Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәскәүдән көмеш медаль белән

    Тәүлегенә 40-45шәр килограмм сөт бирергә сәләтле сыерлар күргәнегез бармы? Ә без күрдек: Вахитов исемендәге хуҗалыкта күп андый маллар. Шундыйларның икесе - Карлыгач һәм Акбаш кушаматлы сыерлар быел хәтта Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә оештырылган Россия агросәнәгатенең "Алтын көз" күргәзмәсеннән көмеш медаль белән кайттылар. Дөресрәге, әлеге олы бүләкләргә - РФ Авыл хуҗалыгы...

    Реклама

    Дөньяның 34 иленнән 2500 предприятие һәм оешма катнашкан бу күргәзмәнең "Терлекчелек һәм нәсел эше" бүлегендә 180 авыл хуҗалыгы предприятиесе югары бүләккә ирешү өчен көч сынашкан. Төрле өлкәләрдән китерелгән маллар арасында Әтнә районының "Ленин" һәм районыбызның Вахитов исемендәге хуҗалыклары сыерлары аеруча игътибар үзәгендә булган. Күргәзмә барышында ел дәвамында ирешелгән күрсәткечләр генә түгел, терлекләрнең физиологик торышы да энә күзеннән үткәрелгән. Елына 9ар мең килограмм сөт бирүче бу сыерлар Татарстан тибындагы Холмогор токымлы. Аларның өстенлеге дә шунда: болар инде читтән кайтарылган нәзберек, ашауга талымлы хайваннар түгел, безнең яктагы табигать шартларына чыдам, үзебездә җитештерелгән азыкка яраклашкан маллар. Азык дигәннән, вахитлеләр дә терлекләрне начар тукландырмый, бу эш инде күптәннән фәнни нигездә башкарыла. Алар рационны төрле азык өстәмәләре белән баеталар. Сыерларның физиологик халәтенә, продуктлылыгына карап, һәр группа өчен аерым азык хәзерләнә. Бу эш өстәмә чыгымнар таләп итсә дә, нәтиҗәләр аны аклый - бүгенге көндә биредә Лельвиж агрофирмасы белән бергә исәпләгәндә дәүләткә 23,5 тонна сөт сатыла.
    Иң мөһиме - ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп яшәмиләр әлеге хуҗалыкта. Ленинград өлкәсе галимнәре белән тыгыз элемтә урнаштырып, аларның эш тәҗрибәләрен үзләрендә кулланалар. Күптән түгел хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов белән баш зоотехник Илшат Мөхәрләмовлар Германиянең Ганновер шәһәрендә уздырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашканнар.
    -Шәһәрдән 100 чакрым читтә урнашкан бер фермер хуҗалыгында да булдык. Сөт җитештерү белән шөгыльләнә, 150 баш сыеры бар. Һәрберсеннән елына 9 мең килограмм сөт сава. Әмма безне иң сокландырганы биредәге чисталык булды. Каралты-куралар төзек, ферма территориясенә асфальт түшәлгән, юлларда бездәге кебек көзге пычракның әсәре дә юк. Бездә фермалар никадәр төзек булса да, көзге табигать барыбер үзенекен итә бит. Ә малларны ашату, нәсел эше белән шөгыльләнү хуҗалыгыбызда да андагыдан ким түгел, - ди Илшат Вакыйф улы.
    Күп йөргән - күп күргән, күп белгән диләр. Әмма күрү - бер нәрсә, ә күреп белгәнне үзең өчен файдалану - бөтенләй икенче нәрсә. Әнә шулай башкаларның хезмәтен өйрәнеп, аның иң яхшысын үзләрендә кулланганга, гел яңалыкка омтылганга күрә вахитлеләр республикада иң алдынгылар исәбендә баралар да. Киләчәктә, бәлки, медальнең алтыны да эләгер әле - бу хуҗалык аңа бик лаек.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: