Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәмәшир мәдәният йортында “Җиңү салюты” дигән зур фестиваль узды

    Сугыш...сугыш, каһәр төшкән сугыш. Cинең белән тиңсез яуларда күпме япь-яшь ир-атларыбыз башын салды. Сөергә-сөелергә дә өлгермәгән күпме гашыйк йөрәкләр янды. Яу кырларында ятып калганнарның күпме туасы балалары калды. Шулай дип күз алдына китерәсең: авылыбыз бала-чага ыгы-зыгысы, чыр-чуыннан, ата-ананың бәхетле елмаюыннан гөрләп торыр иде. Барысына да сугыш гаепле. Безнең Мәмәшир һәм...

    Сугыш...сугыш, каһәр төшкән сугыш. Cинең белән тиңсез яуларда күпме япь-яшь ир-атларыбыз башын салды. Сөергә-сөелергә дә өлгермәгән күпме гашыйк йөрәкләр янды. Яу кырларында ятып калганнарның күпме туасы балалары калды. Шулай дип күз алдына китерәсең: авылыбыз бала-чага ыгы-зыгысы, чыр-чуыннан, ата-ананың бәхетле елмаюыннан гөрләп торыр иде. Барысына да сугыш гаепле. Безнең Мәмәшир һәм Тәмәй авылларыннан Бөек Ватан сугышына 455 ир-егет алынган, шуларның 222сенә генә Җиңү шатлыгын күрергә насыйп була. Ә башларын салган 223 каһарманнарыбызның исемнәре авыл уртасындагы обелискка язылган.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Мәмәшир авылы мәдәният йортында "Җиңү салюты" дип исемләнгән зур фестиваль үткәрелде. Авылыбызның үзешчәннәре сугыш чорын, аның афәтен, авырлыгын, илебез, халкыбыз өстенә төшкән күтәрә алмаслык авыр кайгы-хәсрәтне сәхнәдә чын итеп яктырттылар, алар сәхнәдә уйнамадылар, ә шул чорда яшәделәр. Аларның киемнәре, үз-үзләрен тотышлары, сөйләү-сөйләшү манералары, һәрбер образ-деталь, эш-гамәлләре, яшәү рәвешләре безне, тамашачыларны, шул чорга - авыр елларга алып кайтты.

    1941 елның июне. Сабантуйга бүләк җыю күренеше. Шат җырлар, көләч йөзләр, бәхетле кызлар һәм егетләр, тальян гармун моңы. Әмма шатлык кайгыга әверелә: сугыш башлану турында хәбәр җиткерелә. Ир-егетләрне сугышка озату күренеше. Һәрберсендә- хәрби кием, солдат кирәк-яраклары тутырылган биштәр. Иң үзәкне өзгеч мизгеле - кечкенә малай-Ирекнең әтисен, басу капкасын чыкканчы, "Әти!"- дип, артыннан кычкыра-кычкыра озатуы булгандыр. Залда, күз яшен сөртеп, елап утыручылар бихисап иде.

    Сугышчыларыбызга җылы йон оекбашлар, перчаткалар, бияләйләр бәйләп, итеккә олтан салып, фронт-тыл яңалыклары турында газеталар, сугышчылардан килгән хатларны укып, кич утыру-"Аулак өй" күренеше вакыйгаларны тагын да җанландырып җибәрде. Бу өлештә катнашкан авылдашларымның шунысына аеруча игътибар иттем: ул чор киемнәрен кемнәрдән, кайлардан гына табып бетерделәр икән? Һәр кием, күренеш, эш-гамәлләр шул чорга яраклы иде. Харис абыйның тальян гармун моңына кушылып, ул чор җырларын күмәк башкарулары күренешне тагын да йөрәккә үткәрерлек итте.

    Фронт күренешендә вакыйгалар тагын да кискенрәк. Урман аланы. Сугышчыларыбыз чираттагы орыштан соң ялга туктаган. Кемнеңдер башы, кайсыныңдыр аягы яраланган, шәфкать туташы аларга ярдәм күрсәтә. Учак өстендә казанда аш пешә. Берәүләр мылтык чистарта, кемдер туган якларыннан килгән хатларны укый, шул арада бер сугышчы оекбаш-бияләйләр, күчтәнәчләр тутырылган посылканы ача. Шатлыкның иге-чиге юк. Сугышчыларыбызның күңелләре күтәренке, чөнки инде фашистларның җиңеләсенә аларның өметләре зур, ышанычларының акланасын сизеп, гармун моңына кушылып, җыр сузалар.

    Сугыш беткән дигән хәбәрне радиодан диктор Левитан җиткерә. Сугышчыларның кайту күренеше. Һәркем дулкынланып, үзенең якынын көтә. Исән кайтканнарның, аларның якыннарының шатлыкларына чик-чама юк. Тик кечкенә малай-Ирекнең, Фатыйма-Ленузаның Басыйры күренми дә күренми. Кулын каш өстенә куеп, кешеләрдән алга чыгып та карый Фатыйма, ә аның сөеклесе - улының әтисе юк та юк. Хәбәрсез югалды дигән хатын алуын алды да, ә мине аның Басыйры юкка чыгарга тиеш түгел иде бит. Бу мизгелдәге Фатыйма-Ленузаның кичерешләрне чын итеп, залдагы халыкка җиткерә алуы тетрәндергеч, чын артистларча, югары дәрәҗәдә булды. Вакыйгаларның иң югары ноктасы, сценарийның драматизмы шунда булды дисәм, һич ялгышмам.

    Экранда Мәмәшир һәм Тәмәй авылларыннан Бөек Ватан сугышында башын салган һәр сугышчының исем-фамилиясе яктыртылды. Аларны бар зал бер минут тынлык белән искә алды. Бүгенге көндә исән-сау булган ике сугыш ветераныбыз Илһаметдин Шаһиев һәм Габделхәй Моратов абыйлар турындагы видеоязма экранда күрсәтелде. Аларга әле безнең арабызда озак яшәүләрен теләп, изге теләкләр юлланды.

    Әлбәттә, мондый фестивальләр еш уздырылсын, сәләтле шәхесләребез күп, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбыз юкка чыкмасын, без аны киләчәк буыннарга тапшырыйк. Сугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда, сәхнәләрдә генә күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә, беркемгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.

    Роза НИГЪМӘТУЛЛИНА, Мәмәшир урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: