etika/Klassnyj-chas-o-miloserdii/007-Miloserdie.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: