Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәрьям Рахманкулова Арпаяз авылы турында

    Радиодан Мәрьям Рахманкулова җырлый башласа, минем әни еш кына әйтеп куя торган иде: -Бу бит безнең авыл кызы. Аны шундый зур кеше булыр дип кем уйлаган? -Ничек безнең авыл кызы?

    Реклама

    -Дөресендә ул Казан кызы. Әмма җәй көннәрендә алар әниләре белән озак-озак авылда торып китәләр иде. Минем олы апам Шәмсевәлия белән бергәрәк уйнадылар алар. Алардан яшьрәк булганга, мин әллә ни катышмадым.
    -Ә кемгә кайталар иде?
    -Мәктәп йорты - безнең әткәйнең туган нигезе. Колхоз чыккач, бу йортта мәктәп ясадылар, аскы катында колхозда эшләүчеләргә аш пешерәләр иде. Шуның күршесендә генә Габдулла абзый белән Нәфисә җиңгиләр тора. Мәриямнәрнең (ул вакытта аның исемен шулай әйтәләр иде) әнисе шул нигездән чыккан.
    Болар турында мин, бер сөйләшеп утырганда, Кукмара район газетасында эшләүче Шаһинур Мостафинга сөйләгәнмен. Журналистлар төпченергә яратучан булалар бит. Ул Мәрьям Рахманкуловага, газетаның редакторы Әхмәт Фәтхуллиннан кул куйдырып, хат юллаган. Сәнгатебезнең күренекле эшлеклесе озак көттермәгән, җавап язып җибәргән. Менә ул хат.
    "Кукмара районы, бигрәк тә Арпаяз авылы минем өчен күп кенә хатирәләр белән бәйләнгән. Арпаяз авылы минем бик кечкенә, бала чакларымны хәтерләтә. Моннан бик күп еллар элек ул авылда яшәгән гаҗәеп күңелле, мөлаем кешеләре күз алдына килеп басалар.
    Арпаяз авылы - минем әниемнең туган авылы. Безне кечкенә чакта җәй саен, сабактан туктагач, әнием Арпаяз авылына алып кайта иде. Җәй буе авыл балалары белән чабышып уйнаулар, борчак кырына борчакка барулар минем күңелдә бик матур эз калдырганнар. Борчак кырына без, ахры, бик күп йөри башлаганбыз. Олылар, бу хәлдән безне тыю өчен, бик кызыклы хәйлә корганнары хәтеремдә калган. Урамның икенче ягында яшәүче Бәйрәмгали абый, борчак кырына яшерен генә барып, түбәтәен һәм казакиның икенче ягын әйләндереп киеп, безнең килгәнне көтеп, үсемлек арасында яшеренеп кенә утырган. Без, йөгерешеп килеп, бик кызып кына борчак җыярга керешкәч, кинәт кулларын канаттай җәеп, "һау-у-у-у" дип кычкырып килеп чыгуы һәм безнең гаять дәрәҗәдә куркышып чабуларыбыз бер дә истән чыкмый. Шул хәлдән соң борчак кырына йөрүдән, билгеле, без, вак балалар, туктадык.
    Авыл астындагы су буйларын, тәмле сулы чишмәләрен хәтерлим. Су буеның икенче ягында, авылга карап, бик биек ялан тау тора иде. Ул таудан без, балалар, көн саен кечкенә арбалар белән тәгәрәп төшеп уйныйдыр идек. Башка балаларныкы шикелле шул арбаларны безгә кардәш абыйларыбыз Салихҗан абый, Зиннәт абыйлар ясап биргәннәрен хәтерлим. Ул кызыклы арбалар кечкенә генә ике тәгәрмәчле, икенче башында ике тәртәле була иде. Алда ике тәгәрмәч тәгәрәп, артта ике тәртә өстерәлеп барып, безне бик текә таудан тәгәрәтеп алып төшүе безнең өчен бик кызыклы иде.
    Бәйрәмгали абзыйларда бик тәмле сосла эчүләрем дә хәтердә калган.
    Кечкенәдән үк мин җыр, көй сөючән идем. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның инде шул безнең гасырның башында ук шигырьләре халык арасына тарала башлаган иде. Мин шул шигырьләрне һәм башка матур халык җырларын калын бер дәфтәргә теркәп бара идем. Дәфтәрне, бер дә үземнән калдырмыйча, җәй көне авылга да алып кайта идем. Авылда хатын-кызлар, җыелып, миңа дәфтәрдәге шигырьләрне укыталар һәм җырлаталар иде.
    Төннәрдә авыл егетләренең, су буенда гармун уйнап, авыл көйләрен җырлауларын төннәр буе йокламыйча тыңлап, мин нык тәэсирләнә идем. Моңлы җырлардан, гармун тавышыннан күңелем тулып елап ята идем.
    Бик кечкенә чактан ук туган халкыбызның иҗади моңы белән сугарылып, халкыбызның искиткеч бай һәм гүзәл җырын-көен үзләштереп үскәнгә күрә, бара торгач, мин, билгеле, турыдан-туры сәнгать өлкәсенә кереп киттем. Соңыннан инде олы сәнгать кешесе булып китүемә Арпаяз авылының да, аның элек-электән талантлы халкының да шактый йогынтысы булды дип саныйм.
    Арпаязның тирә-якларында, бераз хәтерлим, ерак-ерак урманнарга, олыларга ияреп, җиләк җыярга да баргалый идек.
    Пычак, Өлге авыллары да бераз истә калган.
    Казаннан авылга кайтканда, кечкенә генә бер пароход белән барганыбыз, Вятка Полянасы пристанена туктап, Григорий исемле кешегә кунарга кергәнебез исемдә. Ләкин аны әни Григорий түгел, Гөргери дип эндәшә иде (урысча әйтә алмаганлыктан). Вятские Поляныны да әни Пүләнкә дип атый иде. Менә шулар бар да бик кызыклы булып минем хәтеремдә яши.
    Хәзер инде ул вакытлардан бик күп еллар үткән, бик күп сулар аккан. Хәзерге чорда халкыбызның тормышы, культурасы зур адымнар белән алга китте. Авылларыбыз зур уңышларга иреште. Авылларның мин кечкенә чактагы надан, фәкыйрь тормыш күренешләре хәзер әллә кайчан күргән төш шикелле генә тоелалар. Авылларыбыз хәзер шәһәрләрдән аермаслык бай, матур булып яшиләр. Тиздән яңа 1980 елга аяк басарга торабыз. Шул уңай белән Кукмара районы колхозникларына, аеруча Арпаяз эшчәннәренә яңа 80нче елда хезмәтләрендә тагын да зур уңышлар, бәхетле, матур тормыш телим.
    Рахманкулова Мәрьям,
    РСФСРның халык артисткасы.
    11 декабрь, 1979 ел."

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: