Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәскәүдә яшәүче якташларыбыз архивтан әтиләренең Хәрби парадта катнашкан видеоязманы тапканнар

    Күптән түгел Мәскәүдә яшәүче Равил һәм Рәсимә Галиевалар архивтан әтиләре Гарифулла Әхмәтгалиевның Куйбышевта 1941 елда үткән Хәрби парадта катнашкан видеоязмасын тапканнар. Балыклы авылы егете Гарифуллага Бөек Ватан сугышында нибары ике айлап булырга туры килә. Фронтның кайнар ноктасында башына снаряд кыйпылчыгы тиюдән яралангач, аны Свердлауга кайтаралар. Биредә алты ай буе госпитальдә,...

    Күптән түгел Мәскәүдә яшәүче Равил һәм Рәсимә Галиевалар архивтан әтиләре Гарифулла Әхмәтгалиевның Куйбышевта 1941 елда үткән Хәрби парадта катнашкан видеоязмасын тапканнар. Балыклы авылы егете Гарифуллага Бөек Ватан сугышында нибары ике айлап булырга туры килә. Фронтның кайнар ноктасында башына снаряд кыйпылчыгы тиюдән яралангач, аны Свердлауга кайтаралар. Биредә алты ай буе госпитальдә, шуның 2 аен комада уздырганнан соң, ике аягына көч-хәл белән баскан егетне туган иленә кайтарып җибәрәләр. Ярый әле, озатып кайтучылар аны район военкоматы капкасы төбендә калдырып, документларын түшендәге кесәсенә салып китәләр. Югыйсә, авыл сәркатибенә егетнең кайтуын хәбәр дә итә алмаслар иде... Сугышта күргән әлеге газаплы мизгелләрне Гарифулла Әхмәтгалиев үзе сөйли алмый: ул инде 18 ел арабызда юк. Бу турыда без хәзер балалары һәм инде 90 яшен тутырган хәләл җефете Халисә ханым хатирәләреннән генә белә алабыз...

    "Немецлар безне автомат белән кырды"

    -1941 елның ноябрендә немец гаскәрләре башкаланы алу өчен Мәскәү янына килеп җитеп, Советлар Союзы хөкүмәте Самарага эвакуациягә җибәрелгән булган. Бирегә Иосиф Сталинның да килүе көтелгән. Ләкин Сталин Мәскәүдән китмичә, соңгы мизгелдә вокзалдан Кремльгә юл тоткан. Октябрь революциясенең 24 еллыгына багышлап Мәскәү, Куйбышев, Воронеж шәһәрләрендә Хәрби парадлар үтә. Куйбышев парадында әтием дә катнашкан, - дип сөйләде Гарифулла солдатның улы Васил абый. - Ә парад тәмамлангач, аларны кабат эшелонга төяп, Ленинград фронтына, Тихвин поселогына алып киткәннәр. Ләкин юлда барган эшелонны немецлар күреп алган һәм самолет белән төрле яклап бомбага тота башлаганнар. Берәүләр сикереп төшеп исән калган. Күпләр шунда ук вафат булганнар. Исән-имин калучылар арасында әтием дә булган. Аларны рота командиры бер колонна итеп тезеп урман эченә алып кереп киткән. Әти бу турыда искә алганда: "Ярый әле, поездда вакытта җылы киемнәремне кигән булганмын. Көзнең дымлы һавасы ул чакта күпләрнең җелегенә үтте", - дип әйтә иде.

    Шулай урман буйлап барганда солдатлар немецларның пехота кухнясы җәелгән урынга килеп чыгалар. Тегеләрнең хуш исләр чыгарып ботка пешергән чаклары була. Безнең солдатлар озак уйлап тормый, ут ачалар. Тик каяндыр самолет килеп чыга һәм боларны тагын бомбага тота башлый. "Өстебезгә күктән бомбалар коела, без чабышабыз. Өчәү - мин һәм урыс милләтеннән ике солдат сазлыкка барып аудык. Аларның берсе, барыбер үләсе дип, читкә таба бераз шуышкан иде - өстенә бомба төште", - дип сөйли иде әти.

    Әтинең маңгаенда сыдырылып киткән бер эзе бар иде. Ул әлеге яраны икенче бер бомбага тотылуда ала. Беренче яудан исән-имин котылган солдатлар бер батальонга тупланып, урман кырында оборона төзиләр. Шул урында сугышканда әти янына снаряд килеп төшә һәм аны балчык астына күмеп калдыра. Һөҗүм тынгач, иптәшләре әтине әлеге балчык астыннан аңсыз килеш казып чыгаралар. Аннары комбат фәрманы буенча үзен эшелон белән Свердлауга җибәрәләр. Ул чактагы кичерешләрен әти ачык кына хәтерләми. Әмма алты ай буе госпитальдә яту үзенекен итә: ул 85 килограмм авырлыктан нибары 45 килограммга кала... Шулай итеп, көче ташып торган 22 яшьлек егетне сугыш яуларның беренче айларында ук беренче группа инвалид итеп калдыра.

    -Мин 1973 елда Саба районы Мишәбаш авылыннан бу гаиләгә килен булып килдем, - дип сүзгә кушылды Васил абыйның хәләл җефете Гадения ханым. - 18 ел элек 76 яшендә вафат булса да, биатайны бер мизгелгә дә оныта алмыйм. Бик акыллы, әдәпле, мәгънәле кеше иде ул. Аз һәм сирәк ашаулы булды. Аңа берәрсе колаклары ишетмидер дип тавыш күтәребрәк эндәшсә, ул чәчрәп, шундук коелып төшә иде. Әмма холкы ягыннан аңа тиңнәр булмады: ул хатын-кызларны шулкадәр хөрмәт итте. Биемемә дә "Халисәм" дип кенә торды. Рус телен камил белде. Үлгәндә дә бөтен туганнарын җыеп, бәхилләшеп җан бирде.

    -Әти сугыш турында күп сөйләр иде. "Фронтта кинодагы кебек кенә түгел. Без пулеметтан атканда, немецлар безне автомат белән кырды", - дип әйткәннәре истә. Ул җор күңелле, уен-көлкеле, сөйләшергә дә бик әвәс булды, биш вакыт намазын калдырмады. Балаларын, оныкларын да дингә өйрәтте, - дип сөйләде Васил абый.

    "Халисә, әрәм итмә мине!"

    Гарифулла абый калган гомерен туган авылында үткәрә. Ат белән сөт җыючы да булып эшли. 26 яшендә исә Сәрдекбаш кызы Халисә белән гаилә корып җибәрә. Аларның бер-бер артлы өч кыз, ике уллары дөньяга килә. Халисә ханым иңгә-иң куеп яшәгән хәләл җефете хакында бик җылы итеп искә алып сөйләде:

    -Гарифулла белән ничек кавыштыкмы? Безне уртак танышыбыз Рәмилә димләде. Минем сугышта җиде ел йөреп кайткан абыем бар иде, аңардан алда китү ярамас дип, кияүгә чыкмаска озак кына карышып йөрдем. Гарифулланы да башта кире каккан идем, ул мине сорарга килгәч: "Халисә, әрәм итмә мине", - дип, күземә бер тутырып карады... Гарифулла дини гаиләдән иде. Аның тәрбияле, акыллы булуы күренеп торса да, сугыштан инвалид булып кайтуын башта белмәдем. Кияүгә чыгарга әзерләнгән сеңлем Наилә мине калдырып китә дигән уй оялаган иде, тоттым да Гарифуллага ризалык бирдем. Ул елны бер йорттан өчәү - мин, абый һәм сеңлем гаилә корып куйдык. Ә сугышта күргәннәре турында Гарифулла күп сөйли иде. Алар Тихвинны азат иткәндә шинельләре бозга ябышып бер тәүлек буе селкенмичә суда ятканнар. "Мин бернәрсәдән дә курыкмадым", - дия иде Гарифулла. Еш авырып торса да, көченнән килгәнчә гаиләне алып барырга тырышты ул. Итек тә басты, шуны Пермьгә кадәр сатарга да йөрде. Сәфәрдән кайтканда балаларга кием-салым, күчтәнәчләр алып кайтыр иде. Әмма гаиләне алып бару өчен мин дә күп көч түктем. Ул еш авырып торганга, аңа авыр эшләр эшләтмәскә тырыштым. 34 сутый бәрәңге бакчасын да берүзем эшкәрткән чаклар күп булды. Ярый әле, Гарифулланың кияүгә чыкмаган апасы һәрвакыт ярдәмгә ашыгып торды, балаларны да ул карашты, - дип сөйләде Халисә ханым.

    Әнисенең сөйләгәннәренә кызлары Рабига апа да кушылды:

    -Әниебез белән әтиебезнең тормыш итүләре, бер-берсенә мөнәсәбәтләре, мәхәббәтләре хакында аерым китаплар язарлык. Әти еш авырып торса да, әни аны беркайчан битәрләмәде, киресенчә, куәтләп, әтигә терәк булып яшәде. Хәтта без берничә тапкыр мәктәптән кайтышка күршедән мулла кереп, әти өстендә инде "Ясин" чыккан булса да, әни бирешмәде: "Әтиегез яшәячәк", - дип үзен сабыр гына тотты. Әйе, сугыш нәтиҗәсендә әтиебезгә тормыш авырлыклары белән авыруларны җилкәсендә бергә тартырга туры килде. Контузияле булуы өстенә, ашказаны авыруы, кан басымы күтәрелүе белән интексә дә, әти безнең өчен көченнән килгәнчә тырышты. Без - балалары исә әтине ничек тә дәвалыйсы иде дип, күңелдән уйланып йөри идек. Соңыннан мин кияүгә чыгып Ташкентка киткәч, әни белән әти икәүләшеп безгә берәр айга кунакка киләләр иде. Төрле шифаханәләрдә дәвалану да әтинең сәламәтлегенә сихәт өстәгәндер.

    -Яратты ул мине, беркайчан авыр сүз әйтмәде, ташлап китәр дип тә курыккандыр инде. Җан биргәндә дә: "Халисә, син әйбәт булмасаң, мин күптән үлгән булыр идем инде", - дип әйтте. Гарифулла белән 50 ел гомер иттек, Аллаһка шөкер, беркайчан авыр сүз әйтешмәдек. Ул тормышымның алтын баганасы, терәге булды, - дип күңелендәге хатирәләре белән бүлеште Халисә ханым.

    фото: http://jester-soft.ws/filmy_video/112019-parad-na-krasnoj-ploshhadi-noyabr-1941.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: